Карак басты

Хәйран булып утырабыз
Телевизорны карап.
Чиста куллы түрәләр юк,
Рәсәйне басты карак.

Бер уч бодай өчен кәтер
Киткән элек кешеләр.
Ындыр табагында тулып
Ятканда да көшелләр.

Бүген бурлык чәчәк аткан
Кая гына карама.
Депутатлар, мэрлар, хәтта
Министрлар арада.

Урлыйлар да, саталар да,
Ил байлыгын сыгалар.
Капчык-капчык акча булгач,
Судан коры чыгалар.

Угрылык та колачлырак,
Кәнәфи булса өстә.
Гадәт түгелдер бу, чирдер,
Дәваланмаслык төстә.

Хасталарга акча җыя
Тиенгә мохтаҗ кемнәр.
Белмәмешкә, күрмәмешкә
Сабышалар хакимнәр.

Шакшы нәфес акулалар
Миллиардлар суыра.
Безнең илнең кануннары
Үзе карак тудыра.

 

Йомры сүз

Телеңнән бер сүз төште,
Аннан тәгәрәп китте,
Синең яныңнан үтеп,
Минем колакка җитте.

Менде минем телемә,
Матур сүз – түм-түгәрәк.
Йомры булгач, тик тормый,
Китте тагын тәгәрәп.

Миңа ошаган сүзең
Ошады бик күпләргә.
Җир шарыннан шар кебек
Очып менде күкләргә.

Менеп җитте кояшка,
Кушылды нурларына.
Җылы сузды йөрәккә,
Йөзеңә, кулларыңа.

Иң кирәкле йомры сүз
Әйтелә кирәк чакта.
Тәгәри, оча, йөзә
Көтелгән кирәк якка.

 

 

Тарихларда калган таң аша

Мәктәп музеенда ветераннар
Карап йөри гүя тамаша.
Узган көннәр авазлары килә
Тарихларда калган таң аша.

Узып барган гасыр эчендә дә
Күпне күргән адәм башлары.
Музейларда бүген чабагачлар,
Агач сука, ярма ташлары.

Саргаешкан фотолардан карый
Салам түбә, ямьшек читәннәр.
Алтыннардан түгел, шушы илне
Саклаганнар алар читләрдән.

Атакага барган, үрмәләгән,
Түше белән сазда шуышкан.
Танкларга җәяү каршы торган,
Чигенмәгән баскан карыштан.

Әсир төшсә палач кулларына,
Кызыкмаган читтә оҗмахка.
Җиңү яулап кайткан яз аенда
Шушы ярлы туган почмакка.

…Кайткан кебек үткән көннәренә
Ветераннар йөри шаккатып.
Үзләре дә тере экспонат-
Кирәк икән, сөйли шартлатып.

Исән чакта кадерләрен белеп,
Тыңлыйк әле, тыңлыйк сүзләрен.
Эшләр, сүзләр калыр,
Саклап булмас
Музейларда мәңге үзләрен.

 

Туган җирем

Балачактай шаян җилләр,
Яшьлеккә тиң айлы кичләр,
Бөрки наз тулы хуш исләр.
Ап-ак катык алмагачлар –
Шушы минем туган яклар.

Ике ягым-иген кыры,
Алда-чиксез басу юлы,
Аяз күгем-зәңгәр чоңгыл,
Баш очымда тургай җыры –
Шушы җирнең мин бер кызы.

 

 

Әгәр барып керсәң

Татар өйләренә барып керсәң,
Хуҗабикә чыгар каршыңа.
Өйдә бөтнек, мәтрүшкәләр исе,
Самавырдан бөркеп пар чыга.

Чиккән түбәтәен кырын салган
Хуҗа чыгар сузып кулларын.
Өйгә дога кылгач сораштырыр:
– Уң булдымы, – диеп, юлларың?

Басынкылык, әдәп белән генә
Исәнләшер сабый баласы.
– Әйдүк түргә, – диеп елмая күк
Почмактагы орчык, кабасы.

Гәрәбәдәй сары идәннәрдә
Паласлары булыр бизәкле.
Җирле радиосы уйнап торыр,
Моң агылыр өзеп œзәкне.

Урын-җирдә аккош кагынганмы –
Актан чиккән мендәр-юрганнар.
Тәрәзәләр – көзге, ялтырыйлар,
Әллә көмеш суда юганнар.

Ә пәрдәләр күзнең явын ала,
Яңа яуган карлар көнләшер.
Ишек өстендәге шамаилләр:
– Иманлы бул! – диеп эндәшер.

Кунак түгел, кайчак бу өйләргә
Керә замананың авыры.
Ләкин йөзен каралтмыйча яши,
Татар өе, татар авылы.

 

 

Ана телем

Әби-бабайлы телем,
Әткәй-әнкәйле телем,
Туган нигезле телем,
Бишек-силәле телем.

Тукайлы туган телем,
Олы мираслы телем.
Дәрдмәндле дәртле телем,
Илле-олыслы телем.

Олпат көрәшче телем,
Җәлилле батыр телем.
Гармунлы, җырлы, моңлы
Гөлләрдәй матур телем.

Сабантуйлы шат телем,
Милләте татар атлы.
Чәкчәкле тәмле телем
Кайда торса да татлы.
Анам теле, атам теле
Зиннәтле тел, туган тел.
Байлыгы, зурлыгы белән
Көнләштерә торган тел.

 

 

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА,
«Мәйдан» журналы архивыннан.

 


Комментарий язарга