Логотип «Мәйдан» журналы

«Шундый олы гәүдәгә сыенуы ни тора!» Илсөя Бәдретдинова бөркет кебек егет тапкан

«Бәләкәй, матур, маладис малай», дип язган Илсөя Бәдретдинова.Инстачылар «Үкчәсез тагы да матуррак», «Буең бер дә юк икән, Илсөя», «Алтын зур булмый», «Нинди кишер ашаттылармы икән аңа» кебек коммента...


«Бәләкәй, матур, маладис малай», дип язган Илсөя Бәдретдинова.


ilsiya-bedretdinova

Инстачылар «Үкчәсез тагы да матуррак», «Буең бер дә юк икән, Илсөя», «Алтын зур булмый», «Нинди кишер ашаттылармы икән аңа» кебек комментарийлар калдырган.


Җырчының инстадусларының бер өлеше егет тапкан дип куанса, икенчеләре аны малае Нариманга, аның әтисе Илфак Шиһаповка да охшаткан.


«Илсөя, әллә сине бозаулар арасыннан алырга килгән син көткән бөркетме? Шулай булса бик шәп! Чибәр»;


«Илсөя син бигрәк матур, бу егет янында Кар кызы кебек ялтырап торасың»;


«Буйлар түгел, уйлар бер булсын»;


«Икегез бер тигез»;


«Бик матур пар, күз тимәсен»;


«Озын буйлы егетләргә кыска буйлы кыз кирәк»;


«Илсөя бу егет янында кәләш кебек»;


«Шундый олы гәүдәгә сыенуы ни тора! Менә ир-ат ичмасам»;


«Илсөя, әллә егет таптың үзеңә?»


«Нариман тугелме соң бу, бик чибәр аңа охшаган», «Шиһаповның копиясы түгелме соң», «Малае бит» кебек комментарийларга озын буйлы егетнең әнисе «Минем малай бит ул» дип җавап биргән.


Озын буйлы, акыллы егет «Татар радиосы»нда эшләүче Фәннүр Фатыйхов икән.






Фото: Рамил Гали

Интертат

Комментарийлар