Логотип «Мәйдан» журналы

Шулай да була

Бер кызыклы танышым бар минем. Очрашканда ни дә булса сөйләми китми инде. Кайбер сөйләкләрен теркәп тә куйдым әле. Бәлки сезгә дә кызыклы булыр...

Ир-егет тәрбияләү


Һәр әти кеше малаеның чын ир-егет булып тәрбияләнүен тели. Егетлек турында китап, фильмнарны яратам. Шундыйрак темага кагылышлы китап укысам улыма укытам, фильм карасам, әгәр сүз ир-егетләр горурлыгы хакында бара икән, улым белән бергәләп карарга тырышам. Бер фильм бара. Шәп фильм. Кавказ халыкларында кан үче дигән нәрсә бар бит. Ике ыру арасында кан үче шундый ноктага җиткән — ыруның берсендә ир-егетләр кырылып бетеп бара. Калган бер карт һәм дә бер малай. Малай әле кечкенә, кул арасына яңа кереп бара. Шушы малайны карт тәпи баса башлауга чын ир-егет итеп тәрбияләүгә керешә. Кая барса үзе белән ала, нишләсә, оныгы белән эшләргә тырыша. Онык кылыч та тота белә, мылтык белән дә эш итә, ауга да йөри, кыскасы, чын ир булдырырга тиешлене бу инде белә, эшли. Анда күрсәтәләр инде, ничек итеп шәһәргә баруларын, нинди газаплар чи­гүләрен, малайның тешләрен кысып бабасы алдында сынатмаска тырышуын күреп, күзгә яшьләр килә. Мин инде үз улымны янга утыртып, дөньямны онытып фильм карыйм. Улым кулына пирожки тоткан, ара-тирә кабыштырган була, әкерен-әкерен диванга авыша. Фильмнең тетрәткеч мизгеле шунда, берзаман җиңүчеләр яклаучысыз калган ыру янына килә. Шәп ирләр, папахадан, буркадан. Атлар биеп кенә тора, үзләре гаярьләр. Бичара ыруның хатын-кызларын җыеп тезәләр, карт та чыгып баса, җиңелүчеләрнең хәлен аңлыйсыз инде. Карт малайны артка яшерә — соңгы өмет, тегеләрнең күзенә күрсәтмәскә тырышуы.
Җиңүче ыру башы сафтагыларга хәбәр итә:
— Сезнең ыруда безнең белән алышырлык ир-егетләр калмады. Без кан үче алуны туктатабыз, низаг беткән дип исәпләгез! Сезнең барлык мөлкәтегезгә без хуҗа!
Картның күзеннән гарьле күз яшьләре тәгәри. Тынлык... Шул чагында рәтне ярып, алга малай килеп чыга һәм һаваны яра:
— Безнең ыруда сезнең белән алышырга ир-егет бар әле. Кан үче дәвам итә!
Сюжет шулайрак инде. Кичерешләр аңны биләп алган, әкерен генә улыма дәшәм:
— Аңладыңмы фильмны?
— Аңладым, — ди диваннан күтәрелә төшеп. Соңгы кабым ризыгын авызына озата үзе.
— Нәрсә аңладың?..
— Әтисе үлсә байлык малаена кала... — диде улым битараф кыяфәт белән.
Шушы минутта мин үземне бик кызгыныч тойдым...
 

 

 

 

 

Шарың шартласа


Улым унберенче сыйныфны тәмамлады. Соңгы кыңгырау бәйрәменә мин дә бардым. Горурлык бит инде. Әйбәт кенә укыды, тәртип тә начар түгел, уй-ниятләре дә изге кебек. Сөенеп бәйрәмне карыйм. Гәүдәле, гайрәтле егетләр, чибәр кызлар, һәркайсының кулында шар. Каршыларында — беренче сыйныф балалары, матур итеп шигырь сөйләп бирделәр. Аларга җавап итеп унберенчеләр берәр куплет шигырь сөйлиләр. Күзне малайдан алмыйм, шәп малай үсте, мин әйтәм. Ул да дулкынлана, бигрәк тә мин килгәнгә инде. Әтисе алдында кемнең сынатасы килсен ди! Шулай шигырь сөйләп киләләр, минем малай дулкынлануын басарга тырышып, кулындагы шарны әй­ләндерә дә әйләндерә, мин сиңа әйтим. Шар бәләкәйләнеп бетте. Менә малайга чират җитте, сүз башларга авызын ачкан иде, «шарт» — кулындагы шардан ертык кисәкләр генә калды. Малай кызарды, бүртенде, ык-мык итә, теге бер куплет шигырьне сөйли генә алмый бит. Каушады дип уйлыйм. Сыйныф җитәкчесе арттан килеп, нидер пышылдады, малай белән икесе ерып чыктылар. Ачу килде, бәйрәмнән соң малайны сүгәм:
— Бер куплет шигырь ятлый алмыйсыңмы?
— Алам... — дип, мөгери бу.
— Алайса нигә сөйләп бирмәдең соң? Ачыуым бер килмәгәе...
— Шар шартлады бит...
— Шуңа шыр җибәрдеңме, бала-чага апае!
— Шигырьне шарга язып куйган идем лә... — диде малай, бүртенеп. — Шул чагында шартламаса...
Дүрт юл ятларга иренеп, нинди көлке хәлдә калдык, парин.

 

 

 

 

Факил САФИН

 

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар