Логотип «Мәйдан» журналы

Шома ир

Шаян хикәя.

Җаныкаем, синең алда тамчы да гаебем юк. Кайда булыйм, эшкә тоткарландым. Алып куй әле уклавыңны, тынычлан. Сөйләргә ирек бир. Сәгать ничә соң әле? Иртәнге дүрт. И-и-и, эшләп тә торганмын икән. Шалтыраттым, әллә ничә тапкыр телефонны алмадың дип, мин аны син дип каян белгән. Алмадым шул, эшләргә комачаулагач. Үзем шалтыратырга вакыт булмады. Ялганламыйм, җанкисәгем. Алдасам, торган урынымнан синең белән бергә җир йотсын. Кайда чәч бөртекләре? Хатын-кызныкы? Белмим, эштәге кызлар шаярттылар микән, юри сине көнләштерер өчен. Үзеңнекеләр түгелме соң? Кара белән сарыны гына аера беләм, дисеңме. Бутама әле. Алайга калса, җил белән дә очып өскә кунарга мөмкиннәр бит алар, яулык бәйләми чәчләрен тузгытып йөргәннәрдән. Нәрсә? Биттә иннек ягылып калган. Булмасны сөйләмә. Кая күрсәт. Ә бу үзеңнеке бит инде. Кичә үбеп эшкә озатканыңны хәетрләмисеңмени? Андый хәлнең булганы юк, дисеңме. Ә онытып торам, син, саранбикә, иннек кулланмыйсың бугай шул. Троллейбуста кысылышып кайтканда йогып калган инде ул алайса. Йөз генәмени, анда бар нәрсә дә тия. Ныклабрак тикшерсәң, чәчләре дә, шул троллейбуста эләккәндер әле аның. Ят хушбуй исе килә, дисеңме? Чәчбиләр белән терәлеп кайтып, кара хушбуй исе генә түгел, әллә ниләр йоктыруың бар. Мин түгел, үзләре өскә атланалар. Бөтен җирләрен капшаттырып карасылары килә оятсызларның. Нәрсә инде тагын? Кесә телефоныңнан смсларны укыдым, дисеңме. Ничек, мәхәббәт хисләрен мулдан сипкәнмен? И-и-и, юләркәем, шуны да аңламаска, виртуаль мәхәббәт кенә бит алар. Исемнәр дә шартлы. Бел, җанкисәгем, үзенә күрә уен гына ул. Инде бәйләнер урының калмадымы, гел гаеп кенә эзлисең син миннән, ә?
Кеше эштән арып кайткан, ә ул һаман тикшерепме тикшерә. Бар, уклау йоткан кебек катып торма, ашарга куй, ичмасам. Беләсең бит, ачыгып кайтканны. Телеңә салынма. Эшеңдә бул...
Уф, тәмам башны катырды. Үзе монда нишләп яткандыр әле. Мин тикшермим бит. И-и-и, вакчыл да инде бу хатын-кызлар! Кулларыннан килсә, богаулап тоткарлар иде, явызлар...
 

Фәнәвис ДӘҮЛӘТБАЕВ

 

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар