Логотип «Мәйдан» журналы

Шөкер кылам

Көтү китә.Язгы ашкынуларҺич калмаган хәзер малларда.Чыбыркы да инде сирәк шартлый,Малларга да вакыт аңларга. Сыерларның качу гамендә юк,Этләр йөри кысып койрыгын.Энә очы кебек пыскып төшә,Явар, а...

Көтү китә.
Язгы ашкынулар
Һич калмаган хәзер малларда.
Чыбыркы да инде сирәк шартлый,
Малларга да вакыт аңларга.
 
Сыерларның качу гамендә юк,
Этләр йөри кысып койрыгын.
Энә очы кебек пыскып төшә,
Явар, ахры, яңгыр төнозын.
 
Каңгылдаша казлар…
Сизәләрдер:
Күп калмаган инде көннәре.
Кайсы парга тәмле йокы бирер
Бала казның мамык мендәре?
 
Кайсы өйгә кермә, табаларда
Тәбикмәге пешә, коймагы.
Кемдер килү һич мәҗбүри түгел,
Үзебез дә дөнья кунагы.
 
Намазыннан торган аксакалны
Кайнар чәе көтә өстәлдә.
Көзге муллык белән табигатькә
Моңсулык та бераз өстәлә.
 
Радиодан Казан концерт бирә,
Яңа көйне, белмим, кем җырлый?
Чыпчыкларның гына вакыты юк —
Яңа йортларына мүк урлый.
 
Хуҗаларның юмарт сыйлавыннан
Мәчеләрнең йоны кабара.
Морҗалардан чыккан сыек төтен
Ялкауланып илгә тарала.
 
Күңелләргә иңә канәгатьлек,
Сөенә белү — нинди хозурлык.
Шул минутта исән булганыңа,
Язмышыңа шөкер кылырлык.
 

Нур ӘХМӘДИЕВ


Фото: https://www.facebook.com/

 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар