Логотип «Мәйдан» журналы

Шикәрдән баш тартсаң, унлата отасың

Супермаркетлардагы азык-төлекләрнең 75%ында шикәр бар. Без бүгенге көндә шикәргә шуның кадәр ияләшкәнбез ки, хәтта аның зыяны турында уйлап та бирмибез. Ә бит шикәр турыдан-туры баш миенә йогынты ясый...



Супермаркетлардагы азык-төлекләрнең 75%ында шикәр бар. Без бүгенге көндә шикәргә шуның кадәр ияләшкәнбез ки, хәтта аның зыяны турында уйлап та бирмибез. Ә бит шикәр турыдан-туры баш миенә йогынты ясый, картаю процессын тизләтә, тән авырлыгын арттыра һәм организмның гормональ-эндокриналь системалары эшчәнлегенә зыян китерә.



sladosti


«HEALTHWATERS.RU» сайты шикәрдән баш тартырга һәм сәламәт яшәргә чакыра. Шикәр кулланудан баш тарткан очракта энергия артачак, гәүдә аврылыгы тиешле халәтенә кайтачак, ашкайнату проблемалары юкка чыгачак, тәм тою рецепторлары яхшырачак икән.

 Шулай ук белгечләр, шикәр кулланмаганда, кәеф күтәренке була, яшьрәк күренә башлыйсыз, йокының сыйфаты яхшырачак һәм иң мөһиме — хәтер яхшырачак, ди.




Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар