Логотип «Мәйдан» журналы

Шикәр чире башлануны күрсәтүче сигез билге

Һәр авыруны соңламыйча, вакытында дәвалый башлау уңай нәтиҗә бирүе беркемгә дә сер түгел. Соңгы елларда өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә ябырылучы диабетка ишарә ясаучы сигез билгене белү аның азып...

Һәр авыруны соңламыйча, вакытында дәвалый башлау уңай нәтиҗә бирүе беркемгә дә сер түгел. Соңгы елларда өлкәннәргә генә түгел, яшьләргә дә ябырылучы диабетка ишарә ясаучы сигез билгене белү аның азып китүенә юл куймаска ярдәм итә. Нинди билгеләр икән ул, белик әле.
Британия галимнәре организмда шикәр диабеты тамыр җәя башлавын күрсәтүче сигез билге хакында хәбәр итә.
Бу вакытта диабет әле организмны яулап алалмаган, тик анда кайбер тайпылышларны күреп була.
Сезгә шикәр чире янавы хакында түбәндәге билгеләр ачык сөйли:
1. Тән авырлыгы кинәт арту.
2. Авызның гел кибүе.
3. Тәнне һәрчак басучы арыганлык, хәлсезлек.
4. Күз күрүенең начарлануы, күз алдындагы томан.
5. Тән тиресендә төзәлмәүче җәрәхәтләр.
6. Еш бәвел.
7. Баш әйләнү.
8. Җенси органнарның кычытуы.
Бу билгеләрнең барысы да түгел, берничәсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстн табибка мөрәҗәгать итү кирәк. Шикәргә кан анализы бирү зарур. Диабет аеруча 40 яшьтән өлкәнрәк, артык килограммнардан җәфа чигүче, нәселендә әлеге чир белән авыручылар булган кешеләргә яный.
Шул ук вакытта галимнәр шикәр чиренең соңгы елларда яшьләр арасында да еш килеп чыгуын белдерә. Медицина тикшеренүләре вакытында ачыклануынча, 12-18 яшьлек пацинетларның 18 процентында, 19-34 яшьлекләрнең 24 процентында диабет башлануын күрсәтүче билгеләр табылган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча соңгы 50 елда шикәр диабеты белән авыручылар саны дүрт тапкыр артып, 422 миллионга җиткән.
Әлеге хәвефле чирне кисәтү өчен, иң беренче чиратта, дөрес туклану кирәк. Моннан тыш, атнасына ким дигәндә 150 минут уртача көчергәнештәге физик күнекмәләр организмга зур файда китерәчәк.

Фото: оk.ru


https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Shik-r-chire-bashlanuni-k-rs-t-che-sigez-bilge-657547/

Комментарийлар