Логотип «Мәйдан» журналы

Шигырьләр дә нәкъ кешеләр кебек...

Шигырьләр дә нәкъ кешеләр кебек... Була: тамак ярып кычкырганы,Сиңа аяк чалып ектырганы;Кыяр-кыймас ишек шакыганы –Тыйнаклардан тыйнак Күк кунагы! Сөя казинога чакырганыВаклап-ваклап җаннар...

Шигырьләр дә нәкъ кешеләр кебек...
 
Була: тамак ярып кычкырганы,
Сиңа аяк чалып ектырганы;
Кыяр-кыймас ишек шакыганы –
Тыйнаклардан тыйнак Күк кунагы!
 
Сөя казинога чакырганы
Ваклап-ваклап җаннар сатылганны.
Ә монсына кыйммәт йолдыз явы,
Ятлап йөри яңгыр пышылдавын.
 
«Мин!» — диюче була шапырганы:
Былбыл дисәң – карга каркылдавы!..
Кемдер өрфиядәй моңнар үрә,
Күз күрмәгән биеклекне күрә...
 
Була: эзләп-эзләп – табылганы,
Танытмаска – пәрдә ябынганы,
Күпне түгел – сине сагынганы,
Син туганчы – сиңа язылганы...
 
Кешеләр дә нәкъ шигырьләр кебек...
 

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА


Фото: https://ru.freepik.com 

Комментарийлар