Логотип «Мәйдан» журналы

Шигърият һәм шагыйрь

Тагын ни бар бу җиһандаШигърияттән серлерәк?Тагын кем бар җир йөзендәШагыйрьдән сәеррәк?  Шигьрият һәм шагыйрь җаныОмтылганга хөрлеккә,Күкләр дә битараф түгелБу серле сәерлеккә... Серле...

Тагын ни бар бу җиһанда
Шигърияттән серлерәк?
Тагын кем бар җир йөзендә
Шагыйрьдән сәеррәк?
 
 
Шигьрият һәм шагыйрь җаны
Омтылганга хөрлеккә,
Күкләр дә битараф түгел
Бу серле сәерлеккә...
 
Серле сәер бу халәтнең
Иҗади мөмкинлеге
Җирдә чикләнгәнгә күрә -
Тоеп галәм киңлеген,
 
Гаршенең үз хозурыннан
Илһам аладыр дибез.
Шигърият һәм шагыйрь шуңа
Серле һәм сәер игез.
 

Фәүзия МӨХӘММӘТОВА

Комментарийлар