Логотип «Мәйдан» журналы

Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре 26 гыйнварда игълан ителәчәк

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буе...

Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) яшь язучылар өчен оештырган «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре 26 гыйнварда игълан ителә.
28.05.2019  - Встреча Ирады Аюповой со СМИ(фото Салават Камалетдинов)
Татар китабы йортында чара көндезге икедә башлана, дип хәбәр итте оештыручылар.
2020 елның 15 декабренә кадәр «Проза» номинациясенә 18 автордан, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эш кабул ителде. Эшләр Шәриф Камал премиясе экспертлар комиссиясе әгъзаларына тапшырылды. 22 декабрь көнне Татар китабы йортында эшләр тикшерелде.
Гыйнвар дәвамында Татар китабы йортының интернет-платформаларында «Остазлар мәктәбе» старт алды — премиягә дәгъва кылган яшьләргә проза һәм тәрҗемә буенча ачык дәресләр, мастер-класслар уздырылды.
Оештыручылар яшь авторны һәм аның текстларын укучысына илтеп җиткерү, иҗади миджын булдырып, үзен киң җәмәгатьчелеккә танытуны максат итеп куйган. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының актерлары Булат Гатауллин, Алсу Фәйзуллина, Рамил Вафин һәм Алсу Шакирова белән авторның әсәре буенча видеороликлар төшереп, җиңүчеләрнең әсәрләре буенча буктрейлерлар әзерләнә.
Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә — 27 февральдә төгәлләнәчәк. Татар әдәбиятының классигына багышланган түгәрәк өстәл дә, туганнары белән очрашу, мирасын саклаучы Эльза Шакирова белән фильм-әңгәмә дә, премиягә дәгъва кылучы авторлар белән таныштырулар циклы да узачак, диелә хәбәрдә.
 

Фото: Салават Камалетдинов 


https://tatar-inform.tatar/news/letters/21-01-2021/sh-rif-kamal-isemend-ge-d-bi-premiya-i-chel-re-26-gyynvarda-ig-lan-itel-ch-k-5800726

Комментарийлар