Логотип «Мәйдан» журналы

Шәмсия Җиһангирова үз сүзләренә язылган җырлар башкарды

Шәмсия Җиһангированы күпләр талантлы шагыйрә буларак белә, ләкин ул үзен моңлы тавышка ия җырчы буларак та танытты. Фото: Салават КамалетдиновТатарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанны...

Шәмсия Җиһангированы күпләр талантлы шагыйрә буларак белә, ләкин ул үзен моңлы тавышка ия җырчы буларак та танытты.
0143 Фото: Салават Камалетдинов
Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды. “Гомерләр үтмәгән”, дип аталган кичәдә Ш.Җиһангированың балалары, иҗатташ дуслары, әдәбият галимнәре, коллегалары катнашты.
“Мин юбилей, китап тәкъдим итү кичәләре уздырырганым юк, - ди Шәмсия Җиһангирова. - Соңгы араларда халыкка билдән түбән юмор гына кирәк, халык шигырь тыңлый белми, дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә. Әмма бу фикер белән килешмим. Татар шигырьдән бизмәгән, шигырь кешенең җанын чистарта, күңелен паклый”.
Китапханә залына килгән тамашачы Җиһангированың шигырьләрен генә түгел, яңа җырларын да тыңлады. Ш.Җиһангированы бу кичтә тамашачы җырчы буларак та кайнар алкышларга күмде. Альберт Шакиров көенә шагыйрә язган “Җирсү” җыры һәм “Гомерләр үтмәгән” һ.б. әсәрләрне ул чын осталарча башкарды.
Ш.Җиһангированың китаплары сатуда тузан җыеп ятмый, аның әсәрләрен китапханәләргә барып укыйлар. Китапханәчеләр дә Шәмсия Җиһангированы яраткан шагыйрәбез, дип сөйләде. Теләсә кайчан чакырсак та, укучылар белән очрашуларга кыенсынмый бара, шигырьләрен артистларча укый, диделәр.
Очрашу кичәсендә Шәмсия ханым гаиләсе белән дә таныштырды. Кызы Гөлназ, оныклары Илһам, Камилә шагыйрәнең һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды.
“Баланы ана телендә тәрбияләргә кирәк, моның бернинди авырлыгы юк, - ди Шәмсия ханым. - Туган тел гаиләдән башлана. Мин кызымны бәләкәй чагында авылга кайтарып куйгач, аның белән татар телендә хатлар алыша идек. Хаталар китсә, бергәләп төзәтәбез. Бу алымның файдасы тими калмады. Балаларым да, оныкларым да татар телендә аралаша, хәтта иҗат итәләр”.
Композитор Азат Хөсәенов Шәмсия апаның 30 лап җырына көй язган. “Шәмсиянең бигрәк тә мәхәббәт турында язган шигырьләрен яратам, - ди А.Хөсәенов. - Безнең фикерләр туры килә, бер як табигатенең хозурлыгын күреп үскәнгәдерме инде? Моннан утыз еллар элек мин аның “Моң” әсәренә көй яздым. Бу безнең беренче уртак проект иде. Хәзер инде аерылмас дусларга әверелдек, бергәләп иҗади сәфәрләрдә йөрибез. Кеше буларак та бик җайлы, күңелле шәхес ул”.
Кичәдә галим Фоат Галимуллин да катнашты. Ул Ш.Җиһангированы Саҗидә Сөләйманова дәвамчысы, дип атады. Шагыйрәнең тәүге җыентыгы “Төсле моң” нан шигырь укыды, кайбер җырларының язылу тарихы белән таныштырды.
Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина, Г.Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов, җырчылар Фәрит Низамиев, Гөлҗиһан, Нурзадә, Закир Шаһбан һ.б. тамашачыга сәнгать шатлыгы өләште.
Татарстан Милли китапханәсенең директор урынбасары Ирек Һадиев, “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибраһимов та Ш.Җиһангирова турында фикерләрен белдерделәр.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар