Логотип «Мәйдан» журналы

Шәмле төн

Пыскый-пыскый шәм яна.Өй караңгы. КүңелгәОялады шом янә.Алгарышка барышлый,Артка киттек янә без.Яна авыл, шәҺәрләр,Иле белән янабыз.Аваз килә каяндыр:«Булдырабыз, җәмәгать!»Бигрәк сәер халык без:Ил бе...

Пыскый-пыскый шәм яна.
Өй караңгы. Күңелгә
Оялады шом янә.
Алгарышка барышлый,
Артка киттек янә без.
Яна авыл, шәҺәрләр,
Иле белән янабыз.
Аваз килә каяндыр:
«Булдырабыз, җәмәгать!»
Бигрәк сәер халык без:
Ил бетсә дә канәгать,
Тел бетсә дә канәгать.
Пыскый-пыскый шәм яна.
Тынгы бирми шом янә.
Мин үзем дә бер мәлгә
Охшап калам шәүләгә.
Китапларны яктыртып,
Шуышып үтте якты.
Ачылып китте күзләр,
Шигъри бүлмәм яп-якты.
Китап тулы мәрҗәннәр,
Тышлыклары гап-гади.
Гасырлар төпкеленнән
Дәшә Тукай, Исхакый,
Сынап карый Кол Гали.
Сыйпыйм да китапларны,
Мин тереләм… тереләм.
Сихри тонык яктыда
Киштәм саен гөл күрәм.
Кыркыдылар ничә кат,
Тамырлар исән әле.
Дәверләр кичә-кичә
Яшәргә исәп әле!
Балкый-балкый шәм яна.
Шәмдәлемдә шом яна.
 

 Рәшит БӘШӘР


Фото:https://pixabay.com/

Комментарийлар