Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрә Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова) әни булды

Лилия Тимергалиеваның бала табарга Мәскәүгә реанимобильдә китүе хакында хәбәр иткән идек, дип яза «Интертат».«Аллага шөкер, бүген Ярдәм мәчете хезмәткәре, шагыйрә, батыр йөрәкле Лилия Сәләхетдинова ән...



Лилия Тимергалиеваның бала табарга Мәскәүгә реанимобильдә китүе хакында хәбәр иткән идек, дип яза «Интертат».





ls


«Аллага шөкер, бүген Ярдәм мәчете хезмәткәре, шагыйрә, батыр йөрәкле Лилия Сәләхетдинова әни булды.






Бәби дә, яшь әни дә үзләрен бик яхшы хис итәләр.






@liliyatimergal Сез супер әни!






Аллаһ Тәгаләнең кодрәте киң!






Искиткеч матур гаилә булып, бер-берегезне саклап, һәрвакытта да хөрмәтләп, яратып яшәргә насыйп булсын сезгә!






Без сезне яратучылар, сезгә сокланучылар, сезнең өчен бик шат!






Теләкләрегезне рәхәтләнеп языгыз!» — дип шатлыклы хәбәр белән уртаклашты алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.






Инстачылар да әлеге яңалыкка бик сөенгәннәр, җылы теләкләрен яудырганнар.






«Афәрин, бик борчылып көткән идек», «Бәхетле әти-әни булып, бәбиләрен бергә шатлык белән үстерсеннәр! Котлыйм әни булуыгыз белән!», «Улыгыз туу белән котлыйбыз», «Бәхетле сабый булсын», — дип яза алар.






Фото: Лилия Тимергалиеваның Инстаграм аккаунтыннан




Комментарийлар