Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь

Дагыстанның халык шагыйре Сөләйман Стальский (1869–1937) тормышыннан этюдларШигърият турында сөйләшүСөләйман, бишмәт изүен ачып, яланаякларын тездән бөкләп, сакля бусагасында утыра. Кулына таяк тоткан...

Дагыстанның халык шагыйре Сөләйман Стальский (1869–1937) тормышыннан этюдлар
kapiev-m
Шигърият турында сөйләшү
Сөләйман, бишмәт изүен ачып, яланаякларын тездән бөкләп, сакля бусагасында утыра. Кулына таяк тоткан. Әңгәмәдәшенә туры карарга комачаулап, балчык идәндә эссе кояш шакмагы җемелди.
– Син миңа кунакка килдең, ә үзең бәхәсләшмәкче буласың, – ди ул битараф кына. – Кичә дә, бүген дә шул бер үк сүзләр – ял ит, алҗыма, имеш, табылган доктор. Син шагыйрь бит, шулай булгач аңларга тиеш: айгыр китә – яшел кыр кала, герой китә – даны кала. Мин герой түгел, исән шагыйрьнең даны, әлбәттә, герой даны түгел инде. Ул учак шикелле даими дөрли алмый. Учак ялкынлансын өчен аңа һәрчак утын өстәп торырга кирәк, юкса, ялкыны йөзне яктыртудан туктаячак. Мин исән бит әле, нигә дип син мине ялкаулыкка өндисең, ә? Кирәкми, Хәбиб!
– Ләкин шагыйрь сакчыл булырга тиеш, син авыру бит.
– Шагыйрь былбыл сыман юмарт булырга тиеш. Мин сәламәт.
– Әмма йөрәк чакматаш түгел, Сөләйман. Бертуктаусыз чакма чагып, ут чыгару килешмәс.
– Тыңла, Хәбиб, мин башкача уйлыйм. Гомер буе кичергәннәрем, кара йөзем тәлгәше булып, йөрәгемдә ята минем. Ул әчи, күбекләнеп кайный, аның хуш исе өстенә иелүченең канын уйната башлый. Нәрсә аңлашылмый инде сиңа?
– Ә бит йөзем тора-тора тәмам әчеп бетәргә дә мөмкин, хуш исе бик тиз юкка чыга аның, һәм картлыкта кеше йөрәгендә серкәсе генә утырып кала. Шул чагында мин шагыйрьнең ни эшләвен аңламыйм.
– Шагыйрь үлә, – ди Сөләйман хәтере калып. – Син нигә дип минем белән табышмаклар телендә сөйләшәсең? Син бит минем дошманым түгел, ә дустым. Телеңне тыярга вакыт, синең кебек күпләр почмакта аунап ята инде әнә, ә син иске тегермән ташы күк һаман әйләнәсең әле, дип, турыдан ярып әйтә алмыйсыңмыни?
Сөләйман күзләрен кинәт кенә зур итеп ача да таягы белән идәнгә шакылдатып алгач, өстисе итә:
– Шулай дисәң, Хәбиб, шәбрәк булыр иде.
Ул аягына баса һәм бусагадан күләгәгә күченә. Бик матур ситсы тыш кидерелгән мендәргә утыра да, йөзен чытып, бераз дәшми тора.
– Син, минем йөрәктә серкә утыра, димәкче инде, Хәбиб, – ди ул кинәт каш астыннан дустына карап. Мин сүз әйтергә өлгергәнче, кулы белән селтәнеп ала: – Җир йөзендә гаҗәеп нәрсәләр күп ул, син аларның һәммәсен дә белмисең, әлбәттә. Шагыйрьләр төрле алар. Яңгыр бөтен җирне дә бертигез юешли, ләкин чүлдә мәк тә, чәчәкләр дә үсми бит.
– Чүл исәпкә керми, ул бит үле, Сөләйман.
– Чүл чүл инде ул, егетем. Үлгән нәрсә һәрчак салкын була, ә чүлдән кайчакларда эсселек бөркелеп тора, төрле еланнар, чаяннар хәтсез анда. Аңла: чүл картлыктан куркынычрак, анда чирләр, күгәрек, җанның уңдырышсызлыгы ләбаса, боларны дәвалау авыррак. Картлыкны дәвалап була әле аны. Туфрак та төрле, шагыйрьләр дә төрле, егетем.
– Яшьлек уңдырышлы бит.
Сөләйман килешмичә башын селки, уйга чумып, таягын кәкре очы белән җилкәсенә элеп куя. Ә бу, үз чиратында, аның әңгәмәгә әзер икәнен һәм җавапларының җитди буласын аңлата.
Мин тынып калам.
Кояшлы шакмак, шуыша-шуыша, сакляның ерак почмагына барып җитә һәм келәмгә ябышып кала. Сөләйман таягын кулыннан төшерми генә, ара-тирә гәүдә торышын үзгәртеп, ашыкмый-кабаланмый әңгәмәне дәвам итә. Күзләре тыныч, тик аларда ара-тирә сагыш чаткылары чагылып ала.
– Син тыңла, Хәбиб! Сөйләүче чәчә, тыңлаучы ура. Син тыңла гына. Мин сиңа ни өчен курыкмавым, йөрәгемнең нилектән бушанып калуы, ни өчен ару-талуны белмәвем турында сөйләрмен. Яшьлекнең мәгънәсе киң аның, ләкин, егетем, яшьлек үзе генә берни аңлатмый әле ул. Шуны аңла: чын шагыйрьнең җаны гөлбакча күк кайнап торырга тиеш. Яхшы сүзләр биек агачларда гына үсә, ә моның өчен агачларны һәрчак тәрбияләп тору зарур. Тормыш тәҗрибәсен җитәрлек туплаган һәм җаны белән яшь калган кеше генә шагыйрь дип атала. Аның мәхәббәте җәйге кояш сыман юмарт (бакчада агачлар кояшта гына чәчәк ата), нәфрәте яшенле елга сыман ярсулы (агачлар дым белән туена) була. Шунсыз яшәү сүнәчәк, ә бакча җаны чүлгә әйләнәчәк.
Яшьлегемдә мин чын мәхәббәтнең һәм гадел нәфрәтнең, кошның ике канаты күк, бердәм булуы турында ишеттем һәм бөркетләрнең әлеге канатларда тирбәлүен күрдем. Канатлар көчлерәк булган саен, бөркетләр биектәрәк оча. «Оч! – диде миңа укытучыларым. – Дошманнарыңның кечкенә генә рәнҗетүен дә гафу итмә, һәр кичерелгән рәнҗеш саен син нәфрәт канатыңнан бер каурыеңны җуясың һәм аскарак төшә барасың. Бөтен геройлар да лачын ул, ә шагыйрь бөркет булырга тиеш: оч, канатларыңны киңрәк җәй!» Берәрсе илһамлану серләре турында сораса, мин хәзер дә шулай дим: «Оч!» Бу – җыр башлану законы...
Яшьлек елларымда минем сул канатым – мәхәббәт канатым – уңыннан көчсезрәк иде, чөнки ул чакта яратыр нәрсәләр юк иде, ә бик күп нәрсәләр йөрәгемдә нәфрәт утын дөрләтте. Яшьлегем кайгылар белән үрелеп беткән иде: шунлыктан, канатларыма очар киңлекләр булмады – аларны бәла-казалар бәйләп тотты...
Чүлләр һәм үткелләр аша узды минем юлым. Бу комнарда кеше эзләре юк иде. Юлымда очраган коеларның тозлы суы телемне әчеттереп яндырды. Каршы җилләр мине бөтереп алды һәм кочакларында тирбәтте. Мин егылдым һәм аякка бастым. Һәркемнең үз Багдады була. Мин дә үз Багдадыма юл сабарга тырыштым. Ләкин ул заманнарда ярлы гадел адәм баласы юкка гына комнарда адашып йөрде. Аның Багдады табылмаган, һәм аңа илтүче туры юл кемгә дә билгесез иде әле.
Сезгә, Багдад капкасы төбендә туганнарга, яхшы хәзер. Ах, егетем! Ул табылгач, мин үземнең Багдадым өчен үлемгә барырга – утка, җәһәннәмгә керергә әзер идем, минем өчен шуннан да зур бәхет юк иде! Шулай. Безгә авыргарак туры килде...
Кайчакларда мин артыма борылып карыйм һәм үзалдыма уйланып куям: үткәннәрдә калган үткелләрдә кап-кара эзләр ап-ачык күренеп тора – болар мин яккан учак урыннары, алар һаман да төтенли әле, күзләремне ачыттыра. Ул чакта ярлы ашугның данын комнар күмеп китте һәм койма яңгырлар юды, минем әле бер генә ашугның да (ашуг – газап чиккән халык шагыйре дигән сүз ул!) үзе исән чагында бәхеттә коенуын күргәнем юк.
Миңа инде җитмеш яшь. Син хаклы, минем яшьтә шагыйрьләр, гадәттә, күз яшенә баталар. Кичергәннәремнең ачы тозы таш сыман канымда ята һәм картлыкка таба өстери. Ләкин минем йөрәгемдә әле шәраб кайный. Йөрәкләр дә төрле була бит ул!.. Могҗизамы бу, башка нәрсәме, ләкин минем елларым, үзең күреп торасың, Багдадка очраклы кәрван булып түгел, ә тантаналы төстә, кыңгыраулар тагып килеп керделәр...
Инде тыңла. Минем иске тегермән ташым нигә шулай күңелле әйләнә соң әле? Әллә алар яңадан тешәлгәнме? Ни өчен минем бакчамда һаман да сандугачлар сайрый һәм ни өчен мин агачлардан өлгермәгән җимешләрне өзми түзәм? Нигә учагымның даны торган саен көчлерәк ялкынлана бара һәм карт йөрәгемнең кайнарлыгы сүрелми?
Хикмәт шунда, Хәбиб, көчле нәфрәт тә, көчле мәхәббәт кебек үк, картая белми. Минем канатларым хәзер берни белән дә бәйле түгелләр инде. Бөтен йөрәгем белән өзелеп яратып, нәрсәне таптым мин, минем канатларым нык җәелгән. Син яшь әле, син моны хәтерләп калырга тиеш. Шундый мәкаль бар: «Күп нәрсәгә ия хуҗа – ялыкмас!» Мин лезгин һәм кавказ шагыйре түгел, мин – үз телемдә җырлаучы совет шагыйре. Мин Кызыл Армия турында җырлыйм, ә ул Мәскәүдә. Сәмәркандта да шул ук Кызыл Армия. Тауларда да, үзәнлекләрдә дә шулай ук бердәм. Комсомолларны данлыйм – грузин комсомолларымы, лакмы – бер үк алар. Ватаныбыз да бер безнең. Димәк, мин лезгин шагыйре генә түгел, ә бөтен ил шагыйре!
Мин күп нәрсәләрнең хуҗасы, Хәбиб, шулай булгач мин ялыгырга тиеш түгел.
Чын мәхәббәт хәтта тычкан корсагында да ут яндырырга сәләтле, ә мин кеше! Гадел нәфрәт хәтта кыялардагы салкын чишмәләрне дә кайната, ә мин кеше!
Шундый заманда мин дәшми тора аламмы? Юк, чөнки мин шагыйрь! Син дә тыныч картлык теләмә. Аңла, ниһаять, шагыйрьләр төрле була. Уңдырышлы туфракта үскән бер үк чәчәктән аяз көннәрдә елан – агу, бал корты бал җыя. Мин совет шагыйре, бал эзлим. Ярар, мин карт та булыйм ди, ә карт бал кортының балы телне ныграк ачыттырамыни? Син мине үпкәләттең, Хәбиб!
Сөләйман таягына таяна – куллары дерелди. Ул, мендәрен тотып, аягына баса һәм сакляның ерак почмагына китә. Мендәрен кояшлы келәмгә ташлый һәм тәрәзәгә төбәлеп уйга чума.
– Син акыллы сүзләр сөйлисең, Сөләйман. Мин синең белән бәхәсләшер хәлдә түгел...
Сөләйман миңа борыла. Карашы уйлар һәм хыяллар белән тулы, ул караш якты да, моңсу да. Йөзе ак. Яланаякларын кочкан алтын кояш шәүләсе стеналарга төшкән.
И туган илем минем, и минем бөек ватаным! Гади улларыңның бөеклеген һәм тыйнаклыгын син генә аңлый аласың, аларның өмет-хыяллары синең белән бәйле...
Сөләйман сүзсез, ул, башын кырын салып, тәрәзә артындагы бакчада агачлар шаулавын тыңлый...
Гыйбрәтле дүрт хикәят
Юл йөргәннәр менә ни сөйли –
Сукбайлар – алдан күрүче, байлар – хәерче.
Сәгъди
1
Борын-борын заманда бик куәтле бер ханның бердәнбер улы авырып киткән.
Менә авырый инде хан улы, менә төрле яклардан әллә нихәтле табиб җыелып килеп җиткән, хан алдында бөгелеп, табиблар менә ни диләр икән:
– И бөек хан! Тәхетеңә куркыныч яный. Варисың үлем хәлендә. Коткарса, аны айва гына коткарып калачак. Ләкин безнең дәүләттә айваны ничек табарга соң?
– Тизрәк, тизрәк! – дип кычкырып җибәргән хан. – Бөтен халыкка бу турыда игълан итегез! Айва белән бергә минем янга айва үскән бакчаның хуҗасын да алып килегез! Мин аны бүләккә күмәчәкмен.
Вәзирләр илнең төрле тарафларына таралышкан, әмма халык, айваны бирергә теләмичә, бөтен агачларны ялангач калдырып, җимешләрне җыеп бетергән. Чөнки хан бик кансыз булган икән, халыкны ул төрлечә җәфалаган, халык аны күралмаган. «Палачның ыруы юкка чыксын», – дигәннәр кешеләр.
Вәзирләр анда-монда сугылып йөри торгач, ниһаять, утын кисү белән шөгыльләнүче бер фәкыйрьнең саклясы каршында үсеп утыручы айва агачын күреп алганнар. Ботакларның берсендә өч айва селкенеп тора икән.
– Сезгә ни кирәк? – дип сораган утын кисүче вәзирләрдән. (Ул ерактагы аулак почмакта яшәү сәбәпле, ханның карарыннан хәбәрдар булмаган.)
– Айва кирәк! – дип кычкырышкан вәзирләр. – Бәхет басты! Тиз бул, сарайга барырга җыен, син хан варисын үлемнән коткарып калдың.
Утын кисүче кинәт кенә сүзсез калган, йөзе каралып чыккан.
– Ах, кайгы төште башыма! – дигән ул. – Мин бу турыда белмәгән идем. Сез айваны өзеп алдыгыз инде, мин аны сездән кире ала алмыйм. Хан сараена бармыйм мин! Минем атам да, ике туганым да шул ханның золымы аркасында һәлак булдылар һәм үзләренең нәфрәтләрен миңа васыять итеп калдырдылар. Гаебемне ничек кенә йолыйм хәзер?
Ләкин артык ашыккан вәзирләр, картны тыңлап та тормыйча, үзләре белән хан сараена алып киткәннәр.
– Хан сине алтынга күмәчәк, дивана! – дигәннәр алар, көлешә-көлешә. – Үз бәхетеңнән үзең качасың.
Сарайны кораллы сакчылар уратып алган икән. Манарада кара әләм җилферди. Аны күрүгә, вәзирләр агарып чыкканнар һәм, фәкыйрьне капкадан этеп кертеп, хан янына йөгергәннәр.
...Кыскасы шул: могҗиза бар, ханның үлеп ятучы улы, иреннәренә айва тигәч, күзләрен ачып җибәргән. Хан нәселе дәвам итәчәк, димәк. Манарага кабат яшел байракны элгәннәр.
Ул арада, башын аска иеп, кайгылы кыяфәттә утыручы фәкыйрьне күргәч, сакчылар, аны баскычтан кубарып алып, төрмәгә илтеп ябалар. Фәкыйрь турында бар да оныта. (Айва ашалган иде бит инде.) Хан тантана итә. Шау-шулы бәйрәмнәр башлана.
Күп көннәр уза. Улының өйләнүе сәбәпле, хан төрмәдәге бөтен тоткыннарны азат итәргә куша. Барча патшаларга хас булганча, аның кулында да Коръән була. Тоткыннарны чыгара башлыйлар. Чират утын кисүчегә дә җитә.
Ләкин ул иреккә чыгудан катгый баш тарта.
– Мин төрмәдә кирәк булганга утырам, – ди ул. – Миңа монда, гаебемне йолар өчен, гомерем буе утырырга кирәк!
Бу турыда ханга җиткерәләр.
– Нинди дивана ул тагын? – дип көлә хан. – Китерегез аны минем янга!
Утын кисүчене хан каршына китерәләр.
– Нинди җинаять кылдың син? – дип сорый хан кырыс кына. – Дөресен әйт, курыкма. Бүген мин бик мәрхәмәтле.
– Мин һәрчак дөресен генә сөйлим, – дип җаваплый утын кисүче. – Җинаятем коточкыч минем. Синең ыруыңны һәлакәттән коткарган айваны үстерүче мин.
– Шаян кеше син, – дип көлеп җибәрә хан. – Ә мин сине чыннан да явыз бер бәндәдер, дип уйлаган идем. Ни рәвешле шул гомер сине исемә кертеп карамадым соң әле? Ялгышлык белән, туганкай, ялгышлык... Гафу ит!
Вәзирләренә шундук хәзинәләр саклана торган бүлмәләрнең ишекләрен ачарга, фәкыйрьгә үзе теләгән өч нәрсәне бирергә боера ул. Сарайдагы иң кыйммәтле нәрсәләрне дә кызганмаска әмер бирә.
– Аның минем каршымда казанышлары бәяләп бетергесез, – ди хан. – Эш тәхет мәсьәләсенә килеп төртелгәч, минем нинди юмарт бәндә икәнемне һәммә кеше күрсен!
Утын кисүче алдында хәзинәләр сакланучы ишекләр бер-бер артлы ачыла тора. Бүлмәләрдә алтын да, көмеш, алмазлар, мәрҗәннәр – һәммәсе дә була. Әмма фәкыйрь бу байлыклар тирәсеннән тыныч кына узып китә һәм бер почмакта аунап ятучы күгәреп беткән балтаны иелеп ала. Аннары янчыгына бераз тоз сала, патшалар кулларына тотып ант итә торган Коръәнне шүрлектән үрелеп алып, чыгар юлга борыла.
– Башка нәрсә кирәкмимени? – ди вәзирләр аптырап.
– Юк! – ди утын кисүче. – Мин үземә кирәкле өч әйберне алдым, хәзер өемә илтүче кыска юлны гына күрсәтегез!
«Ул акылдан язган, ләбаса, – дип уйлый вәзирләр. – Сөенеченнән акылы җиңеләйде бугай».
Һәм картка юлны күрсәткәч, көлешә-көлешә, хан сараена китәләр.
– Бу кеше, чыннан да, шаяртырга яратучы адәм, ахры, – дип нәтиҗә ясый хан, тик шундук уйга кала. – Бәлки, аны кем дә булса үпкәләткәндер? Куып җитегез дә аны монда кире китерегез! Шундый сөенечле көнемдә мин кемнеңдер рәнҗеп китүен теләмим.
Утын кисүче кире әйләнеп килгәч, хан аңа ягымлы гына мөрәҗәгать итә:
– Нигә дип син минем игелеклелегемнән файдаланмаска булдың, фәкыйрь? Хәзинәмдәге алтын-көмешләр арасындагы өч нәрсәм синең өч җимешең өчен азрак мәллә? Бәлки, син миңа төрмә өчен ачулыдыр? Мин сиңа бу хәл ялгышлык белән булды, дидем бит инде.
– Юк, – ди фәкыйрь, – мин төрмә өчен тамчы да үпкәләмим. Киресенчә...
– Шулай булгач ни инде? Бүләкләр аз мәллә? Ярар алайса, өч урынына тугызны ал! Утыр әле бирегә. Ачыктан-ачык әйт: нигә сиңа бу күгәреп беткән балта, тоз һәм иске Коръән?
Ләкин утын кисүче утырып торасы итми, ханның каршына ук килеп баса.
– Мин бу балтаны, – ди ул күзләреннән зәһәр очкыннар чәчеп, – үзем кайрыйм. Аңладыңмы? Аның белән мин нәсел дәвамчыңның гомерен озынайткан теге җимешләр үскән агачны төбеннән үк кисеп ташлыйм. Шаяртмакчы буласыңмы? Ә атамның үпкәсе, туганнарымның ачуы өчен мин нишләргә тиеш? Менә бу тозны, суда эретәм дә, әлеге җирдә бүтән бернәрсә дә үсмәсен дип, айва шаулап утырган урынга, калган тамыр җепселләренә сибәм. Ә менә бу патшалар кулларына тотып ант иткән Коръәнне шуның өчен алдым: мин аңа иелеп, бөтен кешелек алдында балаларыма шуны әйтәчәкмен: – Аталарыгызның намусы белән сату итмәгез, нәфрәтегез өстеннән атлап чыкмагыз, дошманнарыгызга хезмәт итмәгез! – диячәкмен. Утын кисүченең балтасы һәрчак намус сагында торсын... Һәрчак үткен булсын!
Шүрләп калган, әмма элеккечә куәтле ханга менә шундый җавап биргән акыллы фәкыйрь.
– Ишеттеңме, шагыйрь? Олы рәнҗешләр беркайчан да картаймый, гасырлар буе яши. Эш кешесенең әрәмтамакларга, намуслы кешенең кабахәтләргә нәфрәте һәрчак көчле булды. Беркайчан да үз намусыңа каршы барма! Хәтереңә ныгытып киртләп куй: бакчаңда үскән бер генә айва да, бер генә җимеш тә дошманыңа дару яисә азык булырга тиеш түгел. Юкса, утын кисүченең үткен балтасы яшел бакчаны төбе-тамыры белән кисеп атачак...
 
 
Тулысынча журналның декабрь (№12, 2018) саныннан укый аласыз.
 
Эффенди Капиев.

Рәшит Бәшәр тәрҗемәсе.

Комментарийлар