Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Ренат Харис рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

7 апрель Казан кирмәненең «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Ренат Харисның рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. 10 майга кадәр эшләүче күргәзмә Ренат әфәнденең 75 я...


7 апрель Казан кирмәненең «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Ренат Харисның рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. 10 майга кадәр эшләүче күргәзмә Ренат әфәнденең 75 яшьлек юбилее уңаеннан үткәрелә. Күпләр өчен шагыйрь рәссам буларак та ачылды.




rh


Ренат Харисның шигъри күргәзмәсе икенче тапкыр оештырыла икән. Беренчесе 1986 елда Горький музеенда күрсәтелгән. Шагыйрь сүзләренчә, бу планлы рәвештә үткәрелгән чара түгел, аның рәсем ясавын белүче дуслары шул рәвешле 75 яшьлек юбилеена бүләк әзерләгәннәр, ә ул шундук ризалашкан.


Шагыйрь үзен чын профессионал рәссам дип санамый. “Мин рәсемнәремне үземнең шигырь яза торган дәфтәрләремә төшерәм. Аларның күчермәләре биредә күргәзмә булып эленеп тора. Һәрбер рәсеме астына дүртәр юллык шигырь язам. Шигъри юллар рәсем белән бергә кушылып, ниндидер бер мәгънәгә ия кебек тоела”, ди Ренат әфәнде.


Ул рәсемнәренең барысын да натурадан ясый. Шагыйрь кеше йөрмәгән җиргә утырып, беркемнең дә күзе төшмәгән күренешләрне сурәтләргә тырыша.



Күргәзмәдә Ренат Харисның хәтта 1957 елда “Ялкын” журналында басылган рәсемнәре дә урын алган. Шунысы да кызык, ул аларның күбесен чит илләрдә сәяхәт иткәндә ясый.


Ренат әфәнденең рәсемнәре күргәзмәсендә катнашкан каләмдәше Газинур Морат та иҗат җимешләрен зур кызыксыну белән карап чыккан.


“Күргәзмә оештырылык дәрәҗәгә ирешкән каләм әһелләреннән мин Ренат абыйны гына беләм. Аның шигырь иҗатында да рәсемгә мөнәсәбәте сизелә, ул сурәтле шигырьләр яза. Рәсем сәнгате Ренат абыйның икенче канаты булып тора”, ди шагыйрь. Газинур Морат фикеренчә, Ренат Харис профессиональ белем алган булса, бәлки бөек рәссам булып, үзен бөтен илгә танытыр иде. “Рәссамның теле милли киртәләр белми”, ди Газинур әфәнде.




rh3 rh15 rh11 rh2


http://tatar-today.ru

Комментарийлар