Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь Илдус Гыйләҗев (1946-2018) тууына 75 ел

Илдус  Гыйләҗев – шагыйрь, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туган. Туган ягынд...

Илдус  Гыйләҗев – шагыйрь, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 1946 елның 15 гыйнварында Татарстанның Азнакай районы Урсай авылында туган. Туган ягында гомер иткән. 2018 елның 19 мартында мәрхүм. Тууына 75 ел.
 Басуларым төсе
Зур мактаныч була ала микән
Туган туфрагыңа табыну?
Купшы бакчаларда ямь тапмыйча,
Кыргый болыннарны сагыну.
Яшьтәшләрем кала урамында
Бәйрәм ясап яткан заманда,
Үз үземә шундый сорау биреп,
Җир кармалап йөрим яланда.
Бодай борынгалан, бәбкә кебек,
Томшыклары саргылт-күгелҗем.
Берәмтекләп саныйм тамырларын,
Галим, табиб монда – мин үзем!
Исең китә торган яңалыклар
Очрыйлар ызан арасында.
Басуларның уңмас төсен йөртәм
Күзләремнең ике карасында…
 
Кырларым әйтеп торсын
Исемемне ташка чокымадым,
Агач кәүсәсенә уялмадым.
Койма тактасына пәке белән,
Акбур белән язып уйнамадым.
Нигә кирәк кайда булганыңны
Сырлап кую истәлек итеп.
Узучылар синең ахмакмаклыктан
Көлсенгәме исләре китеп?
Күргәнем бар минем исемнәрнең
Мәңгелеккә язылганнарын,
Бранденбург капкасындагыларын,
Рейхстагка сызылганнарын.
Куйсалар да сылап измә белән,
Гипс белән шәпләп агартып,
Халкым күңеленнән чыкмый алар,
Тора хәтер көн дә яңартып.
Ә үзем мин гади җан иясе,
Исемем дә гади, татарча.
Булмас җиргә язып йөрмим әле,
Бик югары телим тотарга!
Чәчкеч белән телеп язам аны,
Йокым кача, матур чәчмәсәм,
Кайда булып киткәнемне минем
Кырлар әйтеп торсын, ичмасам.
 
Авылым кушаматы
Кайтам туган авылыма,
Ул – хыялым маягы.
Анда бит мин хәзергәчә
Читек Сабир малае.
 
Солтан булдым чит җирләрдә,
Тудыра түрә булу.
Сагындыра көтү көтү,
Чыбыркы үтә белү.
 
Масаерга бае чыгып,
Һаваланып кителсә,
Дәрәҗәдән баш әйләнеп,
Авар чиккә җителсә,
Кайтам туган авылыма –
Әлеге дә баягы.
Анда рәхәт, мин бит анда
Читек Сабир малае…
Онытылып тора бераз
Рәсмиләп кушкан атым.
Күпме чирдән саклый мине,
Авылым, кушаматың.
 
 Кала күрмә урталыкта
Уңда апаң, сулда сеңелең,
Чишмәләргә ашыгасың.
Пар чиләкле, көянтәле
Ай кызына охшагансың.
Чиләкләрең чайкалса да,
Кал син, кызым, төп-төз килеш.
Син уртанчы, йорт терәге,
Сиңа акыл, ныклык тиеш.
Тормыш хәтәр, жәлләп тормас,
Алып салыр уттан утка.
Кешелегең сыналганда
Кала күрмә урталыкта.

Комментарийлар