Логотип «Мәйдан» журналы

Шагыйрь анасы

Илле тугызынчы елның декабре.

Кышның җиргә тәмам хуҗа булып алган чагы. Салкын. Тышка чыксаң, суык тынны куыра, тәнне бөрештерә, калтырата.
Шундый көннәрнең берсендә Шәммәттән җанны өшеткеч хәбәр килде. Мөгаллим абзый вафат булган. Колхозның баш хисапчысы иде ул. Район үзәгенә хуҗалыкның айлык эш йомгагын илтеп кайтышлый гомере өзелгән. Бишбүкәннән табиб килеп, үлем сәбәбен ачыклагач, әле кичә генә теттереп дөнья көтеп йөргән азамат ир, өйдәгеләргә кара кайгы калдырып, бөтен сөенеч-куанычлары, уй-хыяллары белән салкын җир куенына күчте.
Үлем никадәр генә үкенечле, аянычлы булмасын, авылның өлкән кешеләре, бигрәк тә картлар-корткалар, мәрхүмнән дә битәр, аның япь-яшь көе тол калган бичәсен кызганып елаштылар. Жәлләрлек тә шул: биш бала белән калды бит. Иң олысының әле уникесе дә тулмаган. Берсеннән-берсе бәләкәйрәк бу балаларны аякка бастырырга күпме түземлек, чыдамлык, белем, күңел җылысы һәм көч кирәк булачак. Ялгыз ана йөрәге шулкадәр куәтләрне бирә алырмы?
Аналар күтәрә алмаган авырлык дөньяда шөйлә юктыр. Гөлҗәүһәр дә төпкә ир җигелеп тартасы дөньяны берүзе өстери башлады, балаларын аталары өчен дә кайгыртты. Моның өчен аңа баш күтәрми эшләргә кирәк иде. Һәм ана куллары тәүлек буена диярлек эштән аерылмады. Сатучы, клуб мөдире. Балалар бакчасында тәрбияче, чөгендер үстерүче ферма хисапчысы, кладовойчы – менә шул куллардан үткән шөгыльләр исемлеге. Ә үз өендә ул – җыештыручы, аш пешерүче, мал караучы, су ташучы, бакчачы һәм башкалар. Ә төннең иң татлы йокы сәгатьләре тегү машинасы артында үтә. Тегелгән кием-салым сатып алу кыйммәткә төшә, шуңа күрә җиңги балаларга күпчелек киемне дә үзе тегеп кидерә, шуның өстәвенә, күрше-күләннең дә үтенечен кире какмыйча, әз-мәз акча да төшерергә тырыша. Гомумән, минем үз гомеремдә бер мәртәбә дә җиңгәбезнең өйдә эшсез утырганын күргәнем булмады.
Аның авылда, колхозда башкарган һөнәрләрен санаган юлларны укыгач, аларның күпчелеге кайберәүләрдә, эш талымлады микәнни, дигән фикер уятырга мөмкин. Юк, һич тә алай түгел. Хикмәт монда менә нәрсәдә. Гөлҗәүһәр җиңги бик яшьтән әнисез калган. Үги ана – үги ана инде ул. Мәрхүмәнең ике кызы балалар йортына бирелә. Алар гаделлекне өстен күреп тәрбияләнә. Җиңги гомере буена дөреслеккә барды, һәрвакыт туры сүзле булды. Җыелышларда колхоздагы кимчелекләрне дә каты гына тәнкыйть итә иде. Үзе дә коммунист буларак, партия уставын бозып яшәүчеләрне аның җене сөйми иде. Шуның аркасында җитәкче-түрәләр тарафыннан еш кагылып- сугылды.
43_robert_minnullin_10_m
Әмма, нинди генә авырлыклар кичермәстән, Гөлҗәүһәр җиңги үз табигатен үзгәртмәде. Балаларын да дөньяга дөрес карашлы, гадел, намуслы итеп тәрбияләргә тырышты. Иң мөһиме – ул аларны, мәктәпне тәмамлаганнан соң, өйдә үзенә ярдәм итәргә калдырмыйча, ничек тә укытырга тырышты. Нәтиҗәдә, дүрт баласы Казан дәүләт университетын тәмамлады. Баш малае Роберт Миңнуллин шагыйрь булып китте. Ким исемле төпчеге – Татарстан Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият, сәнгать институтында фәнни хезмәткәр. Рим – Югары Яркәйдә мәктәп директоры, Люция – Түбән Аташ мәктәбендә укытучы. Фән башта физик эш, техника белән мавыгып, кранчы, тракторчы булып эшләгән иде. Озакламый гаиләнең «соңгы могикан»ы да югары белемгә ия булачак – Алабуга педагогия институтын тәмамлап килә. Якташ язучыбыз Хәсән Сарьян әйтмешли, бер ананың биш баласы да менә дигән һөнәрле, ягъни очар канатлы булды дигән сүз.
Әлбәттә, аларның һәрберсе үзләренең шундый якты язмышлары өчен, иң беренче чиратта, әниләренә бурычлы. Алар моны яхшы аңлый һәм әниләренә картайган көнендә кадер-хөрмәт күрсәтә. Роберт Миңнуллин иҗатында ана темасының үзәк урынны алып торуы да – шуның билгесе. «Әнкәй», «Әнкәмнең догалары», «Әнкәйнең ак чәчләре», «Исән-сау бул, Әни!» дигән һәм популяр җырларга әверелгән шигырьләрендә шагыйрь әнисенә карата чиксез ихтирам белдерә.
Сокланып карап торырлык –
Күзне ала алмыйбыз.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Соңрак... соңрак аңлыйбыз.
Бу юлларда шагыйрьнең үз чордашларына әнкәйләребезнең кадерен белергә соңламаска чакыру да сизелә.
Туксан өченче елда Робертның Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында иҗат кичәсе үткәрелде. Бу кичәгә ул үз әнисен дә алып килде. Татар халкына – сәләтле шагыйрь, илебезгә биш белгеч үстергән ананы бина тулы тамашачы аягүрә басып алкышлады. Милләтебезнең гади анага олы ихтирам күрсәтү билгесе иде бу.

Зөфәр ХӘМИДУЛЛИН,
журналист,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
1994 ел.

Комментарийлар