Ел фасыллары

Проза һәм поэзия арасындагы чик кайда? – мин моны беркайчан да аңламаячакмын.

Л.Толстой. «Яшьлек көндәлеге».

 Шигъриятнең, илһам чыганагының серләре турында сөйләшер вакыт җитсә, мин, түземлек белән коралланып, үткәннәргә кайтам, шагыйрьнең көндәлек мәшәкатьләр белән тулы тормышына күз салам.

Елның дүрт фасылы мине бер-бер артлы үзләренең балкышлары белән уратып ала: сары көз, яшел җәй, кызыл яз… Мин дүрт тапкыр Сөләйман аулында кунакта булам.

shagyjr-miniatyura

Мин аны ишеткән һәм күргән саен үз-үземә бер үк сорауны бирәм: «Аның бөеклеге нидә? Шагыйрьлеге каян килә?» Үз җаена тын гына аккан тормыш прозасы тулы көннәрдә әлеге сорауларыма җавап табу кыен миңа.

Менә аул. Аул читендә шагыйрь саклясы.

 

Беренче хатирә. Көз

Мин шагыйрьнең серләрен ачыклауны көздән башлап җибәрәм, чөнки көз – поэзиянең классик чоры.

Хатирәләр мине аулак урынга алып китә. Инде күптән бакчаларда яфрак коела. Дөнья белән соңлаган көз хакимлек итә. Кызыл һәм сары яфраклар каршыма оча, алар артындагы Сөләйманны мин чак-чак күрәм, ул саклясы янындагы ташландык җирдә утыра.

Әлеге ташландык җирне ат кузгалагы һәм тигәнәкләр басып алган. Уң яклап аска таба бакчалар сузылып киткән. Сөләйман иске, инде күптән ташланган агач сукага терәлеп утыра. Аякларын бер-берсенә куйган. Әз генә алдарак таш сукмакта, бернидән дә курыкмыйча, козгыннар йөренә. Сөләйманның аркасы артында күп манаралы кирмәнгә охшаган аул күренеп тора. Сөләйман башын күкрәгенә салындырган. Җилкәләренә төсен югалткан яфраклар куна, аның тирә-юнендә бөтерелә.

«Менә нинди икән ул шагыйрь, – дим мин үз-үземә. – Шагыйрьнең серләре алдында басып торам түгелме?.. Менә ул – җыр туган мәлләр! Шагыйрь тирәсендә бакчалар шәрәләнә, шиңгән яфраклар давылы картлыгын искә төшертми микән? Түбәнлекләрне томан сарган. Бәлки, бу шул рәвешле җирнең язны искә төшерүедер? Агачлар, әйтерсең лә, тын күлгә кереп басканнар. Җемелдәп торган пәрәвезләргә кунып, җәйнең соңгы шатлыклары очып бара, киләсе  кышны сиземләү аларны тәмам җиңеләйткән.

Шул минутларда шагыйрь ни турында уйланырга мөмкин соң?.. Кеше язмышының фанилыгы турындамы? Үлемнең бөеклеге хакындамы?»

Түгел! Сөләйман әлеге ташландык җирдә утырган көе йоклый икән. Мин уйларымда ялгыштым.

Хикмәт шунда, биредән алдагы калкулык бик ачык күренә. Анда ике эшче кызу кояш астында мәктәп түбәсенә чирәп ябып маташа. Шагыйрь, ни эшләргә белмәгәнлектән, шуларны күзәткән һәм әкренләп йокыга талган…

Ул утырган көе йоклый. Башы күкрәгенә салынып төшкән. Каршыдагы таш сукмакта козгыннар йөренә. Чайкалгалап куялар, әйтерсең лә, бөтен авырлык койрыкларына җыелган. Таяк тоткан Сөләйман йоклый. Ул таякны ике бармагы белән кыскан… Көзге җиңел җил аның чал чәчләрен селкеткәли һәм бүрәнә тирәсендәге үләннәрне кыймылдата.

Күк үтә күренмәле һәм яп-якты кояш!

Аяклары тирәсендәге кояш аксыл, ул чикерткә канатларындагы балкышны хәтерләтә. Юл яфрак белән капланган, аулга күтәрелүче шул юл буенда үскән чикләвек куаклары шаулый. Аларның шаулавыннан күңел бушанып кала. Әйтерсең лә, биредә һәммә нәрсә үлеп беткән, аулда гөрләп торган тормыш тынган, мәктәп түбәсендәге теге ике кеше, бөтенләй башка дөньядан килгән дә, биредә яңа тормыш башлап җибәргән.

А шагыйрь! Көзнең сары балкышында мин һәрчак үлемне күзаллыйм. Яфраклар үлә, үләннәр үлә… Моңа ияләнү мөмкинме?

«Үлем, үлем», – дип кыштырдаша яфраклар, син ишетәсеңме?

…Сөләйман, ара-тирә авызын чапылдаткалап, рәхәтләнеп йоклый. Папахасы маңгаена шуган. Чикләвек куагының шәүләсе, ташландык җирне урталай кисеп үтә дә, текә яр астына төшеп югала. Шагыйрь утырган җир иске бакчалар тоташкан урын булгандыр, мөгаен. Мин шагыйрьнең уянуын көтәм.

Еракта тояк тавышлары ишетелә һәм мин борылып карыйм. Өстәге аулдан атны йөгәненнән тоткан хатын төшеп килә. Ул аяк астына текәлгән, аңа яңа гына елап туктаган яланаяклы кечкенә малай ияргән. Малай хатынның күлмәгенә ябышкан. Аларның якынлашуын күргән козгыннар кинәт кенә сагаеп калалар һәм Сөләйманның баш очыннан күрше бакчага очалар. Хатын кәефсез. Ул юл буендагы сукмактан чишмәгә юнәлә. Ат аның артыннан ашыга. Тояклары текә җирдә шуып-шуып китә һәм ташларны шакылдата.

Сөләйман сискәнеп китә. Мин аның кайчан уянуын сизми калдым. Аның күзләре ачык, берни булмагандай, тыныч кына алдына карап утыра.

Хатын чикләвек куакларын урап уза, текә яр астында кинәт кенә күздән югала һәм, бераздан, нәкъ Сөләйман алдында пәйда була. Инде малайның да сулкылдавы ап-ачык ишетелә. Ияргә бәйләнгән сумкада нәрсәләрдер шакылдый.

– Гөлшара, – ди Сөләйман кинәт кенә әллә кайчаннан бирле сөйләшүче кеше тавышы белән, – нигә дип син малайны атка атландырмыйсың?

Ул авызын ачып иснәнеп куя, маңгаена шуган папахасын рәтли һәм җавап көтә. Маңгае тирләп чыга.

Хатын як-ягына карана, тиз генә яулыгын рәтләштерә һәм тавыш иясен эзли.

– Монда мин, – ди Сөләйман, таягының кәкре башын өскә күтәрә. Ул яр читеннән өстәрәк утыра, чүп үләннәре арасыннан күренми диярлек.

Хатынның йөзе үзгәрә. Түгәрәк кара кашлары дерелдәп куя.

– Акушерканың аты бу! – ди ул дулкынланып. – Сөенечле хәбәр: Мөхәммәтнең улы туды!

– Оһо! – Сөләйман сагаеп кала. – Шәп булган. Кешеләр кайда соң?

– Кайтмадылар әле, – ди хатын ашыга-ашыга. – Кайберләре бакчада, кайсылары юлда. Бер малай Мөхәммәтне эзләп киткән иде, һаман кайтмый. Нишләп йөридер, белгән юк.

– Еракта бит ул, – ди Сөләйман һәм ике кулы белән дә таягына таянып торып баса. – Якын дип уйлыйсыңмы? Их сине! Алар бит күпер янындагы юлны рәтлиләр. – Җилкәсендәге бишмәтен тотып, хатынга таба берничә адым ясый. Йоклап туйган күзләре ялтырап тора. – Ничек соң? Бар да әйбәтме?

Хатын кулын малайның җилкәсенә куя. Аның алдындагы малай, курку катыш кызыксыну белән өскә, Сөләйманга текәлгән.

– Бар да яхшы. Менә атны сугарырга барам. Акушерка китәргә җыена.

Сөләйман көлә.

– Мөхәммәт аны пылау ашатмый җибәрсенмени? Бәйрәм ясарга кирәк! Вак-төяк нәрсә түгел бит бу! Атны сугар да җәйләүгә җибәр. Ял итсен! Аңладыңмы?

Сөләйман күлмәген төймәли. Хатын елмая, аның ап-ак тешләре җемелдәп, әллә каян ук күренеп тора. Сөләйманның башка сүз катмаячагын аңлагач, юлын дәвам итә.

– Эй-эй, – дип кычкыра аның артыннан Сөләйман. – Мин шаярмыйм. Мин әйткәнчә эшлә, аңладыңмы! – Җиңенә ябышкан тигәнәкне читкә алып ташлый.

Аннары ул, тураеп, озак кына калкулыкка карап тора. Хатын китте. Сөләйман караган яктагы агачлар арасында түбәсе чирәп белән ябылган мәктәп күренә. Эшчеләрнең берсе өстә, икенчесе кәрниз читендә ял итә, трубка тарталар. Сөләйман бераз уйланып торгач, кесәсеннән папирос чыгарып көйрәтеп җибәрә.

Ул ашыкмыйча гына тарта. Кәҗә тиресеннән тегелгән башмаклары белән үләннәргә җиңелчә генә басып, чикләвек куакларына таба атлый.

Йөзе җитди инде. Туктала. Аннан янә атлый. Аннары тәмәкесен ташлап, аны таптап сүндерә дә юл читендә тукталып кала. Бер кулы белән таякка таянган, икенчесе күкрәгендә. Баш очында йөзьяшәр чикләвек куаклары шаулый. Чикләвек куакларының ботакларына көз оялаган.

Ул кинәт кенә башын күтәрә. Мин дә сагая калам. Бакчалар артында тояк тавышлары ишетелә, юлга, давыл сыман, җайдак атылып чыга. Ат артыннан тузан болыты сузылып кала. Җайдакның ияре юк, үзе озын бау белән бертуктаусыз селтәнә. Күлмәген җил кабарткан. Гәүдәсе алга авышкан.

Сөләйманны күреп алгач, фуражкасын сала һәм аның түгәрәк йөзе тагын да яшәреп китә.

– Эһе-һей, Сөләйман, – дип кычкыра ул, атын кинәт туктатып. – Ни кушсаң, шуны эшлим!

Ул җиңе белән кояшта кызган битен сөртә, еш-еш сулый. Аты аягүрә баса, пошкырына.

Сөләйман сүзсез.

Шул мәлдә яр читендә хатын да пәйда була. Ул инде атын эчергән. Өенә кайтып барышы.

– Мөхәммәт! – дип кычкыра хатын. – Алтын тәңкә миңа! Мин беренче булып сөенче алдым.

– Сиңа, Гөлшара, сиңа алтын тәңкә, – дип җаваплый җайдак тураеп, үзе бертуктаусыз фуражкасын селки. – Алтын тәңкә генә түгел, йортымны бирәм мин сиңа!

Сөләйман һаман дәшми. Хатын адымнарын кызулата, мышык-мышык килгән малайны җитәкләп, чикләвек куагына таба атлый. Ул бәхеттән балкып тора. Җайдак әле хатынга, әле Сөләйманга күз сала, хәрәкәтсез-нисез басып торучы Сөләйманга гаҗәпләнеп, тирләгән башына фуражкасын киеп куя.

– Тыңла мине, – ди, ниһаять, Сөләйман йокыдан уянгандай һәм атның йөгәнен кулына кыса, – улыңа Максум дип исем кушарсың, Мөхәммәт. Аңлашылдымы? Мәскәүдә минем Максум дустым бар иде. Максум Горки!

– Баш өсте! – дип ризалаша җайдак. Йөзе җитди.

– Улыңа Максум дип исем кушарсың һәм бәйрәмгә мине, акушерканы, әнә теге эшчеләрне чакырырсың. Аңлашылдымы?

– Барысы да син дигәнчә булыр, Сөләйман!

– Мәгъсүм фарсыча «акыл иясе» дигәнне аңлата. Исеңдә тот!

Җайдак иелә, җавап биреп тормый гына Сөләйманның маңгаеннан үбеп ала.

– Юл ничек анда? – дип сорый кәефе күтәрелеп киткән Сөләйман.

Җайдак атын тыя төшә һәм, елмаеп, күпер тирәсендә эш бетүен, күпердән Дербентка таба шоссе сузылып китүен хәбәр итә. – Эш бу якта гына калды, монда җиңелрәк! – дип өсти.

– О! – дип гаҗәпләнә Сөләйман. – Шулаймыни? Онытма (ул таягы белән ташландык җиргә төртеп күрсәтә), монда аулның төп мәйданы булырга тиеш. Шоссе шунда китәчәк, аннан турыга… Тукта… Тукта… Тпру!

Ул таягын юл уртасына төртә һәм, каршыга килгән малайның култык астыннан тотып, өскә күтәрә.

– Мин сиңа әйттем бит инде, Гөлшара, – ди ул канәгатьсез генә һәм малайны ияргә утырта. – Яхшы түгел бит алай. Малай атка атланырга тиеш, шуңа да малай ул.

Ат, калтыранып, башын күтәрә. Сөләйман малайның тузанлы тәпиләрен өзәңгегә тыга, артка чигенә, елмаеп, малайга карый.

– Менә булды да! – ди ул горур гына. – Герой, ә! Сугыш чыга калса, дошманга беренче булып ташлан. Ул арада без дә килеп җитәрбез. Аңлашылдымы?

Ул элек басып торган урынына китә, кунакларын озаткан хуҗа сыман, агач күләгәсендә басып кала. Җайдак, елмаеп, малайны алга уздыра. Малай, ике кулы белән дә нык итеп ияр очына тотынып, атта утыра. Ат тояклары белән җир казый.

– Максум, – дип кабатлый җайдак һәм шагыйрь белән саубуллаша. – Рәхмәт, Сөләйман. Матур исем таптың!

Сөләйман баш селки, күзләренә кинәт яшь тула.

– Барыгыз, бар! – ди ул пышылдап кына. – Хәерле юл!

Җайдак, гаҗәпләнеп, атын туктата.

– Ни булды, күрше?

– Кит! – дип кычкыра Сөләйман ачулы итеп һәм таягы белән җиргә суга. – Көләчәкмен әле мин соңыннан… Малайга мин исем кушачакмын бит. Син ничек уйлыйсың? Ах, улым минем… Мин аны менә шушылай кулларымда тотачакмын һәм колагына өч тапкыр: «Акыл иясе Максум… Максум дустым минем… Исәнме!» – дип пышылдаячакмын.

Сөләйман әйтеп бетерми, кулын гына селти, чөнки яңаклары буйлап яшь ага. Яшьләрен ул бармагы белән сөртеп ала.

– Ах, малаем минем, – дип мыгырдана ул. – Менә көз дә җитте…

…Юлга текәлеп, башын аска иеп уйланып тора ул. Көзнең җиңел җиле папахасының йоннарын бөдрәләтә һәм коелган яфракларны кыштырдата. Алда ераклашып баручы җайдаклар һәм аларга ияргән хатын гәүдәсе күренә. Җайдакларның өлкәне малайга ниндидер кызык нәрсә сөйли бугай. Малай алга иелеп утырган, груша сыман әле бер, әле икенче якка авыша.

Бакчалар ягыннан ниндидер тавыш ишетелә. Нидер гүли. Мәктәп түбәсендәге ирләр, эшләрен ташлап, аска, юлга текәлә. Җырлый-җырлый, барабаннар кага-кага, халык төркеме аулга агыла, күрәсең.

– Э-һе-һей! – дип кычкыра җайдак ерактан. – Минем бригада бу. Мине беренче улым белән котларга ашыгалар, Сөләйман. Ишетәсезме? – Җайдак фуражкасын селки.

Сөләйман, аңга килеп, артына борыла. Тавышлар якыная. Бакчалар ягыннан килгән кайтаваз тагын да көчлерәк яңгырый. Бакчаларга җан керә. Тын гына оеп утыру халәте бетте. «Яшәү, яшәү, – дип пышылдаша яфраклар. – Без яшәүне данлап үләбез!» Бакчалар өстендә тавыштан өреккән козгыннар бөтерелә. Өстә, аулда сакля түбәләрендә хатын-кызлар күренә. Алар аска, бакчалар ягына карап онытылганнар. Сорнай җырлый, шөлдерле барабан дыңгырдый.

Сөләйман юлны кисеп кенә саклясы янына чыга. Шунда ук, капка төбендә басып торучы карчыкны күреп ала. Карчык, кулы белән күзләрен кояштан каплап, Сөләйманга карап тора, ияге генә күренә. Кара күлмәгендә кызыл муенсасы янып тора. Сөләйман ашыкмый гына аңа таба атлый.

– Нәрсә булды? – дип кызыксына карчык.

– Ничек… нәрсә булды? – ди Сөләйман гаҗәпләнеп һәм туктала. – Белмисеңмени әле? Мөхәммәтнең улы туды бит!..

 

Тулысынча журналның гыйнвар (№1, 2019) саныннан укый аласыз.

Эффенди Капиев.
Рәшит Бәшәр тәрҗемәсе.

Комментарий язарга