Логотип «Мәйдан» журналы

Сәвәләйдә укучылар чәйне бал белән эчә

Зәй районы Cәвәләй мәктәбе ашханәсендә өстәлләр артына тезелешеп утырган укучылар бал белән чәй эчәләр. Шул рәвешле, мәктәп җитәкчелеге балны  мәҗбүри туклану  рационына  керткән.Берничә ел элек мәктә...



Зәй районы Cәвәләй мәктәбе ашханәсендә өстәлләр артына тезелешеп утырган укучылар бал белән чәй эчәләр. Шул рәвешле, мәктәп җитәкчелеге балны  мәҗбүри туклану  рационына  керткән.



d9299a55f0c5236dd492e7ceb43e2665_XL

Берничә ел элек мәктәп директоры Марат Асылхуҗин укытучы Игорь Белышев белән мәктәп умартачылыгы булдыруга алынды. Бу, беренчедән, сәламәтлеккә  файдалы, икенчедән, хезмәт тәрбиясе бирә, укучылар кызыклы һәм кирәкле шөгыль белән мәшгуль. Мәктәп проектын “Халык умартачылыгы” дип атадылар.
Технология дәресләрендә укучылар умарта һәм аңа кирәк-ярак ясый, умартачылык нигезләре буенча лекцияләр тыңлый, фәнни-тикшеренү эшләре алып бара. Әлеге җәһәттән оешкан  “Яшь умартачы” түгәрәге малай-кызларны ныграк үзенә җәлеп итә.  “Бал корты” газетасының яңа саны чыгуны һәркем түземсезләнеп көтә. Шул рәвешле, мәктәп үзе умарта күчен хәтерләтә. Мәктәп биләмәсендә умартачылыкка кагылышлы атрибутлар, фойеда исә әлеге шөгыль турында сөйләүче стендлар, күргәзмәләр урын алган. Кайбер укучыларның әти-әниләре - һәвәскәр умартачы, алар әлеге проектны тормышка ашыруда теләп катнаша. Игорь Белышев түгәрәкләргә умартачыларны чакырып, алар белән аралашу, тәҗрибә уртаклашулар оештыра. Укучылар умартаны сүтеп-җыеп, рамда кәрәз тартырга, төтәсләгечне тиз генә көйрәтергә, варроатозга һәм корткычларга каршы пластиналар куярга, бал кортларын тукландырырга, язгы-көзге ревизия ясарга өйрәнә. Үз куллары белән умарта ясаган укучылар, анда бал кортлары яшәрлек, нектар җыеп аны эшкәртү, бал алу серләрен һәвәскәр умартачы кебек беләләр. Иң мөһиме - хезмәтнең нәтиҗәсен күрү. Кышын теория өйрәнсәләр, җәен  умартачылыкта практика үтәләр.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәйгә эшлекле визит белән бер килүендә әлеге мәктәп проектын хуплады һәм аңа булышлык итү максатыннан 300 мең сум финанс ярдәме бирде. Моңа кадәр район башлыгы 113 мең сумлык грант биргән иде. Әлеге грантлар мәктәп умартачылыгын киңәйтү, остаханәдә станоклар, умарта кирәк-яраклары, балны махсус савытларга тутыру комплекты алу өчен  тотылды.
-Башта без балны укучылар төшке ашта ашап бетерерлек булсын өчен 10 граммлы савытларга тутыруга көйләнгән чит ил җиһазы алырга планлаштырган идек. Кризис булгач, бәяләр кинәт күтәрелде, ниятләгән җиһазны ала алмый калдык, шулай итеп, үзебездә эшләнгән җиһазга тукталырга уйладык, - ди Марат Асылхуҗин.
Мәктәптә менюга атнага ике мәртәбә бал кертелгән. Балда күп кенә витаминнар бар, бал  калагы белән көн саен әлеге шифалы продуктны  капкан бала сәламәт була, аны салкын тию дә читләп узачак, ди Игорь Белышев. Район мәктәпләрендә дә балны “Мәктәп сөте” кебек өстәмә тукландыруга кертәсе иде, ди директор.
Балны махсус савытларга тутыру җиһазы ашханә янәшәсендәге бинага урнаштырылган,  аны тоташтыру эше бара. Бал гына түгел, кайнатма, джемнарны да савытларга тутыру өчен әлеге җиһаздан файдаланып була. Анда укучылар дә эшли ала. Бал белән авыл өлкәннәрен дә сыйлыйлар. Өлкәннәр көнендә мәктәп ветераннары өчен көйләнгән табынга бал куелган. Өлкәннәр көне уңаеннан  үзәк мәйданда оештырылган хәйрия ярминкәсендә Сәвәләй укучылары тәкъдим иткән балны өлкәннәр чират торып алды.
Умартачылык – кирәкле һәм керемле шөгыль, әлеге проектны тормышка ашыру  умартачылык һөнәрен  популярлаштыра, яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итә. Укучыларның үз туган авылында калып, эшмәкәр булып китүләренә дә өмет юк түгел, дип яза "Зәй офыклары".


 

Комментарийлар