Логотип «Мәйдан» журналы

Сергиев Посад шәһәрендә татар рәссамнары һәм артистларының күргәзмәсе эшли башлый

14 июнь көнне Мәскәү янындагы Сергиев Посад шәһәрендә татар рәссамнары һәм артистларының "Сөембикә" исемле күргәзмәсе ачыла. Бу хакта "Сергиевград" сайты хәбәр итә. Күргәзмә ачылу тантанасында Щелково...

14 июнь көнне Мәскәү янындагы Сергиев Посад шәһәрендә татар рәссамнары һәм артистларының "Сөембикә" исемле күргәзмәсе ачыла. Бу хакта "Сергиевград" сайты хәбәр итә.
Күргәзмә ачылу тантанасында Щелково һәм Сергиев Посад районнары иҗат коллективлары, Татарстан иҗат төркемнәре, балет артистлары чыгыш ясаячак. Шулай ук "Сөембикә" мюзиклыннан өзекләр яңгыраячак.
Чараны театральләштерелгән "Сөембикә" музыкаль-шигъри программасы ачып җибәрәчәк.
Күргәзмәдә Мәскәүдә яшәүче рәссам Илгиз Хановның эшләрен һәм аның "Татар гүзәле" рәсем графикасын, Казан рәссамы Мәдинә Мәхмүтованың курчаклар коллекциясен күрергә мөмкин булачак.
v7jdkuth0vy
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар