Логотип «Мәйдан» журналы

Сәнгать белгече, этнограф, архитектор Фуад Вәлиевнең тууына 95 ел тулу уңаеннан, түгәрәк өстәл була, күргәзмә ачыла

Казан татарларының авыл йортлары архитектур бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнгән сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандида...

Казан татарларының авыл йортлары архитектур бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнгән сәнгать белгече, архитектор, тарих фәннәре кандидаты (1966), сәнгать фәннәре докторы (1984) булып танылган Фуад Хәсән (Хөсәен) улы Вәлиевнең (1921-1984) тууына – 95 ел.
valeev_fuad_hasanovich
Шул вакыйга уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, ТФАның Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты "Хәзинә" Милли сәнгать галереясында (Казан кремле, 3 нче подъезд) фәнни һәм мәдәни чаралар үткәрә.
Аерым алганда, бүген көннең икенче яртысында, сәгать 2дә, "Яңа чынбарлык парадигмасында милли сәнгать" темасына түгәрәк өстәл була, 4тә исә "Татар халкы орнаменты" күргәзмәсе ачыла.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар