Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлек саклау министрына нәрсә турында зарланалар?

“Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә татарстанлылар зарларын республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тыңлады.Гадел Вафинга мөрәҗәгать итүчеләр һәрчак бик күп була. Төп байлыгыбыз б...


“Бердәм Россия” иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә татарстанлылар зарларын республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин тыңлады.



521c0c35b76d3d149ceaec41c4a80e0d_L
Гадел Вафинга мөрәҗәгать итүчеләр һәрчак бик күп була. Төп байлыгыбыз булган сәламәтлекне кайгырту һәрчак беренчел урында бит. Бу юлы да министр белән аралашырга дистә ярымнан артык кеше килгән иде. Борчыган мәсьәләләре һәркайсының төрле-төрле. Табиблар эшеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр дә, чиратсыз гына тикшеренү үтү турында үтенүчеләр дә, диагноз куюда ярдәм сораучылар да бар иде анда.
Федераль медицина үзәкләренә юллауны сорап килүчеләр дә булды. Мәгълүм булганча, бүген республикабызда һәр кеше сыйфатлы медицина ярдәме алырга тиеш дигән фикер алга сөрелә. Моның өчен иң ерак авылларда да шартлар булдырырга тырышалар. Әмма кайчак тиешле ярдәмне республикабыздан читтә генә күрсәтү мөмкин. Бу очракта федераль медицина үзәкләренә юллау каралган. Моның өчен билгеле бер күләмдәге квоталар билгеләнә. Татарстанлылар иң яхшы медицина үзәкләрендә офтальмология, ортопедия, нейрохирургия һ.б. юнәлешләр буенча дәвалана ала.
Әмма Гадел Вафинга кызыклы тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Әйтик “Мамы Казани” хәйрия оешмасы балалар хастаханәләренә эләккән ятим балаларны карауга волонтерларны җәлеп итү тәкъдимен яңгыратты.
- Бу бик яхшы тәкъдим. Без аны, һичшиксез, эшкә алачакбыз. Хәзерге вакытта без бик актив волонтерлык хәрәкәтен үстерәбез. Нигездә, бу табибларга ярдәм итүче булачак белгечләр – студентлар, - дип билгеләп узды Гадел Вафин.
Казанда рефлексотерапия клиникасын торгызу тәкъдимен яңгыратучылар да булды. Бу мәсьәлә табиблар тарафыннан шәхси проект буларак каралган. Әмма икътисади вәзгыятьнең кискенләшүе инвесторларны әлеге проекттан баш тартырга мәҗбүр иткән. Казан дәүләт медицина университеты профессорлары бу проектны шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә башкарып чыгу турында мөрәҗәгать итте. Гадел Вафин сүзләренчә, әлеге мәсьәлә каралачак һәм чишелеш юлы табылачак.

 
 
 http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар