Себергә ислам дине кайчан килгән? Бу сорауга Себер тарихын өйрәнүче галимнәр төрлечә җавап бирә.

noroot

Берәүләр Күчем хан заманын, икенчеләр XIV гасыр азагын күрсәтә, Себердә ислам дине тарала башлауның вакытын XII-XIII гасырлар белән билгеләүчеләр дә бар. Болар барысы да өлешчә дөрес, әмма бу сорауга тулы җавап алу өчен Себернең ул чаклардагы сәяси-геополитик халәтен, географик чикләрен күз алдында тотарга кирәк.
Себер ул – Тын океаннан Урал тауларынача, Төньяк Боз океаныннан Татар далаларына кадәр меңнәрчә чакрым арада таралып яткан иксез-чиксез җирләр… Көньягында – эссе далалар җәйрәп ята, төньягында – мәңгелек туңлык хөкем сөрә, уртасында – кара урманнар-тайга шаулый, шуларны телеп, Ана-су (Енисей), Уб (Обь), Лена, Иртыш, Ишим, Тубыл елгалары ургылып ага… Узган заманнарда бу елгалар зур су юллары булып торган, эссе даладан салкын котып тарафына шулар буенча хәрәкәт иткәннәр. Бу җирләр гомер-бакый төрки кавемнәрнең Ана-Ватаны булган, алар биредә меңәр еллар элек каганатлар һәм ханлыклар тотканнар, җиһангир ирләр Атилла, Чыңгыз хан, Батый ханнар дөньяны яуларга шушы Себер җирләреннән кузгалган. Төрки-татарлар яшәгән бу зур төбәк заманында Скифия-Тартария-Туран дип тә аталган, соңрак Себер дип йөртелә башлаган. Төркиләр өчен ул Туран иле булган, шул рәвешле дастан-елъязмаларга да кереп калган.
Шушы Туран иле-Себергә ислам дине төрле чорда, төрле сәбәпләр белән кергән, илнең Урта Азиягә якын көньяктагы урман-дала өлешендә ислам дине иртәрәк таралуы мөмкин, ә котып чигендәге төньякка, кара урманнарга әле ул соңрак килгән булырга тиеш. Кайбер галимнәрнең әйтүенчә, 922 елларда Гыйрактан Идел Болгарстанына ислам миссиясе белән юнәлгән Ибн Фадлан илчелегенең дә юлы Себернең көньяк тарафыннан үткән, шунлыктан биредә мөселманлык шул вакытлардан ук тарала башларга мөмкин. Тарихчы, себер татары Фоат Вәлиевнең язуынча, Себергә ислам дине Идел Болгарстаны чорында ук, анда яшәүче төрки-мөселманнар аша килгән булырга тиеш:
«Другой путь проникновения ислама в Сибирь лежал из Казанского ханства, – дип яза ул. – Конечно, можно думать о возможности распространения ислама среди предков сибирских татар волжскими булгарами. Эта идея несомненно представляет научный интерес и не лишена основания. Например, в литературе имеются сведения о поездках булгарских ученых далеко на север с целью изучения небесных тел, а также о переходе булгар через Урал и достижения ими берегов Оби. Более того, можно предположить возможность распространения ислама среди предков сибирских татар непосредственно представителями арабского духовенства, прибывшими в X в. к волжским булгарам в составе посольства Багдадского халифата.» (Ф.Т.Валеев. Сибирские татары. – Казань, 1992, стр.171.)
Ул вакытта Себергә су юлының Кама-Чулман елгасы аша булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Кама елгасының югары агымында, хәзерге Чердынь шәһәреннән ерак түгел (ул заманында Пермь Великая, дип аталган), мөселман-болгар калалары булган, Урал таулары аша Себергә дә шушы урыннан үткәннәр. Шушы төбәктә туып-үскән күренекле язучы Мамин-Сибиряк та бу хакта үз фикерен язып калдырган:
«Для археологии самым интересным является тот угол, где собираются три громадные реки – Кама, Вишера и Колва. Здесь когда-то кипела бойкая торговля и стоял богатый булгарский город, составлявший ключ трех волоков – на Северную Двину, на Печору и за Урал». (Чердынь и Урал в историческом и культурном наследии России. – Пермь, 1999, стр.275.)
Ягъни, мең еллык тарихы булган төрки-болгар Чәрдән каласы аша ислам шушы төбәктән Себергә тарала башлаган булырга да мөмкин. Бу шәһәр һәм гомумән, бу төбәк өчен себер татарлары һәм урыслар арасында дистәләгән сугышлар булуын да әйтеп үтәргә кирәк. Чердынь шәһәрендә бүген дә бөтен иске чиркәүләр кыйблага карап тора, ягъни, алар борынгы мәчетләр өстенә салынган, моны мин 2009 елның июлендә, Чердыньга баргач, үз күзләрем белән күреп кайттым. Төньякта (север) ислам диненең мең еллык тарихы булгач, аның белән янәшә һәм аралашып яшәгән, вакыты-вакыты белән аны үз идарәсендә тоткан себер татарларына да ислам инде мең ел буе таныш булган.
Төмән галиме Ришат Рәхимов, яңа табылган себер-татар шәҗәрәләренә таянып, биредә ислам диненең XII гасыр азагы, XIII гасыр башларында тарала башлавын яза. «Все вышеперечисленные факты дают основание предположить, что начало исламизации Сибири относится к более раннему периоду, чем принято считать, ссылаясь на рукопись, переведенную Н.Ф.Катановым, а именно к началу XII в. Однако это утверждение требует дальнейшей разработки.» (Р.Х.Рахимов. Астана в истории сибирских татар. – Тюмень, 2006, стр.21.)
Рәхимов фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән «Юрым шәҗәрәсе»ннән күренгәнчә, Себергә ислам дине кергәнгә инде 900 ел икән, һәм бу изге эш башында атаклы Җәләлетдин Руми-Мәүлананың атасы Баһаветдин хәзрәт тора булып чыкты. Ягъни ул XII гасыр азагы-XIII гасыр башларында ук, Бохарада меңләгән ислам миссионерын туплап, аларны Себергә дин таратырга җибәргән, бу мөселманнар арасында Мәүлана нәселеннән дә кешеләр була. «Юрым шәҗәрәсе»дип аталган шәҗәрәдә бу турыда: «Ишим тирәләрендәге Улуг Буранда шәех-газиз Бикәч ата кабере, ул Мәүлана Җәләлетдин нәселеннән иде», – дип язылган. 2008 елның августында мин Ишим-Тамак, Тюрмитәки (Олы Бүрән) авылларында булып, бу борынгы астаналарның тарихын үзем дә өйрәндем.
Без исә кулыбыздагы кайбер чыганаклардан файдаланып, себер татарларының беренче дәүләтләренә, анда ислам диненең торышына игътибар итик. XI гасыр азагында, Иртыш елгасының түбән агымында (хәзерге Омск өлкәсе, Ишим-Тамак бистәсе янында), себер татарларының үз дәүләтчелекләре барлыкка килә. Әбелгазый Баһадир хан үзенең «Шәҗәрәи төрек» хезмәтендә бу дәүләтне Туран, дип атый, кайберәүләр Кызыл Тура, дип яза, Ишим ханлыгы, дип йөртүчеләр дә бар.
«Хотя стоит указать, что есть отрывочные сведения, упоминаемые в сочинениях Абулгази-хана, что в конце XI века на Ишиме образовалось государство, которое Абулгази называет «Туран». Называется 16 правителей, последний из которых – Он-Сон был уже мусульманином и правил в начале XIII века, накануне монгольских завоеваний.» (Дмитрий Верхотуров. Идея сибирской самостоятельности вчера и сегодня. – Москва, 2006, стр.52.)
Себер елъязмаларыннан күренгәнчә, бу Туран-Ишим дәүләтендә соңгы хан гына түгел, аңа кадәр идарә итүчеләрнең дә кайберләре мөселман исемнәрен йөрткәннәр, ягъни, мөселманнар булганнар. Әйе, безнең өчен Кызыл-Тура халкының да мөселман-татар булуы бәхәссез, бу хакта татар ханнарының Аллагол (Аллаһ колы), Мәмәт (Мөхәммәт), Яхшымәт (Яхшымөхәммәт) кебек исемнәре дә сөйләп тора. «Таким образом,… уже за столетие до массового внедрения ислама в Западной Сибири татарским государством правил хан-мусульманин», дип яза бу турыда тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов. (Г.Л.Файзрахманов. Некоторые проблемы исследования истории ислама в Западной Сибири // Исламская цивилизация в Сибири: история, традиции, современность. – Тобольск, 2013.)
Соңгы вакытта Омск археологы Евгений Данченко тарафыннан Кызыл-Турадагы 86 борынгы кабер өйрәнелгән, аларның күпчелеге мөселманча күмелгәнлеге билгеле булган. Кызыл-Турага барып, бу мәсьәләне махсус өйрәнгән Төмән журналисты Кәлил Вахитов болар турында менә нәрсә яза:
«Кызыл-Тура считается первым стольным градом Сибири, поскольку это письменно зафиксировано Ремезовым и другими летописцами. В незапамятные времена здесь правил некий царь Иртышак, после него Саргачик. По словам доцента Данченко, городищу около десяти тысяч лет… За восемь полевых сезонов при Данченко была вскрыта площадь в 3,5 тыс. кв. м., исследованы котлованы трех жилых построек, сотен хозяйственных ям, 86 погребений… Средневековые захоронения определяются как мусульманские. Скелеты лежат прямо, лица обращены в сторону Мекки.» (Газета «Муслим-Инфо, 2007, №1.)
2008 елның августында минем үземә дә бу урыннарда булып, себер татарларының борынгы тарихын өйрәнергә, хәрәбәләр өстендә тезләнеп намаз укырга насыйп булды. Биредән ерак түгел Красноярски дип аталган урыс авылы урнашкан, бөек татар тарихының монда исеме генә калган, үзе – юк… Ә ислам дине исә тирә-яктагы татар авылларында дәвам итә…
Алтын Урда чорында да Себердә ислам дине тыелмаган, киресенчә, таралуын дәвам иткән. Билгеле булганча, Дәште Кыпчак ханы Бәрәкә хан әле XIII гасыр урталарында ук ислам динен кабул итә һәм илдә ислам динен ныгытыр өчен күп көч куя. 1312–1313 елда Алтын Урда тәхетенә утырган Үзбәк хан исә бу мәсьәләдә тагы да алга китә – биредә ислам дине дәүләт дине дип игълан ителә. Алтын Урданың бөтен тарафларында халык, шул исәптән, Туран-Себер дә шәригать кануннары буенча яши башлый. Әлбәттә, бу берничә ел эчендә генә мөмкин булмый, Себернең караңгы почмакларында яшәүче җирле халык мәҗүси тормышларын дәвам итәргә тырышкандыр, шул сәбәпле бәрелешләр булуы да билгеле.
«Как известно, при хане Узбеке (правил в 1313–1342 гг.) Притоболье и Прииртышье под названием «Ибирь, Сибирь и Чулыман» попали под власть Золотой Орды, – дип яза тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов. – Хан Узбек ввел ислам как государственную религию на всей территории Золотой Орды. Возникает вопрос: был ли внедрен ислам среди сибирских татар в тот период? В источниках об этом ничего не сообщается. Имеющиеся сведения дают возможность предполагать, что ислам среди сибирских татар начал распространяться при хане Узбеке, когда он внедрял его в Золотой Орде как государственную религию.» (Күрсәтелгән хезмәт, 81 бит.)
Шушы фактлар билгеле булуга карамастан, Себердә ислам дине таралуының төп датасы итеп XIV гасыр азагын, ягъни, 1394–1395 елларны күрсәтүчеләр дә шактый, төбәкләрдә ул рәсми рәвештә дә билгеләнеп үтелә. Бу датага нигә шулай аерата игътибар ителә соң? Моның сәбәбе – Тубыл музеенда сакланган борынгы шәҗәрә, анда Бохара якларыннан Себергә ислам динен таратырга килгән 366 шәехнең язмышы, мәҗүси халык белән дин өчен сугышлар тасвирлана. Шәҗәрә Казан профессоры Николай Катанов тарафыннан укыла һәм «О религиозных войнах учеников шейха Багауддина против иноземцев Западной Сибири» дигән баш астында «Ежегодник Тобольского губернского музея» журналында 1904 елда басылып чыга.
Шәҗәрәдән күренгәнчә, җирле халыклар, Чин-Мачин (Кытай)дан бирегә күчеп утырган хотаннар һәм кара кыпчаклар, шулай ук иштәк-остяклар ислам динен таратучыларга каршы чыгалар. Себердә зур сугышлар була, ике яктан да күп кан коела. Шәҗәрәдә язылганча, биредә 300 шәех үтерелә, 63е кире Бохарага кайтып китә, өчесе Себердә кала. Шушыларга таянып, кайбер галимнәр, Себергә ислам кылыч белән кергән, дип әйтергә яраталар. Әмма бу шәҗәрә үзе күп сораулар тудыра. Шәехләр белән бергә Себергә Күк Урда ханы Шәйбанның да 1700 атлы яугире килгән була, аларның да 1448е биредә үзенең үлемен таба, исән калганнары кире кайтып китәләр. Беренчедән, гаскәриләр саны шулай күп булгач, бу дин өчен сугыш булдымы икән, әллә җир өченме икән? Бу бит – Алтын Урданың тарала башлаган вакытлары, һәркем үзенә өлеш алып калырга тырышкан. Икенчедән, үлүчеләр бит нигездә, Бохара тарафыннан, Күк Урдадан килүчеләр, димәк, алар җирле халыкка түгел, җирле халык аларга һөҗүм иткән? «О религиозных войнах учеников шейха Багауддина против иноземцев Западной Сибири» дигән исемне мәкаләсенә Катанов үзе куйган, бу бәрелешләрне Себергә исламны көчләп кертү өчен дини сугышлар итеп күрсәтергә тырышкан.

Күпчелек галимнәрнең язуынча, имеш, шушы хәлләрдән соң ислам дине Себердә ныклап урнашкан. Дәгъвәт белән килгән бөтен шәехләр үлеп беткәч, кем ярдәмендә шулай ныклап урнашкан икән соң ул дин? Һәм очраклы рәвештә табылган бер шәҗәрәгә, аның чукынган хакас тарафыннан «укылган» тәрҗемәсенә карап кына, Себергә дин 1394–1395 елларда көчләп сугыш белән кертелгән, дип нәтиҗә чыгару дөрес булырмы икән? Себердә элек тә, хәзер дә дин тотучылар да, тотмаучылар да булган, мөселманнар да, мәҗүсиләр дә бар. Кылыч белән ислам динен кертеп булмаган кебек, аны берничә елда тарату да мөмкин түгел, моның өчен күп вакыт, тырышлык һәм сабырлык кирәк.
Күчем хан заманында да Себердә шушындыйрак вәзгыять булган – мәчетләр бар, ислам дине тотучылар да бар, ә халык арасында хак динне аңлатучылар, дәгъвәт кылучылар аз, шуңа күрә, ырым-шырым күп. Үзе дә Бохарада ислам тәрбиясе алган Күчем хан, әлбәттә, моның белән килешә алмый һәм 1563 елда Себер тәхетенә утыру белән, илнең ныклыгын, милләтнең әхлагын кайгырта башлый. Беренче эш итеп ул Казан фаҗигасеннән соң могҗиза белән исән калган Идел-Урал мөселман-татарларын үзенә сыендыра, дин әһелләрен чакыртып ала. Икенче эш итеп Күчем хан Бохарага мөраҗәгать итә, узган гасырлардагы кебек, Себергә ислам дәгъватчыларын җибәрүне сорый. Бохара ханы Абдулла аның гозерен тыңлый, Себергә, Күчем ханга ярдәмгә, 1572 елда беренче ислам дәгъватчылары килә, берничә елдан бу изге миссия тагы кабатлана.
Себергә Өргәнеч һәм Бохарадан сәетләр һәм шәехләр, галимнәр һәм мөгаллимнәр, сәүдәгәрләр һәм һөнәр ияләре килә, алар белән бергә атлы гаскәр дә була. Пәйгамбәр нәселеннән булган Ярым сәет белән Динали сәетнең һәм атаклы Ширбәти шәехнең бу дәгъватчылар арасында булуы халык арасында делегациянең дәрәҗәсен тагы да күтәрә. Бу ислам миссионерлары җирле халык белән аралашып, туганлашып, биредә тамыр җибәрәләр, нәсел калдыралар, Күчем хан үзе дә бер кызын Динали сәеткә кияүгә бирә. Бохара-Өргәнеч-Казан-Идел-Урал мөселманнарының тырышлыгы белән, Себердә ислам дине иң караңгы почмакларга да барып җитә, ул дәүләт диненә әйләнә.
«Надо полагать, что при Кучуме ислам становится государственной религией в Сибирском ханстве и занимает прочные позиции. Принятие ислама сибирскими татарами способствовало сплочению разных их групп, укреплению государственной власти, а также укреплению связей сибирских татар с тюрко-мусульманскими народами Центральной Азии и Поволжья» , дип яза бу хакта тарихчы Габделбәр Фәйзрахманов, югарыда телгә алган хезмәтендә (81-82 битләр).
XVI гасырның икенче яртысында Себердә ислам диненең яңа көч-куәт белән тарала башлавында, аның хәтта дәүләт диненә әйләнүендә, әлбәттә, Күчем ханның роле, өлеше бик зур. Татар-нугай-уйгыр-кыргыз-кайсак-казах-сарт-үзбәк-кимак-иштәк-остяк-вогуллардан торган бу чуар гавәмне, ике дәрья арасында таралып яткан бу урман-далаларны бары тик Аллаһ әмере, бары тик ислам байрагы астында гына берләштереп буласын ул яхшы аңлый һәм шушы эшкә керешә.
«Алтын Урда ханлыгына буйсынган халыклар арасында ислам дине таратып, аны ныгытырга тырышучы Үзбәк хан булган кебек, Себер ханлыгына караган халыклар арасына ислам таратучы, һич шөбһәсез, Күчүм хандыр, – дип яза тарихчы Һади Атласи. – … Күчүм хан Себер йортына хан булгач та, андагы халыкларны дине ислам илә нурландыру өчен иҗтиһадлар сарыф кыла башлады … Мондый олуг эшне ялгызы гына башкару бик кыен икәнен белгәч тә, Күчүм хан атасы Мортазадан ярдәм сораган… Бәгъзе бер хәбәргә караганда, Күчүм хан Казаннан да бик күп галимнәр китермеш.» (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. – Казан, 2009.)
Әйткәнебезчә, Себер ханлыгының чикләре төньяк котыпкача барып җитә, һәм анда яшәүче җирле халык остяк-вогулларның да (ханты һәм манси) бер өлеше, бигрәк тә югары катлам, ислам динен кабул итә. Әлбәттә, рус елъязмалары бу хәлне бозып күрсәтәләр, имеш, Күчем хан иштәкләрне мәҗбүр итеп дингә керткән, имеш, аларны куркытып сөннәткә утырткан… Болар берсе дә тарихи дөреслеккә туры килми, чөнки Себер урыслар тарафыннан яулап алынгач та, чукындыруга каршы иң нык көрәшүчеләр һәм урыс попларын үтерүчеләр шушы остяк-вогуллар була. Ислам терәге булган Себер ханлыгы юкка чыккач, бу җирле халыклар кара урманнарга, тундрага тагы да еракка китәләр, исламны тулысынча тота алмасалар да, аның кайбер билгеләрен үзләре белән җир читенә алып китәләр…
«Украинский полковник Григорий Новицкий, сосланный в Сибирь в начале 18 века и сопровождающий митрополита Филофея Лещинского в его миссионерских поездках, указывал, что, несмотря на русское господство, процесс исламизации народов ханты и манси, начатый Кучумом и его предшественниками, не только не прошел бесследно, но и продолжался в первый четверти 18 века. В частности, Г.Новицкий сообщал, что ханты «…начаша себе нарыцати басурманы … и воздвигоша кличи». «Кличами» Новицкий называл минареты. В юртах (поселках) ханты и манси Среднего Зауралья и Западной Сибири, согласно описанию Новицкого, роль минаретов выполняли небольшие возвышения, располагавшиеся посреди населенного пункта» (Ислам у ханты и манси. Интернеттан алынды.) (Фәүзия Бәйрәмова. Котыпта татар тормышы. – Казан, 2015, 35-36 битләр.)
Әмма Күчем ханга үзенең зур теләкләрен, бөек максатларын ахыргача тормышка ашыру насыйп булмый – Себергә башта Ермак юлбасарлары, аннан Рәсәйнең регуляр армиясе бәреп керү белән, милләт-дәүләт өчен, исән калу өчен канлы сугышлар башлана. Күчем хан егерме ел буе кулына кылыч тотып басып алучыларга каршы көрәшә, илен дә, җирен дә үз теләге белән бирми, әмма аның гаскәре бу тиңсез көрәштә җиңелә, Себер ханлыгы юкка чыга. Себердә яшәүче җирле халыклар өчен, шул исәптән, мөселман-татарлар өчен дә авыр көннәр башлана, инде иман өчен, дин өчен озакка сузылган көрәш башлана. Себер халкын көчләп чукындыруда урыс дәүләте белән православ чиркәү бер яклы була, патшалар фәрман чыгара, акча бүлеп бирә, поплар тәре күтәреп юлга чыга, аларны саклап яннарында атлы гаскәр бара… 1620 елда Тубылда махсус епархия төзелә, 1680 елда ул митрополия итеп үзгәртелә һәм Себердә җирле халыкларны чукындыру үзәге булып тора.
«В Сибири христианство начало распространяться в первые же годы после его покорения. Уже в отряде Ермака были православные священники, – дип яза тарихчылар. – … Московское правительство и православная церковь к крещению инородцев Сибири относились более осторожно. Они стремились к повальному крещению всех аборигенов Сибири, но методы в первое время были другие. После того, как позиции правительства и церкви упрочились, стали применяться самые жестокие методы насильственного крещения. … Первыми жителями Сибири, принявшими христианство, были вогульские, остяцкие князья, некоторые плененные татарские феодалы. В начале XVII в. крещение видного лица из язычников или мусульман производились только в Москве. Русские власти понуждали принять православную веру татарских мурз, вогульских, остяцких князьков. Были крещены почти все плененные князьки и мурзы.» (Габдельбар Файзрахманов. История сибирских татар с древнейших времен до начала XX века. – Казань, 2002, стр.252-253.)
Җирле халыкларның җитәкчеләрен, югары катламын көчләп чукындырганнан соң, чират гади халыкка да җитә, бу хәл бигрәк тә 18 гасырда коточкыч төс ала. 1742 елның 19 ноябрендә Сенат империядә мәчетләр төзетүгә каршы фәрман чыгара, булганнарын җимертергә әмер бирелә. Шушы указ нигезендә бер Себердә генә дә 133 мәчетнең 98-е яндырыла, меңләгән татар көчләп чукындырыла, чукынырга теләмәгәннәр зинданнарга ябыла, юк ителә. «Тяжелее всего эти ограничения сказались на сибирских татарах, – дип яза тарихчылар. – К примеру, в начале 40-х гг. XVIII в. только в Тобольском уезде было сломано 66 мечетей и на 5843 души мусульманского населения их осталось всего 23. В Тюмени и уезде было сломано 19 мечетей, оставлено 13. В результате к оставшимся мечетям приписывалось население, живущее за 70 и более верст от них, что порождало огромное неудобство для верующих.» (Айдар Ногманов. Самодержавие и татары. – Казань, 2005, стр.112.)
1749 елның җәендә патшабикә Елизавета Петровна Тубыл епархиясенә митрополит итеп кансызлыгы белән даны чыккан Сильвестр Гловацкийны җибәрә. Ул татарларга тын алырга да ирек бирми – мәчетләрен җимертә,үзләрен төрмә-монастырьларга ябып куя, хатыннарын, балаларын урлата, гаиләләрне җимерә, кул астына килеп кергән һәр татарны көчләп чукындырырга омтыла. Әле Ермак вакытында ук татарларны, чукынсыннар өчен, кызган табаларга бастыралар, ат койрыкларына тагып өстерәтәләр, янып торган мичләргә тыгалар, тәннәрен тереләй җанварлардан ашаталар… Себер татарларының бер өлеше бу газаплауларга түзә алмый, христиан динен кабул итә, кайберләре Бохара якларына кача, кайберләре митрополит өстеннән шикаять белән Петербургка юнәлә, кайберләре урысларга каршы коралга тотына. 1751 елны Тарадан бохаралы Алим шыкның, милләттәшләрен яклап, Петербургка, патшабикәнең үз янына барганлыгы тарихта теркәлеп калган…

 

Ахыры журналның октябрь (№10, 2017) санында.


Комментарий язарга