Логотип «Мәйдан» журналы

Себер чәе - иң тәмлесе!

Себердә сөтле чәйне башкача ысул белән әзерләү гадәткә кергән.Татар һәм башкорт халыклары табынында чәй иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Аны төрле ысул белән пешерәләр. Бүген без сезгә Себерчә чә...

Себердә сөтле чәйне башкача ысул белән әзерләү гадәткә кергән.
seber-chee
Татар һәм башкорт халыклары табынында чәй иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Аны төрле ысул белән пешерәләр. Бүген без сезгә Себерчә чәй пешереп карарга тәкъдим итәбез.
Чынаякка иң башта кайнаган сөт салына, аннары әле генә кайнап чыккан су, бары шуннан соң гына пешкән чәй өстәлә. Чәй хуш исле, тәмле була.
Анда сөтнең тәме аеруча үзенчәлекле булып сизелеп тора. Кайнар су сөтнең май шарчыкларын күбрәк, тизрәк аерып чыгара. Ә аны болгату исә ул шарчыкларның тизрәк эрүенә китерә.
Шуңа күрә дә кайнаган сөт кушылган чәй тәмлерәк була.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар