Логотип «Мәйдан» журналы

Сарбай бистәсе тулысынча диярлек янып, МЧС хезмәткәрләре халыкны эвакуацияли

Башкортстан белән чиктәш Ырынбур өлкәсендә торак пункты тоташы белән диярлек янып беткән – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне эвакуацияли.Ырынбур өлкәсендәге янгын сүндерүчеләргә Башкорт...

Башкортстан белән чиктәш Ырынбур өлкәсендә торак пункты тоташы белән диярлек янып беткән – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрне эвакуацияли.
1537358402_orenday-ru
Ырынбур өлкәсендәге янгын сүндерүчеләргә Башкортстандагы хезмәттәшләре ярдәм итә, дип яза Кызыл таң.
Кувандык шәһәр округында коры-сары янып китү нәтиҗәсендә Ырынбур өлкәсенең Сарбай бистәсендә йортларга ут капкан. Хәзерге вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак пункт халкын эвакуацияли. Янгынны сүндерү ИЛ-72 самолеты ярдәмендә башкарыла.
18 бина, шул исәптән торак йортлар янып беткән. Янгынның мәйданы әле дә ачыклана. Хәзерге вакытта ут Медногорскига таба бара.
“Бер урында янгынны сүндерүгә – икенчесендә ут кабына. Бөтен яктан ут уратып алды. Кешеләрнең терлекләре таралып бетте. Хәзер хуҗалар үз хайваннарын табачакмы, билгесез”, – ди төбәктә яшәүче халык.
 
Фото: orenday.ru

Комментарийлар