Логотип «Мәйдан» журналы

Сания Әхмәтҗановадан хөрмәдән желе рецепты

Шагыйрә хөрмә ашагач та салкын су эчәргә ярамавы турында да кисәткән. Хөрмә желесы өчен: 4 хөрмә, 4 аш кашыгы бал, 20 грамм желатин («Пятерочка» кибетендә 10 граммлы кәгазь капларда сатыла, желеның ты...

Шагыйрә хөрмә ашагач та салкын су эчәргә ярамавы турында да кисәткән. whatsapp-image-2021-03-12-at-09-54-46
Хөрмә желесы өчен: 4 хөрмә, 4 аш кашыгы бал, 20 грамм желатин («Пятерочка» кибетендә 10 граммлы кәгазь капларда сатыла, желеның тыгызлыгы кушылган желатин күләменә бәйле), 75 грамм (1,5 рюмка) су.
Эш тәртибе:
1. Желатинны салкын суга җебергә салырга.
2. Ул арада хөрмәләрнең юка элпә кабыгын салдырырга.
3. Бүрткән желатинлы савытны кайнап торган сулы зуррак савытка куеп эретеп бетерергә. Желатин кайнап чыкмасын, юкса желе оешмаячак.
4. Чистартылган хөрмәне блендер белән вакларга. Бал кушып янә болгатырга.
5. Бераз суынган желатинны баллы хөрмәгә кушып, тагын блендер белән туглап алырга.
Матур «формочка»ларга салып, 1-2 сәгатькә суыткычка куярга кирәк.
whatsapp-image-2021-03-12-at-09-57-36
whatsapp-image-2021-03-12-at-09-57-53
 

Фото: "Татар-информ" архивы, Сания ГӘРӘБӘ/ ӘХМӘТҖАНОВА инстаграмыннан


https://intertat.tatar/news/cooking/12-03-2021/saniya-hm-t-anovadan-h-rm-d-n-zhele-retsepty-5812233

 
 
 

Комментарийлар