Логотип «Мәйдан» журналы

Сания Әхмәтҗановадан тары оныннан табикмәк рецепты

Тары оны ясау өчен 1 стаканны өеп тары ярмасы алырга, юарга һәм табада, сүрән утта болгата-болгата киптерергә. Аннары кофе тарттыру машинасында (кофемолкада) «тарттырырга». Соңыннан онны иләргә кирәк...

Тары оны ясау өчен 1 стаканны өеп тары ярмасы алырга, юарга һәм табада, сүрән утта болгата-болгата киптерергә. Аннары кофе тарттыру машинасында (кофемолкада) «тарттырырга». Соңыннан онны иләргә кирәк булачак.
Камыр өчен: 1 стакан тары оны, 2 стакан бодай оны, 400 мл сөт (соңыннан өстәү өчен тагын 1 стакан кайнап кына чыккан сөт), 2 йомырка, 1 бал калагы чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз (якынча 1 бал калагы).
Барлык ингредиентларны кушып, камырны яхшылап тугларга һәм җылы урынга куярга. Камырны ике сәгать тирәсе әчетергә. Кабарып менгәч, пешерер алдыннан гына, кызу-кызу туглый-туглый, бер стакан кайнап торган сөт салырга. Газ өстендә табада пешерергә.
«Мин беренче табикмәкне салыр алдыннан гына кызган табаны туңмай белән майлыйм. Башкаларын коры табада пешерәм. Әзер табикмәкләрне сыер мае белән майлап, тәлинкәгә өя барам. Табикмәк тәмле дә, бик туклыклы да була», — дип язган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова.
 
Фото:

Комментарийлар