Логотип «Мәйдан» журналы

«Сандугач сайрар илем» фестивале рекорд куйды

Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сарае янә балалар тавышына күмелде: «Сандугач сайрар илем» XХI балалар иҗаты төбәкара фестиваленең хореография номинациясе финалына Татарстанның 15 районыннан...

Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сарае янә балалар тавышына күмелде: «Сандугач сайрар илем» XХI балалар иҗаты төбәкара фестиваленең хореография номинациясе финалына Татарстанның 15 районыннан иң талантлы бию коллективлары җыелды, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
ev9vvaodcgu Фото: http://almet-rt.ru
Быел «Хореография» номинациясе катнашучылар саны буенча рекорд куйды - 1200 бала зур сәхнәдә балкыды!
«Безнең фестиваль янә талантлы балаларны берләштерде. Елдан-ел сабыйлар тагын да остарып килә һәм үзгә чыгышлары белән хөкемдарларны әсир итә. Әллә шуның өчендәме иң-иңнәрне сайлап алуы да җиңел түгел. Биредә сәхнә тоткан һәркем җиңүгә лаек», - ди «Рухият» фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова.
Алдынгы урыннарны яулаган коллективлар 31 март көнне Әлмәттә Гала-концертта чыгыш ясаячак. Иң-иңнәр исә 16 апрельдә Казан дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию хокукына ия булачаклар.

Комментарийлар