Логотип «Мәйдан» журналы

Санаторийлар бары тик олы яшьтәгеләр һәм авырулар өчен дигән күзаллау дөрес түгел

“Санаторийлар бары тик авыру яки өлкән яшьтәге кешеләр өчен, һәм анда йөрү модада түгел” дигән стереотипларны бетерергә дигән максат күзаллана. Бу хакта 22-24 майда Казанның “Корстон” комплексында уза...

“Санаторийлар бары тик авыру яки өлкән яшьтәге кешеләр өчен, һәм анда йөрү модада түгел” дигән стереотипларны бетерергә дигән максат күзаллана. Бу хакта 22-24 майда Казанның “Корстон” комплексында узачак “Здравница-2016” бөтенроссия форумын үткәрүгә багышланган матбугат очрашуында сөйләшү булды.
6IaE6NTtdrBSaXmwKb9T7kkf7E1j48
ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов ассызыклаганча, санаторийлар бары тик олы яшьтәгеләр һәм авырулар өчен дигән күзаллауны юкка чыгару бурычы тора. “Әгәр кеше сәламәт икән, ул санаторийны ял урыны буларак кабул итми. Санаторийлар бары тик авырулар өчен генә дигән фикер хөкем сөрә. Ә чынлыкта исә, алар сәламәтлекне ныгыту, гаилә белән ял итү өчен менә дигән урын, санаторийлар матур табигать почмагында урнашкан. Төп бурыч – санаторийлар бары тик дәвалануга мохтаҗ кешеләр өчен генә дигән фикер булмасын өчен, аларның эш системасын үзгәртү. Моның өчен яңа продукт һәм яңа клиентлар табу зарур”, - дип белдерде Сергей Иванов.
“Татарстан санаторийлары” ассоциациясе башкаручы директоры Евгений Терентьев белдергәнчә, республика санаторийлары Төркия отельларында популяр булган анимацияләрне, төрле күңел ачу чараларын гамәлгә кертергә ниятли. Бу санаторийда ял итүне ят күргән татарстанлыларны җәлеп итү максатыннан оештырыла. “Без анимация элементларын кертүне ниятлибез. Төркия курортларындагы кайбер хезмәт күрсәтү чаралары безгә файдалы булачак. Хәзерге вакытта вузлар, мәдәният академиясе белән элемтәләр урнаштырабыз”, - диде Евгений Терентьев. Хәзерге вакытта республикада 45 санаторий эшли, аларның 22се ассоциациягә керә.
Матбугат очрашуында билгеле булганча, 2015 елда Татарстан санаторийларында 100 меңнән артык кеше ял иткән. Май бәйрәмнәрендә республиканың дәвалану һәм ял итү оешмаларында халык белән тулылык 73-75 процент тирәсе булган.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар