Логотип «Мәйдан» журналы

Самавыр җыры

Җәй – оныклар өем тулы,Кыш – атна саен кунак.«Картаерга вакыт юк», – дип,Самавыр тора җырлап.Мәтрүшкәле сөтле чәемҺәрчак әзер, кайнаган.Бу атнада балаларымКайтыр икән кайлардан?Балаларым онытмыйлар,Ту...

Җәй – оныклар өем тулы,
Кыш – атна саен кунак.
«Картаерга вакыт юк», – дип,
Самавыр тора җырлап.
Мәтрүшкәле сөтле чәем
Һәрчак әзер, кайнаган.
Бу атнада балаларым
Кайтыр икән кайлардан?
Балаларым онытмыйлар,
Туган як – исләрендә.
Кайчан гына кайтсалар да,
Кайнар чәй өстәлемдә.
 

Зөләйха МИНҺАҖЕВА


Фото: https://pixabay.com/



 

Комментарийлар