Логотип «Мәйдан» журналы

"Салават күпере"ндә "Мәйданчык"лы шигъри бәйрәм узды

"Мәйдан" журналынын 15 еллык юбилее уңаеннан, Чаллының кайбер мәктәпләре һәм балалар бакчаларында редакция коллективы белән күңелле очрашулар, шигырь бәйгеләре үткәрү дәвам итә.30 ноябрь көнне без шәһ...

"Мәйдан" журналынын 15 еллык юбилее уңаеннан, Чаллының кайбер мәктәпләре һәм балалар бакчаларында редакция коллективы белән күңелле очрашулар, шигырь бәйгеләре үткәрү дәвам итә.
gcktpnzn4zu-1
30 ноябрь көнне без шәһәребезнең 107 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасына кунакка чакыру алдык. Анда редакция коллективы белән бик күркәм очрашу узды. Биредә балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, ата-аналар һәм әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк нәниләр катнашты. Очрашуны шул бакчаның татар теле тәрбиячеләре Ләйсән Рәшитова һәм Резеда Овчинниковалар алып барды.
gafiulla
Кичә журналның тарихы, барлыкка килүе белән танышудан башланып китте. Редакция тормышы, журналның хәзерге хәле турында әдәбият бүлеге мөхәррире, танылган журналист Гафиулла Газиз чыгыш ясады. Ул әти-әниләрне әдәбиятыбыз белән кызыксынырга, балалар белән ана телендә аралашырга, кечкенәдән үк аларда туган җиргә мәхәббәт, милли хисләр тәрбияләргә чакырды. Журналның җаваплы сәркатибе Фирүзә Шәйхетдинова зурларны һәм нәниләрне “Мәйданчык” кушымтасы, яшь каләм ияләренең кайбер язмалары белән таныштырды. Журналның электрон версиясе булган maydan.tatar сайты белән сайтның редакторы Ләйлә Харисова таныштырды.
oprli59cide-1
xymxfv5svtc-1
cz1xho0zfhi-1
Кичәнең шигырь бәйрәме буларак оештырылган икенче өлеше тагын да күңеллерәк узды. Анда шул бакчаның талантлы балалары шигырь сөйләү осталыгы буенча көч сынашты. Аларның берсе дә сынатырга теләмәде, бик нык әзерләнгәннәр иде. Балаларның милли киемнәре, сәнгатьле итеп сөйләүләре, үз-үзләрен тотышлары моңа ачык мисал булып тора. Шигырь бәйгесендә "Мәйданчык"та басылып чыккан Г.Тукай, Ф.Сафин, шагыйрь Мөҗәһит, Ф.Зыятдинова һ.б. күп кенә әдипләребезнең шигъри әсәрләре яңгырады. Нәниләрнең нәфис сүз белән чыгыш ясауларын бәяләү “Мәйдан” журналы хезмәткәрләренә йөкләнде. Иң-иңнәрен сайлап алу бик кыен булды. Шулай да җиңүчеләр ачыкланды: I урынны “Ана догасы” шигыре белән чыгыш ясаган Нурия Салахова алды. II урынга Зәлинә Мингатина лаек булды. III урын Марсель Гильмуллинга бирелде. Барлык катнашучылар да “Мәйдан” журналы исеменнән әзерләнгән махсус дипломнар белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә кубоклар да тапшырылды.
l9xtpp5ldtu-1
cajl_-ioi0-1

Комментарийлар