Логотип «Мәйдан» журналы

Сайра, сандугачым, сайра!

Сайра, сандугачым, сайра,Талдан талларга очып,Күңелең теләгән җиргә очып,Матур чәчәкләр кочып.Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,Безнең илдән матур ил юк, дип.Сайра, сандугачым, сайра,Инде китмәссең көз...

Сайра, сандугачым, сайра,
Талдан талларга очып,
Күңелең теләгән җиргә очып,
Матур чәчәкләр кочып.
Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
Сайра, сандугачым, сайра,
Инде китмәссең көз дә;
Таптың туган илеңне син,
Иркенләп сайра бездә.
Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
Бәхетлеләр бакчасыннан
Җыр гөрли бөтен җиргә;
Кадерле Совет илен без
Мактыйбыз бергә-бергә!
Сандугачым сайрый, чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
 

Мөхәммәт САДРИ


 

Комментарийлар