Логотип «Мәйдан» журналы

«Мәйдан» хезмәткәрләре Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреатлары!

20 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы үтте.«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Я...

20 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы үтте.«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тантанада өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләде, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр тапшырылды.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары итеп хезмәттәшләребез поэзия бүлеге редакторы, шагыйрә ЛИЛИЯ ГЫЙБАДУЛЛИНА «Кайту» шигырьләр җыентыгы өчен;
«Мәйдан» журналының баш мөхәррире, шагыйрә, язучы ЛИЛИЯ ФӘТТАХОВА «Ишет мине!» шигырьләр җыентыгы өчен кызыксындыру премия лауреаты булды.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм горурланабыз???!!!
1
4

Комментарийлар