Логотип «Мәйдан» журналы

Сабый йокысы

Аяк астында шыгырдый ак кар.Без саф һавада. Тышта, һай, салкын.Һавадан да саф, ак кардан да пакьНарасый йоклый. Йокысын саклыйм.Иркә нәнием йоклый шундый сак.Колагына ят аның һәр тавыш,Һәр ым – яңалык...

Аяк астында шыгырдый ак кар.
Без саф һавада. Тышта, һай, салкын.
Һавадан да саф, ак кардан да пакь
Нарасый йоклый. Йокысын саклыйм.
Иркә нәнием йоклый шундый сак.
Колагына ят аның һәр тавыш,
Һәр ым – яңалык. Тик әнкәсенең
Тигез сулышы якын һәм таныш.
 
«Суык үпмәсен кайнар тәнеңне», –
Дип, ак биләүгә төреп, бу юлдан
Үз сабыеңа теләкләр теләп
Узарга язсын сиңа да, балам.
Суык үпмәсен алсу йөзеңне,
Бәхет карлары яусын юлыңа.
Нарасыеңны сиңа да, балам,
Насыйп булсачы алу кулыңа.
 
Ак кар бөртеге, шымчы шикелле,
Серләр сеңдерә керфектән үбеп.
Дерт итеп сабый сискәнеп куя,
Ул йоклый булыр татлы төш күреп.
Кашын сикертә, елмаеп ала,
Тартылып куя ирен читләре.
Йә бер Илаһым! Бәхет бир аңа
Һәм имин кыл син илем чикләрен.
 
Аяк астында шыгырдый ак кар.
Без саф һавада. Тышта, һай, салкын.
Нәрсә ул кышның суык көннәре
Йөрәкне ялмап алганда ялкын?!
Һавадан да саф, ак кардан да пакь
Нарасыемның татлы йокысын
Берүк бүлмәсен чит-ят тавышлар,
Ак кар өстеннән шундый сак атлыйм.
 
«Суык үпмәсен алсу йөзеңне», –
Дип, биләвеңнең челтәрен каплыйм.
Дерт итеп сабый сискәнеп куя,
Аның йокысы шундый сак, татлы.
Кашын сикертә, елмая балам.
Тартылып куя ирен читләре.
Йә бер Илаһым! Бәхет бир аңа
Һәм имин кыл син илем чикләрен.
 

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ







«Мәйдан» №12, 2021 ел







Комментарийлар