Логотип «Мәйдан» журналы

Сабан туе

Ялан тәпи кара буразнадаГазиз җир дип йөрттек без аны.Сабан туе матур узсын дисәңЯратырга гади сабанны! Җир кешесен таныйм адымыннан,Бу туфракта аның бар уе.Төшләренә керә игенченеңДулкынланган и...

Ялан тәпи кара буразнада
Газиз җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсын дисәң
Яратырга гади сабанны!
 
Җир кешесен таныйм адымыннан,
Бу туфракта аның бар уе.
Төшләренә керә игенченең
Дулкынланган иген басуы!
 
Бүген менә тәндә җаны барлар
Таң атуга чыга зур юлга.
Сабан туе барлый тамырларны,
Авылдашлар кайта авылга.
 
Бары монда татар киләчәге,
Туар таңга өмет салынсын.
Кич җитүгә хәерле төн теләп
Һәрбер йортта утлар алынсын!
 
Тел язмышы бүген йөрәкләрдә,
Киләчәкне уйлар минутлар.
Көрәш мәйданына чыгып бассын
“Туган тел”не җырлап оныклар!
 
Бәйрәм исә беләм, истә калыр,
Гайрәтлеләр аркан тартырлар.
Көчле иңнәренә тәкә салып
Киләчәккә атлар батырлар!
 
Милләтемнең менә ел буена
Бәйгеләрне көткән чаклары.
Күңел тула, горурланмый кара.
Мәйданнарда татар атлары!
 
Ялан тәпи язгы буразнада
Газиз җир дип йөрттек без аны.
Сабан туе матур узсын дисәң
Яратырга гади сабанны!..
 
08.06.2021

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: автор архивыннан


6cc98360-276b-4239-b3c3-1cc20907aa67
fe10dc1f-ec1c-4a3b-9d24-5237b1418e57


 

Комментарийлар