Логотип «Мәйдан» журналы

Саба эшмәкәрләре «Юл догасы» тукталышы ясаган

Авылга Саба ягыннан керүче юл янәшәсендә, зират турысында юлчылар өчен гаҗәеп бер тукталыш барлыкка килде. «Юл догасы» дип аталган бу урын шушы авылда туып үскән эшмәкәрләр Хәйдәр һәм Розалия Сибгатов...

Авылга Саба ягыннан керүче юл янәшәсендә, зират турысында юлчылар өчен гаҗәеп бер тукталыш барлыкка килде.
7126
«Юл догасы» дип аталган бу урын шушы авылда туып үскән эшмәкәрләр Хәйдәр һәм Розалия Сибгатовлар тырышлыгы белән булдырылган, дип яза район басмасы.
– Мондый дога кылу урынын без Апаска кунакка баргач күреп кайткан идек, - ди Розалия ханым. Кайтуга, уйлаштык та, безнең дә авылыбызга бер истәлегебез булыр дип, изге эшкә тотындык. Хәйдәр корылманы үзе ясады, әрҗәгә хәер салгач ишетелә торган дога тавышын бер хәзрәттән яздыртып алдык. Ул кояш батарейкасы ярдәмендә эшли. Хәер салгач, гарәпчә дә, безнеңчә дә матур итеп дога кыла. Хәзер кешенең күп вакыты юлда уза. Үзебез дә эшебез буенча инде 20 еллап юлда йөрибез, сәфәрдә чакта кунып калган вакытларыбыз да күп була. Юлга кузгалганда, Аллаһка тәвәккәл кылып дин әһелләренә булсынмы, башка изге урынгамы, сәдака биреп чыгып китү гадәте бар бит. Менә бу хәер салу урыны да юлчыларга сәфәр кылыр алдыннан изге дога белән җанга тынычлык алу урыны булыр дип ышанабыз. Авылдашлар җыелган сәдака акчаларын зиратны тәртипләргә, мәчет кирәк-яракларына, юл-басмаларны карарга файдаланырлар һәм бу урынны да карап, саклап,чистартып торырлар дип ышанабыз, – диде ул.
Сибгатовлар әрҗә ачкычларын җыелган халык алдында тантаналы рәвештә Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиевка тапшырдылар. Авыл имамы Рәмис хәзрәт Хаҗиров та Коръән сүрәләре укып, ихлас теләкләрен җиткерде һәм изге эшкә хәер-фатыйхасын бирде. Юл догасын ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты.
 
Фото: Илмира Галимуллина
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173493/

Комментарийлар