Логотип «Мәйдан» журналы

Рус телле балаларга татар теле яңа методика һәм яңа дәреслекләр белән укытыла башлый

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Бу ха...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп үткәнчә, татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Бу хакта ул Лаеш районында узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде.
tatar_jazyk
Казан федераль университеты белән берлектә, билингваль белем бирү мохитендә эшләргә сәләтле укытучыларны әзерләү күздә тотыла. “Бу татар гимназияләрендә укытучылар әзерләүнең гап-гади программалары, укытучылар өчен яңадан әзерләү программалары яки магистр программалары булырга мөмкин”, - диде ул.
Министр билингваль белем бирү мохитендә татар телендә белем бирүче башлангыч сыйныф укытучыларын һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен вузларда әзерләү беренче тапкыр махсус рәвештә финансланачагын әйтте.
“Алдагы елларда Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни ихтыяҗларын исәпкә алу өчен күп эш башкарылды. Сизелерлек казанышларга карамастан, җәмәгатьчелекне милли мәктәп хәле, укыту-тәрбия процессының, татар теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфаты борчый. Туган тел һәм мәдәниятләрне саклап калуның мөһим институты буларак, милли мәктәп аерым дәүләт игътибарына, хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә ярдәмгә мохтаҗ”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Министр Президент күрсәтмәсе буенча татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасын камилләштерү буенча «юл картасы» эшләнгәнен билгеләп узды. Әлеге мәсьәлә буенча 23 июньдә Арчада министрлыкның аерым коллегиясе үткәрелгәнен искәртте.
“Татар телен укытудагы мәсьәләләр мөгаллимнәрнең әзерлеге, методика һәм укыту материалларының сыйфатына бәйле. Алга таба өч юнәлешкә игътибар итәргә телибез. Югары уку йортлары белән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү программаларына үзгәрешләр кертергә килештек. Мөгаллимнәрнең белемнәрен күтәрү программалары яңартылды”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Татар телен укытуда дәреслекләрдә грамматик материал артык күп булуы, балаларның мәнфәгатьләренә җавап бирә торган уку, дидактик материаллар эшләү зарурлыгы, рус телле төркемнәрдә татар телен укытуда кулланыла технологияләрнең җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмавы кебек проблемалар бар. Ул бу мәсьәләләрнең 2030 нчы елга кадәр милли мәгариф үсеше концепциясенә кергәнен әйтте.
“Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программаларын яңарттык. Алтмыш дүрт дәреслек федераль исемлеккә кертелде. Тагын егерме дүрте уңай экспертиза узды, 2017 ел башында чираттагы утырышта каралачак. Рус телле укучылар өчен яңа буын дәреслекләр әзерләү эше башланды. Беренче сыйныф дәреслегенең апробациясе 1 нче сентябрьдән башлана”, - дип белдерде министр.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар