Логотип «Мәйдан» журналы

Роза Муллануровага 75 яшь

Балалар язучысы һәм журналист Роза Мулланурова (Камалетдинова) олуг гомер бәйрәмен каршылый. Бүген дә халыкчан хикәяләре белән укучыларын сөендереп яшәгән Роза апага саулык, бәхеткә тиенгән көннәр, иҗ...

Балалар язучысы һәм журналист Роза Мулланурова (Камалетдинова) олуг гомер бәйрәмен каршылый. Бүген дә халыкчан хикәяләре белән укучыларын сөендереп яшәгән Роза апага саулык, бәхеткә тиенгән көннәр, иҗади уңышлар телибез.
Роза Мулланурова укучыларга әдәбият-сәнгать кешеләре турындагы күпсанлы журналистик язмалары, очерклары, иҗат портретлары, әңгәмә-интервьюлары һәм балаларга атап язган лирик хикәяләре белән таныш.
 
Игътибаргызга "Бүре чагасы" хикәясен тәкъдим итәбез.
Айзарәнең кеше арасына беренче мәртәбә Зөлфияне җитәкләп чыгуы иде әле бу. Яңа халәтенә—сигез яшьлек бала анасы булуына бердән, үзе күнегеп җитмәгәнгә, икенчедән, моны кемнең ничек кабул итәсен тәгаен күзаллый алмаганга киерелгән җәя сыман иде ул: аз гына саксыз хәрәкәт, бер ялгыш сүз, мин-минлегенә тиярдәй ишарә—ук очачак, тартылган җәя генә торьш калачак. Кемгә кадалыр угы? Ихтимал, кире үзенә очып кайтыр да, янә бер җәрәхәт ясар.
Ә табиб ишеге төбендә су буе чират. Урак өсте шул—бала-чаганы мәктәпкә әзерли торган чак, кемгә белешмә, кемгә киңәш зарур, һәммәсе күзен алартып иртәдән чиратка тезелгән. Ә мондый җирдә тик торганнан тел кашырга яратучылар күп була. Телчән апа-җиңгә тын, тыныч утыра алмый. Юри кара күзлек киеп, текә-горур кыяфәт сакларга тырышып утырса да, Айзарәне дә игътибарсыз калдырмады чират. Ак чырайлы юантык хатын сорау арты сорау яудырыпмы яудыра:
—Беренчегә барабыз, диген, ә! Ничек бер дә күзгә-башка чалынмый гына үсте соң әле бу тәти кыз? Кайсы бакчага йөрдегез?
Назыйм кисәтте югыйсә: "Табибны өйгә чакырыйк та җайлап сөйләшеп куйыйк. Аралашу өчен чират-мазар кулай урын түгел ул",—дип тәкърарлады. Тик Айзарә хатын-кызларча—беркатлырак фикер йөрткән: "Кеше сүзеннән куркып, качып ятып булмас, барыбер бер чыгасы... Ияләшик",— дигән булды.
Ак чырайлы исә үҗәтнең дә үҗәте икән, Айзарәнең сүзен ишетмәмешкә салышып утыруына бер тамчы гарьләнү галәмәте күрсәтми, сүз үрчетүен белә:
—Мине танымыйсың ахры, ә мин сине бик яхшы беләм бит,—ди.—Хәер, данлыклы Сабитов бичәсен кем белми? Тик кызыгыз юк дип йөри идем... —Авылда—әнидә үсте,—диде Айзарә үзен ничек тә тыныч-табигыйрәк тотарга тырышып.
Яшерен-батырын түгел, моңарчы көйле генә келтерәп барган тормышының шушы кыз аркасында көе китүенә эче бик поша иде Айзарәнең. Бу кыз урынында үз баласы булуын бик теләр иде дә... Нишлисең, бәндә юрар, Ходай юллар, дигәннәр. "Читләр баласы—бүре чагасы" диләр. "Көндәш баласы—бүре чагасы" дигәнен Алмапасы әйтте... Базда үскән зәгыйф бәрәңге сабагыдай аксыл-төссез Зөлфияне күргәч, түзмәде, теленнән ялгыш ычкынды.
Әле кайчан гына дөньябыз—түгәрәк, бәхетебез—тулы, мөбәрәк, дип ышанып йөриләр иде бит! И язмыш, язмыш!
Хәер, бәхетебез тулы-түгәрәк, дип алданучы бер алар гынамы?! Кителеп төшкәнен сизми дә каласың. Бәхет бик нәзберек—пыяла, саксыз сүздән дә уала.
Ә бер чите китек бәхет—бәхет түгел инде ул! Бу—бәхетсезлек!
Күз тидерделәр, дисәң дә... Күптән чатнаган булган мәхәббәт көймәләре. Тормыш ваклыклары, очраклы хәлләр ташкынына бәрелеп челпәрәмә килгәнен генә абайламаганнар! Әллә сизеп тә сизмәмешкә салышканнармы?! Анысы да хактыр. Алдану күз йомдырган. Ә бит Алмапасы—әнкәсенең бертуган сеңлең—кисәтмәде түгел, кат-каг искәртте:
—Дөнья куайыз дип бик бетеренмәгез әле, туктап хәл алыгыз бер тын,— дия иде.—Дөньяны куып тотардай адәм тумаган. Кеше бу дөньяда кунак кына. Нәсел-нәсәп калдыру өчен генә килә ул. Кошлар да шулай... Бәбкә чыгара...
—Тукта инде, Алмапа, менә эшләрне җайга салып бетерик...
—Һай җаным, үлгәндә йөз яшьлектән дә өч көнлек эш калыр. Бетәсе юк мәшәкатъ-мазарның. Йорт өлгертик, дидегез, алпавыт утарыдай кәттиджегез көлеп тора, мебель, машина алыштырасы, дип изаландыгыз... Барысын берьюлы хәстәрләп бетерсәң, үләсе генә кала ич. Бәби сөеп юанасы да юк. Атадан калган мал белән мантыганнар дөньяда бихисап, мәгәр Сабитовлар ирешкән кадәресенә хәләл көчләрен куеп, зур тырышлык белән ирешә алдылар. Тир тамызмый энә дә күктән үзе төшмәде. Назыймның тәвәккәллеге аркасында иш янына куш өстәлде. Үз вакытында зур гына суммага курыкмыйча ссуда алганнар иде. Берзаман акча алышынды. Кичәге йөз сум меңгә әйләнде дә куйды. Кем уйлап чыгарган хәйлә булгандыр, әмма Сабитовлар бу галәмәттән отты гына. Бер-ике айлык хезмәт хакы ун ел буе түләнергә тиешле ссуданы капларга җитте. Хикмәт инде! Заман хәйләсе шифалы яңгыр булды. Бизнес дигәне дә адәм баласы башкармастай эш түгел икән. Эшмәкәрлек канында булгандырмы, бизнес серенә дә теше үтә булып чыкты. Эшкә кулы ята торган ир бик тиз бизнес хикмәтләренә төшенде—җаен алды. Үз түбәбез булсын, үз машинабыз, үз эшебез, үзебезгә, үзебезнеке, дип иртә таңнан сикереп тордылар, арып-талып кайтып яттылар. Йокы тансыкка әйләнде, башны мендәргә тидерүгә мәрткә киткәндәй онытылалар иде.
Алар корган ипле ояны җил-давыл, хәвеф-хәтәр читләтеп үтәр кебек иде дә... Үтмәде шул. Бәреп керде, тормышның астын-өскә китереп ташлады. Назыймны ул бер ымнан, күз карашыннан аңлыйм, дип уйлый иде. Ә соңгы вакытларда ир үз эченә бикләнде, йомылды. Моны хәтта килеп-китеп кенә йөргән Алмапа да сизми калмаган икән.
—Тагын Казанга чыгып чаптымыни?—диде беркөнне керә-керешкә.— Бигрәк ешлады. Алып калмасыннар тагын дип тә борчылмыйсың? Ә! Айзарә яңа күлмәк тектергән, шуны киеп карау белән мәшгуль. Көзге каршында бөтерелә. Алмапасы энәләрен тырпайтып аны ирештерергә тотынды:
—Чибәр, чибәр! Бел шуны, баласыздан, хәтта хан кызы булса да, ир бизәр! Иртәме-соңмы чибәрдән дә гайрәт чигә...
—Читләр ник көнләшмәсен, үз туганың шулай дигәч...—дип еламсыраган туганын юатасы килепме, апасы янә фәлсәфәгә бирелеп китә:
—Акылың кая синең? Ник көнләшим газиз туганымнан? Син бәхетле булганга шат мин. Тик байлык—бер айлык, ярлылык белән бәхетсезлек кенә— гомерлек. Авызыңны ачып калма, дип борчылуым...
—Әллә мин сизми дисеңме иремнең үзгәргәнен? Дорфа. Кырку. Төн буе борсаланып чыкты. Мин белмәгән яшерен сере бар! Битәрләмә, акыл бир!
—Хәйлә кирәк сиңа! Ә хатын-кыз хәйләсе—наз. Иркәлә, иркәлән. Ятсынмасын, читләшмәсен, дисәң, элеккедән дә назлырак бул! Кәрдаим сизеп торсын яратуыңны! Сырпалан, тәмле сүзең жәлләмә. Чәчбиләр күп җирдә...
Ә күңелгә кергән—алга килә, диләр.
Ул көнне ирен көязләнеп, бизәнеп-матурланып көтеп тора иде югыйсә. Табынны да башка көндәгеләрдән затлырак итеп бизәргә тырышты. Кыңгырау тавышына ишеккә килсә...
Тырпаеп торган тыңлаусыз, кыска чәч толымына күбәләкләндереп ал тасма бәйләгән җиде-сигез яшьлек кыз бала күзен чекерәйтеп тора. Менә сиңа мә! Уңып беткән ямаулы күлмәге керләнгән, әллә юынмаган да.. ."Сөальче кыз!" дигән уй йөгереп үтте уеннан. Кулына иске сары чемодан тоткан ирен күргәч, тәмам телсез калды. Назыйм, сак кына кызны алгарак эткәндәй итте дә, сәер генә елмаеп:
—Исәнләш, Зөлфия, Айзарә апаң белән...—дип алгарак узды.
Базда үскән бәрәңге сабагыдай нечкә буй-сынлы бала ят хатынга каш астыннан ятсынып карап тора. Иске-москыга төренгән хәерче баласыдыр бу! Әллә хәер сорашып утырган җирдән ияртеп кайтканмы? Киңәшү юк, ризалык алу... Йә, ни инде бу?
Хатынның йөзе чытылды. Буяулы озын керфекләре, гүя, агу сибә. Бала бер адым алга атлауга ук, куркып артка чикте. Ә ир, Айзарәдән бөркелгән салкынлыкны эретергә теләп, авыз ерып маташа:
—Минем Зөлфиям булыр бу! Прошу любить и жаловать!
Әттәгенәсе! "Нихәл, карчыгым!"—дип кайтып керә торган кеше дә шулкадәр рәсми итеп:" Прошу... "—дип торыр икән! Әллә җен алыштырганмы?
Хатынның һаман шулай, үзен-үзе кочаклап, тораташ булып катып торуын өнәмәгәндәй, ир кырыс кына әмер бирде:
—Булды. Баррикада корып маташма. Юлдан кайткан юлчыны ашат башта. Айзарә кырт борылып аш бүлмәсенә кереп китте. Итле шулпа кайнап утыра. Никтер кәстрүлне тәрәзәдән тотып атасы килде. Әмма алай итмәде.
...Алар, чит кешеләр кебек, дәшми-тынмый ризык җыйдылар. Хатын кырын күзе белән ят кунакка күз салгалады. Кыяр-кыймас кына кулына кашык алган кыз кабаланып шулпа кабуы булды—күзеннән яшь атылып чыкты. Авызы пеште. Чәчәде. Назыйм кесәсеннән кулъяулык чыгарып кызга сузды. Айзарә моңарчы күрмәгән, чите челтәр-челтәр, почмагына чәчәк чигелгән яулык иде бу. Кыз сискәнеп, яулыкны йөзенә каплады, иснәп торды. Елмайгач, чырае язылып, ачылып киткәндәй булды. Өйгә әчкелтем дару исе таралды. Ипи турап, шулпаны болгата-болгата әзрәк юангач, кыз тәлинкәне тиз генә ялтыратып та куйды. Борын очлары тирләп-кызарып чыкты. Сай тәлинкәгә Назыйм җылы өчпочмак салды. Учына учлап, йотылып, шулкадәр ләззәтләнеп-тәмләп ашарга кереште, Айзарәнең ирексездән күңеле йомшарып, күзенә яшь тулды. "Ходаем, ачлыклар гына күрсәтмә!"—дип һәр ашау алдыннан озаклап дога укый иде әнисе. Бер телем ипигә тилмереп, михнәт күреп яшәде шул әнкәсе-бәгъре. "Ризыкка туйгач кына китеп^арды бит!"— дип әтиләре ул үлгәч, бик озак ис-акылга килә алмый тии^фәп йөрде. Михнәтле елларны исән-имин кичкән хатынының ипигә туйгач кына мул табынлы гаиләсен ташлап китүе акылга сыймаслык хәл иде. Әнисен уйлый-уйлый Айзарә табынны җыйды. Урын салды. Ир, хатын, бала—һәркайсы үз уен, үз бәхетсезлеген уйлап йокларга ятты.
"Иртә кичтән хәерлерәк, аңлар әле", дип юанды ир.
"Өйләре җылы, матур. Күңелләре суык. Ходаем! Бер көн дә тормас идем бу чит адәмнәр янында. Әниемә гомер бирсәнә!",—дип ялварды бала.
"Бала кадәр бала ияртеп кайткан, киңәш-табыш итү юк",—дип борсаланып ятты хатын.—Бала түгел, бәла булмагае. Монысы бәланең баласы, мичтә калган анасы..." Айзарәнең сыңар керфегенә дә йокы кунмады. Каян килгән бала бу? Кайда үскән? Артык кашыкка әйләнгәнме? Әллә берәр дусты бәхетсезлеккә юлыгып бу кызны аларга вакытлыча—асрамага гына биреп торганнармы? Арыганга салышып, бер сүз әйтми ятты да йоклады Назыйм. Җиңел котыла бу! Ә бәлки юри сынавыдыр... Янәсе, сабыр савыты сай түгелме? Вакытлыча, кунак булып килгән кыз булса ярый ла. Уйның монысы зарарсыз тоелды. Күңеленә хуш килде, җаны-вөҗүде моның шулай булуын теләде. Ниһаять, тынычлап, онытылып, йокыга ойый башлауга...Сискәнеп торып утырды.
Назыймның крермәсе түгелме соң бу? Ул янә кызны күз алдына китерде һәм... Күзе шар йылды: Килеш-килбәтенә, кыланмыш-кыяфәтенә кадәр Назыйм бит! Нәкъ үзе!Яңагына таянып утыруына кадәр шуныкы! Ә күзләре? Кара каймалы яшькелт-зәңгәрсу күзләр! Әле егет чагында, бер карагач та тәне чымырдап, өнсез иткән иде шул серле күзләр Айзарәне. Бу кызга күз салуга... Каушады. Күрсәнә: "Кызым!"—дигән була бит. Ярату һәм ярлыкау сорый, үтенә. Кызганып буладыр, әмма ярату... Ике арада упкын ятканын аңламыймы? Бәлки болай ук куертмаскадыр. Мөгаен, сынавы гынадыр бу? Хыянәтче ирләр, хатыннар хакында элегрәк сүз чыкканда, бала хакына гаилә бөтенлеген сакларга омтылган кешеләрне аклыйсы килә иде Айзарәнең. Ә Назыйм: "Хыянәтне аңлап та, кичереп тә булмый, фәкать язмыш сынавына буйсыну гына мөмкин",—дияр иде. "Яратуың чын булса..."—дип тә өсти. Юри берәр танышының баласын ияртеп кайткан да, сыный ул Айзарәне! Бу татлы ялган күңелгә хуш!
Таш тутыргандай авырайган башын йокы басты. Төшендә ул чәчләре тузган кыз бала янында тупырдап торган ир бала күрде! Үзе бәби тапкан, имеш! Шуңа юрыйсы килгәнгә кергән төш идеме? Назыйм төсле малай булса... Най, юану... Уянгач та шул төш тәэсирендә йөрде, кайгысы эрегәндәй булды... Котып бозларын эретерлек дәрт-дәрманың була торып та, үзеңнең хыял канатларыңны бәйләп куй әле! Өйдә тәмәке көйрәтү гадәте булмаса да, Назыйм капшанып шырпы, сигарет эзләп азаплана...
Әйе, бәхетле гаиләләрнең һәммәсе бертөрле: бәхетле, ә менә бәхетсез гаиләнең һәркайсы үзенчә бәхетсез. Менә алар... Яратышып өйләнештеләр, матур гына яшәп яталар иде бит әле. Кем уйлаган башларына менә шундый... Менә шундый... Бәхетсезлекме бу, әллә бәхетме? Кем белә моны, кем әйтә ала?! Балалары юк иде. Кинәт кенә, күктән төшкән кебек кенә балалы булды... Аныкымы соң ул бала? Әллә кемдер сихер белән күз будымы, акылны томаладымы... Юләр димә инде үзен дә, Айзарәгә әйтү юк, килешү-сөйләшү юк, беренче кат күргән, беренче мәртәбә исемен ишеткән үксез баланы иярт тә кайт. Хәтта әнисе янына барып хәл-әхвәл дә белешмәде. Капылт кына, кинәт кенә. Юк, дөрес эшләде. Ярар, моңарчы дәшмәде, аны акларлык сәбәп бар, чөнки кызның дөньяда яшәү-яшәмәвеннән бихәбәр иде ләбаса. Белмәде шул. Әнисе дә эзләтмәгән. Ә бәлки сорашкандыр, белешкәндер, Айзарә белән әйбәт кенә яшәп ятканнарын белеп, кеше гаиләсен җимерүне бәлки кирәксенмәгән, ә бәлки яхшысынмагандыр. Кеше күңеле— карурман, сер... Мәңге ачылмаячак сер ул. Ә кызны яратты ул. Бер күрүдә үзенеке дип таныды. Чөнки алар нәселенә, әниләре ягына тарткан иде. Нәкъ шушы кыз төсле сеңелләре бар иде. Назилә исемле. Бик ярата иде ул сеңелесен. Гомерсез булды. Суга батып үлде. Бәлки Ходай шул кызның җанын кабат җиргә иңдергәндер. Сөйлиләр ич. Булуы да ихтимал. Ни генә булмас дисен, төпсез-кырыйсыз күк бит ул. Әллә җирме икән?! Барысы да көн кебек ачык һәм карурмандай серле дә...
...Диплом язасы елны, тулай торакта шау-шу, дип, фатир эзләмәкче булды. Игълан буенча фатир тапты. Хуҗабикә Фәүзия апаның тәмле телле, ачык йөзле булуы күңеленә аеруча хуш килде. Үсмергә тартым кызы юка-чандыр гәүдәле, ак чырайлы: егет аңа ялгыш та күз төшермәде дисә дә, ялган булмас. Авылында Айзарәсе диплом яклап кайтуын дүрт күзләп көтә. Чибәрен—җан сөйгәнен уйламаган сәгате сирәк, бер түгел йөз сылу чакырып, ымсындырып торса да, иманы какшамас. Хәер, Фәүзия апа кызы иман какшатып, аздырырга җыенмый, барлыгы-юклыгы да сизелми. Укый идеме ул, берәр яры эшлиме— монысы егет өчен сер булып калды. Чөнки кызьжсынмады. Тыйнак, сөйкемле— хуҗа апа кызы гына ул. Баш иеп, күргәндә елмаеп исәнләште, атналар буе очратмаса да, кая икән бу кыз бала, дип баш ватып интекмәде. Бәләкәй йортның чоланы—аныкы. Ьәм аңа шул бик җиткән. Иртүк тора да китапханәгә китә, соң гына кайтып ята. Тамагын күбесенчә ашханәдә үткәрә. Тик кайчакга, ял көннәрендә, татар хатыннарына хас булганча, берәр тәмле мич ашы пешерсә, квартирантын да кыстап табынга утырта апа. Назыйм, тәмле ризыкларны кыенсынып кына авыз итә. Үзе дә вакыт-вакыт, кулына акча мулрак кергәндә, ягъни кесә төбе тәмам коргаксыгач, баржа-мазар бушатып, акча эшләп кайткан чакларда, апаны сыйлардай тәм-том сатып ала. Кешегә бурычлы булып калырга бер дә яратмый иде ул. Бүлмәсендә бикләнеп, язу-сызу өстендә утырган егеткә хуҗалар да битараф. Дипломын тизрәк язып-яклап, туган ягына кайтып китәргә ашкынуын аңлыйлар булса кирәк.
Бер ел элек кенә укуын тәмамлап, Акъярда эшли башлаган Айзарәдән хат арты хат килә. Телдән әйтмәсә дә егетне сөйгән яры көткәнен хуҗалар, әлбәттә, сизенә.
Иртән иртүк юлга кузгаласы иде ул. Диплом кесәдә, юклы-барлы әйбер-кара җыеп төйнәлгән. Кичтән китәргә әзерләнеп бетсә дә күкне каплап алган болыт күңелгә шом салды. Ярар, бер төндә арпа баш ташламас әле, иртәнге автобуска өлгерермен, дип җиңелчәрәк фикер йөртте—каласы итте. Кисәк кенә уянып китсә... Берни аңламый торды. Төн уртасы узган, тан сызылырга азаплана. Кинәт бар дөнья яктырды. Көтүче чыбыркы чыжлаткандай уңлы-суллы яшен кылычы уйнады, күп тә үтмәде, күк күкрәгән тавыш бәләкәй өйне тетрәтте. Шак-шок килеп нидер дөберди. Җил, күрәсең, кухня тәрәзәсен ачып ташлаган, шул туктаусыз шап-шоп килеп йөрәккә бәрә. Кузгалган кеше юк. Назыйм теләр-теләмәс кенә торды да, тәрәзә ябарга теләп коридорга чыкты. Шулчак идәнгә төшкән энә дә табылырдай булып дөнья яктырды, гөлт-гөлт итеп яшен яшьнәде, артыннан ук күк күкри башлады. Шул мизгелдә аның күзе хуҗалар йоклый торган бүлмә ишегенә төште. Ишек шар ачык, ә караватта ап-ак җәймәгә төренгән берәү бәргәләнә-бәргәләнә елый.
—Зөлхия! Синме ул?
—Назыйм абый! Җаным! Куркам! Үләм бит, коткар!—Кыз кулларын сузып, таш йөрәкләрне эретерлек итеп сулкылдап-ачыргаланып кычкыра.
—Фәүзия апа кая соң?
—Зурапаларга киткән иде. Төне буе күзем йомалмадым, саташып беттем. Бер-бер хәл булгандырмы, кайтмый. Йөрәгем ярыла, зинһар дару гына табып бир!—Кызның тумыштан йөрәк чирле икәнен ул шунда белде. Ут юк, әллә яшен суккан, әллә сүндергәннәр. Кармаланып, шырпы сызып эзли торгач, тапты даруны. Кыз әзрәк тынычлангандай булды.
Әмма, егет китәргә кузгалуга, беләгенә чытырдап ябышты:
—Китмә! Калдырма ялгыз, үләм.
Дөбердәү ерагайган кебек булды. Кыз бер мәлдә тынычлангандай була, янә сикереп тора: "Китмә, китмә!"—дип ялвара. Егет кочагына сыена...
...Иртән уянып китте дә чәчләре үрә торды: ничек булды бу хәл, йә Ходай? Нишләде ул, йә, ник чорсыз кыланды, үзен тыймады! Җавап бер—ул юньсез, әшәке, тәртипсез ата мачы! Хыянәтче!
Ни эшли ала ул? Бата башлаган корабны иң элек күселәр ташлап кача, диләр. Күсе икән ул! Алданган кыз баланы ташлап качты.
Бервакыт кире әйләнеп кайтырмын, гафу үтенермен, дип уйлаган иде, кыюлыгы, батырлыгы җитмәде. Аннан әкрен-әкрен тынычланды. Авылына артыннан эзләп кмжәделәр. Димәк, аның бу харам эше эзсез, шома гына узды. "Үпкән-кочкан, җилгә очкан"—дип, тиккә генә әйтмиләрдер шул. Әмма... "Тузан кадәрле яхшылык та, тузан кадәрле яманлык та эзсез югалмас"—ди Китап. Хактан яшерен гамәл булалмый икән.
Хәер, вөҗдан газабы кичереп әлләни газапланмады ул. Тик Зөлхиянең йөрәк чире исенә төшсә генә тәне эсселе-суыклы булып китә: һай кирәкмәс иде, табигать болай да рәнҗеткән кешегә яра ясау килешкән эш түгел, дип өзгәләнә... Махсус уйланган явызлык түгел ләбаса! Аны өзелеп көткән Айзарәне ташлап, бәхетсез Зөлхияне эзләп китә алмый ич инде ул. Туй көне билгеләнгән, вәгъдәләр бирелгән... Онытырга, барысын да сызып ташларга, искә дә алмаска! Айлар, еллар буе үз-үзен ышандырырга, алдарга тырышты, юк, гаеп эш эшләмәде ул. Чәчләреннән генә сыйпады. Ефәк кебек йомшак иде чәче... Аннан... Үзе кочакка килеп кергән алмабитне суырып үбү гөнаһмы?!
Бу вакыйганы онытып та бетергән булыр иде, берзаман көйле барган эше артка тәгәри башлады. Үрчеми эше. Әллә нинди вак-төяк адәмнәр тәгәрмәчкә таяк тыгу җаен таба. Арьщы-ялыкты ул. Дөньяның яме, кызыгы югалды. Мал, дәрәҗә, дип тырышты. Нәрсә соң ул дәрәҗә? Ирек-хөрлек. Барысы да рәшә... Акча дип чаба халык, акча булса хөрлек килә дип ышана. Янәсе, беркемгә дә буйсынмаска була. Акча күп булган саен богаулар да тыгызлана. Кызыгы калмады, яшәү ориентирларын югалтты. Бала-чагасы юк, хатыны белән дә ара суынып бара. "Бозу күп хәзер, күрәзәчегә күренеп карамыйсыңмы?"—дип бер танышы эчкә коткы салды. Барды багучыга. "Берәүне бик нык рәнҗеткәнсең, шул бәхилләми. Үлә дә алмый, үзең уйлап бел кем икәнен. Барып бәхиллеген сора!"—диде тегесе. Башына китереп суккандай булды: "Фәүзия апа кичерми мине!"
Көннәрдән беркөнне, юк йомышын бар итеп ул Казанга китте. Юл уңаенда күчтәнәч-мазар алган булды, ә йөрәге дөп-дөп типте: ояты йоклаган гына, бөтенләй үлеп үк бетмәгән икән әле! Таныш йортны эзләп тапты, яртылаш җиргә сеңгән, кыйшайган түбәле иске йорт аны кочак җәеп каршыламады. Капка эчтән бикле, тәрәзәләргә такта кадакланган. "Күчкәннәр! Күпме йорт сүтелгән!"—диде эчке сизенүе. Соңарган. Эшне беткәнгә санап борылып китеп бармакчы иде, көянтә-чиләк аскан бер карчыкның судан кайтканын шәйләп туктады. Карчык чибәр-таза ир-егеткә сынап карап торды да:
—Берәрсен эзлисең ахыры? Кем кирәк соң?—дип үзе сүз кушты.
—Ие. Фәүзия апа бар ие... Күчкәннәрдерме?
—Ишетмәгәнсең алайса, җиде-сигез ел элек үк гүр иясе булды ич Фәүзия.
"Миңа рәнҗеп үләлми яткан ул түгел!"—дигән уй ярып үтте. Ә кем соң?
—Ә кызы... Зөлхия? Ул кайда соң?
—Зөлфияне сорыйсыңмы, анасынмы?
—Бүтән кызы юк иде бугай.
—Зөлхия инде алайса. И, җаныкаем! Әллә сине Ходай Тәгалә үзе юлладымы? Авыр бит хәлләре, урын хастасы анасы, бала—беркемгә хаҗәт Ярамаган нәрсә ашаган, дисә... Агуланганмын, ахырысы, дип, хәвефкә батты. Аннан төшенде... Күптән көткән бәхет ишек шакый. Ниһаять, ул—авырлы бугай.
—Әллә авырыйсың инде?—Каян сизенгән диген, Зөлфия песи кебек шыпырт кына янына килеп сыенган да, иркә бармаклары белән маңгаен сыйпый.
—Юк, алтыным! Мин... Беләсеңме? Бик бәхетле бүген.
Кыз, нигә сөенгәнен ап-ачык төшенеп җитмәсә дә, шат елмаеп аңа сыенды. Айзарә кызньщ арыш саламы төсле алтын-сары чәчләреннән сьшпый-сьшпый:
—Рәхмәте киң Раббыбызның,—дип кенә куйды.
Үзе дә сизмичә, көндәше сүзен кабатлый түгелме?!
Көндәш... "Ходаем, балама көндәш ачылары күрсәтә күрмә",—дип тели иде әнкәсе. Кыз көлә генә, янәсе, заманасы ул түгел, башка! Юкка баш ватма.
Башкасын башка, әмма... "Курыкканга—куш, койрыгы белән биш",— диләрме? Уйлаган алга килә, диюләре хак инде әллә?!
Зөлхия башка... Ул—Зөлфиянең әнисе. Әнкәсе! Димәк, көндәш туган-тумача саналыр көнгә килеп җитте ул да. Шулай икән шул. Зөлфияне— иренең бәгырь җимешен—үзенеке дип исәпләгәч, шулай булырга тиеш тә. Ире ягыннан туган икән ич ул Зөлхиягә! Әбәү, ычкына башлавы хак ахрысы.
Хәер, ычкынырсың да... Ачы хыянәт җимеше түгелме соң бу кыз бала?
Бала—бал сүзеннәнме? Әйе, бала—бал, әгәр чага дигәне өстәлмәсә! Балдай татлы булса да чага! Ә моны бөтенләй "бүре чагасы" дип тора берәүләр. Чү, әллә саташамы? Соң, сабыйның ни гаебе бар? Үзе сорап, кем әйтмешли, гариза-мазар язып килмәгән ич яп-якгы дөньягызга. Дөньягыз караңгыланыр дип дә белмәгән. Ә Зөлхия?
Ниһаять, Назыйм, көннәрдән беркөнне, Зөлхияне хастаханәдән туры үзләренә алып кайтты.
"Болын кадәр коттедж, сыярбыз!"—Кем беләкдер бәхәсләшкәндәй кычкырып әйтте. Югыйсә, Айзарә бәхәс куертырга җыенмый бугай. Ә Зөлфия бик ямансылый. Сагына әнкәсен. Берни эшләтә алмыйсың. Бүре баласын бишеккә салсаң да... Тьфү-тьфү, Назыймның үзе сыман киребеткән ич кызы да.
Үзалдына шулай сөйләнде. Кәм гаҗәпкә калды. Өзелеп ярату түгелдер бу, әмма, ничектер үз, якын ул. Димәк, кыздан Назыйм чалымнарын эзләве хак. Юкса... Әгәр, ир аяк терәп каршы торса, минеке түгел ул бала, кызганудан сыендырдым, теләсәң, илт тә тапшыр балалар йортына, дисә дә булыр иде...
Юк, барыбер илтеп тапшырмас иде нарасый сабыйны детдом дип яманаты чыккан йортка. Тамак тук, өсләре бөтен булса да, анда үскән бала икенче була бит ул, йә бик әрсез, тәрбиясез, йә артык кыюсыз, булдыгыз. Үз каны, үз тамырчасы икәнен белә торып, баласыннан ваз кичкән адәмнәр күпме җир йөзендә? Җир—мәрхәмәтле, күтәрә андыйларны да. Ә Айзарә, ул чакта...
Кичерер идеме ирен? Элеккечә ярата алыр идеме икән? Кызык. Кеше күңеле— табышмак. Табышмак җавабын беләм дигәннәр мең кат ялгыша. Кызыл "Жигули" ишегалдына кереп туктады. Айзарә каршы чыкмады, ак челтәр пәрдә артына качып, ишегалдын күзәтте. Назыйм, шушы өч ай эчендә ун еллык картайган шикелле. Әллә моңарчы текәлеп карамаганмы? Бөкресе чыккан сыман. "Шул кирәк сиңа!"—дип ысылдады эчтәге явыз елан. "Шома боздан шуа белгәнсең икән, җимерек чанаңны тауга үзең сөйрәп менә бел!"
Ишекне ачып, кулын сузып машинадагы кунагын чыгармакчы булды бугай, әмма тегесе һаман төшә алмый азаплана, аяк-куллары калтырый... Шулкадәр кипкән-корыган, как сөяккә калган авыру хатынны ир җиңел генә күтәреп алды. Тегесе: "Әйдә, теләсәгез нишләтегез, тик баламнан гына аермагыз!"—дигәндәй, кулларын көчкә күтәреп, ирнең таза иңенә салды...
Авыру хатынны карарга Назыйм шәфкать туташы яллады. Танылган, атаклы табибларны консилиумга чакырды. Зөлфиясе бик кадерле, якын иде аңа. Ә кызның газиз кешесен аякка бастыру өчен җан да, мал да жәл түгел. Яшәсен генә. Ә кеше сүзе... Бүген сөйләрләр, бәлки иртәгә... Ә берсекөнгә барыбер онытачаклар. Чөнки берәүнең дә касәсе буш түгел, язмыш атлы гаҗәеп серле зат һәркайсына мәшәкать-хәсрәтне өстәп кенә тора, Мөлдерәтеп! Кайгы—кайгыга охшамый, урыны бер дә бушамый, дип тиккә генә әйтмәгәннәр шул.
Тик менә карау-тәрбия көткән нәтиҗәне бирмәде, авыру тернәкләнеп китә алмады. Күз текәп торган атаклы табиб та баш кына чайкады. Соң инде, соң...
Ә Айзарәгә бу очрашу гомерлек сабак бирде!
Йөзенә зәгъфран сарысы иңгән Зөлхия, бер иртәне ничектер җиңеләеп, яшәреп киткәндәй, Назыйм белән Айзарәне үз янына дәште.
Киң, иркен бүлмәгә тәрәзәдән күз камаштыргач яктылык кереп тулган. Тышта кошлар сайрый. Мондый ямьле иртәдә якты дөнья белән саубуллашып, кара җир асларына кереп яту бик кыендыр шул... Әмма тәкъдир каләмнәре адәм кулында түгел шул, түгел! Газраилнең килер сәгатен генә белмисең.
Авыру терсәкләренә таянып, биек итеп өелгән ап-ак мендәрләргә сөялеп утырган. Шәфкать туташы—Гамилә тырыштырган, күрәсең. Ир белән хатын, кыенсынып кына аның каршысына чүмәште. Кипкән яфрак кебек калтыранган кулларын кая куярга белмәгәндәй, Зөлхия ак юрган тышын сыйпап юанды.
—Чигүле юрган тышы матур икән. Шундый ак юрганга кызыккан идем.
Чигүле тышлысын ябынасым килеп хыялланган идем. Ни сорасам, шуны алдыма бастыра Ходай. Тик... Мин сорый гына белмәгәнмен,—дип куйды. Сүзне нидән башларга белми аптыравы идеме бу аның, нидер әйтәсе килүме...
—Мендәр каты, җайсыз түгелме?—дип сораштырасы итте Айзарә сүзне ялгап җибәрер өчен генә.—Йомшаграгы кирәкмиме?
—Рәхмәтләр яусын.—Ул беркавым тын торды. Керфекләренә яшь элпәсе сарылган иде.—Язмыш, диген... Кем уйлаган болай булырын.
—Рәнҗемә.. .—Назыйм телен көчкә кыймылдатып, авырлык белән әвәләп чыгарды бу тәкъбирне. Ләкин моны әйтү аның өчен бик мөһим. Әгәр рәнҗеп китсә, гомергә бәхет йөзе күрмәячәк ул да, гаиләсе дә...
—Рәнҗегән чаклар да булгандыр,—диде хатын узган эшләргә йомгак ясагандай көрсенеп.—Ә рәнҗергә ярамый икән. Безнең кулда түгел Тәкъдир каләмнәре. Үкенердәй эшләр булса да... киң рәхмәте белән Хак тәгалә кичерә күрсен. Язмышка үпкәләү—гөнаһ. Менә бит... Сездән яхшылык күрергә насыйп икән. Күрсәткән изгелегегез үзегезгә кире кайтсын! Хәер-догада мин. Зөлфиям сезнең янда кала. Кага күрмәгез. Юкса тыныч яталмам...
Ул авырлык белән үрелеп Айзарәнең кулын тотты. Сыйпап-сыпырып:
—Син—үзең дә ана булырсың... Ана хәле^н ана гына андый,—дип куйды.
Аннан авыраеп киткәндәй күзен йомды. Йөз-кыяфәте тыныч, бик тыныч иде аның. Гүяки озак авыру белән тартышудан соң тынычлап йоклап китте...
Әнисен җирләгәч, Зөлфия бер мәл Айзарәдән ятсынгандай гел турсаеп йөрде. Юк-барга да киреләнде, тупас сөйләште.
Хәтта ни сабыр Алмапа да берсендә түзмичә: "Бүре баласын бишеккә... "— дип сүз башлаган иде дә, Айзарә кырт кисеп туктатты.
—Ул түгел, мин үзем гаепле. Баштан ук төкле аягың белән, дип каршы алмагач соң... Шул чактагы үпкә галәмәтедер бусы! Ьәр нәрсәгә түләү тиеш.
—Тәүбәгә килергә әле дә соң түгел,—дип эләктереп алды күңелендә усаллык саклый белми торган беркатлы, самими апасы.
Менә бүген иң зур сөенечен кызы белән уртаклашасы килеп кыбырсыпмы кыбырсый Айзарә. Сүзне нидән башларга гына белми йөди. Кызның калын чәчләрен тарап, тасма белән үргәч:
—Кызым, алтын кояшым минем!—дип, иркә итеп дәште. Тәмле теленә, кыздан бигрәк, үзе сөенде. Күңеленә тынычлык иңүе—олы куаныч ич.
Сулышы иркенәеп китте. Басу-кырларны дымга туендырып, җылы яңгыр яуган чакта күңелгә шундый хөрлек-иминлек хисе тула.—Беләсеңме, сиңа сөйлисе серем...
—Нинди сер ул?
—Ялгызыңа күңелсез булмасын дип, сиңа энекәш алып кайтырга уйлап торам бит әле мин.
—Ур-ра! Чып-чын энекәшме?
—Энекәш дип инде... Ә елак кыз булса ярыймы?
—Елак кызларны мин бигрәк тә нык яратам. Юатуы күңелле аларны.
—Үскән кызымдыр ла минем! Юатырсың, яме! Үзең дә юанырсың!
—Мин аны бик-бик яратырмын, яме, әнием! Әнием!
Арадагы бозның эрүен күрү, уртак кояшта җылынуга сөенү нинди рәхәт! Зөлфия, әнисен югалтканнан соң әле беренче тапкыр балкып-елмаеп Айзарәнең күкрәгенә башын куйды. Гүяки йөрәк тибешен аныкы белән тигезли-барлый иде ул.
 

Фото: vk.com


 
 

Комментарийлар