Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов юллар төзелеше һәм ремонты турында: «Миңа сезнең әкиятегез кирәкми!»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Төзелеш күзәтчелеге дәүләт инспекциясенә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы объектларында тапшырылган эшләрнең...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Төзелеш күзәтчелеге дәүләт инспекциясенә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы объектларында тапшырылган эшләрнең сыйфатын тикшерүне йөкләде.
216
Республика лидерында тәмамланмаган эшләрнең күп булуы ризасызлык тудырды.
«Төзелеш программасы буенча 3,8 млрд сум лимит каралган. Хәзерге вакытта программа үтәлеше 99,5 процент. 94 объектның 88ендә эшләр төгәлләнгән. Алты объекта төзекләндерү эшләрен башкарып бетерергә кирәк», – дип башлады үз чыгышын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин. Шуннан соң ук ТР Президенты соравы яңгырады: «Кайсы объектлар? Сәбәп нәрсәдә?»
Бактың исә, берничә районда төзекләндерү эшләре төгәлләнмәгән: юл билгеләре куелмаган, юл кырыйлары эшләнмәгән. «Һава торышы шартлары эшләргә мөмкинлек бирә. Бернәрсә комачауламый. Димәк, хәзер бу эшләрне төгәлләп була», – дип билгеләп үтте докладчы.Тик бу республика башлыгында шик тудырды «Хәзер пычрак. Бу эшне ничек алып барырга җыенасыз? Сезнең белән бәхәсләшә алам», – диде ул һәм чыгышын дәвам итәргә кушты.
«Ремонт программасы буенча бүгенге көнгә эшләр 94,2 процентка төгәлләнгән. Барлыгы 336 объект. 456 км юлга ремонт үткәрелде», – дип хәбәр итте министр урынбасары. Әлеге мәгълүматлар Татарстан лидерында оптимизм тудыра алмады. «Кая ул сезнең 6 процентлап үтәлмәгән эшләрегез? Ни өчен башкармадыгыз?» – диде ул.
«Биредә дә төзекләндерү эшләре калды. Апас, Яшел Үзән, Чүпрәле, Лениногорск, Югары Ослан һәм Кукмара районнары объектларында алар. 1 ноябрьгә кадәр тәмамлаячакбыз», – дип вәгъдә бирде Чукин.
Әмма Миңнеханов мәгълүматларда тикшерү кирәк, катгый карарлар кабул итү ихтыяҗы да туарга мөмкин, дип саный. «Кайда безнең Кудряшов? (Василий Кудряшов – Төзелеш күзәтчелеге дәүләт инспекциясенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе – Т-И аңлатмасы). Тапшырылырга тиешле барлык объектларны тикшерегез. Миңа сезнең әкиятләрегез кирәкми! Бары булган эшләр! Технологик яктан мөмкин булмаса – гаеплеләрне җавапка тартырга, әмма эшне киләсе елга башкарырга», – дип күрсәтмә бирде ул.
Төзелеш күзәтчелеге дәүләт инспекциясенең Татарстан буенча идарәсенә юл төзелеше һәм ремонты буенча өстәмә программа объектларын да тикшерергә кирәк буырга мөмкин. Анда эшләр 2,8 процентка үтәлмәгән. Планлаштырылганның 1,5 процентын Чаллыда вакытында үти алмаганнар. 2016 елның федераль юл объекты программасы буенча юл 3 процентта төзелеп бетмәгән һәм 5,3 процентта федераль трассалар ремонты төгәлләнмәгән.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар