Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы - илебезнең эчке эшләр системасында иң яхшы бүлекләрнең берсе"

Кичә Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелде. Фото sntat.ru сайтыннан алындыҺөнәри бәйрәм хөрмәтенә Казандагы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Пре...

Кичә Россиядә эчке эшләр органнары хезмәткәре көне билгеләп үтелде.
8fb73d354e5fd031205311670125f8d5_XL Фото sntat.ru сайтыннан алынды
Һөнәри бәйрәм хөрмәтенә Казандагы "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин җитәкчелегендә тантаналы чара узды.
"Граждан өчен полиция формасы кигән кеше хакимият, закон һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Сезнең эшегез һәрвакыт намус, батырлык һәм чын күңелдән бирелеп эшләү символы булып торды. Шәһәр урамнарында тәртип, гражданнар тынычлыгы, аларның куркыныч янамавына ышанычы нәкъ менә сездән тора", - диде Рөстәм Миңнеханов, эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен котлап.
Татарстан Президенты ЭЭМ ветераннарын да аерым билгеләп үтте. "Сез озак еллар дәвамында  совет чорының һәм аннары Россиянең лаеклы милиционеры образын формалаштырдыгыз. Сез яшь хезмәткәрләрне тәрбияләүгә зур өлеш кертәсез, бай тәҗрибәгезне һәм иң яхшы традицияләрне тапшырасыз. Сезнең хезмәткә чын күңелдән бирелүегез горурлык һәм хөрмәт уята", - дип ассызыклады республика башлыгы.
ТР буенча ЭЭМ илебезнең эчке эшләр системасында иң яхшы бүлекләрнең берсе булды һәм шулай булып кала, күп кенә юнәлешләр буенча аның нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары", - диде Р.Миңнеханов. Ведомство яңа нәтиҗәле эш формалары һәм ысулларын эзләү һәм кертү, техник эшләнмәләре буенча аерылып тора, дип билгеләп үтте.
"Быел Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, башка хокук тәртибен саклау органнары белән бергә, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, Президент һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаулар кебек республикада җәмгыяви, сәяси һәм спорт чараларын үткәрүдә югары профессиональ дәрәҗәдә куркынычсызлык тәэмин иттеләр", - диде Президент.
"Заманча шартларда безнең уртак йортыбызда татулык һәм тынычлыкны саклау актуаль. Экстремизм билгеләре булган хәлләргә юл куймау һәм террорчылык омтылышларын ачыклау мөһим. Шул ук вакытта кисәтү эшләре һәм хокукый тәрбия әһәмиятле, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Бүген полиция катлаулы чор кичерә: хезмәткәрләр саны кыскартыла, ә йөкләнеш арта, - бу илдәге тотрыксыз икътисади шартларга һәм социаль киеренкелеккә бәйле. Монда 90 нчы еллар кабатланмасын өчен вазгыятьне тотрыклы итү мөһим", - дип игътибарны юнәлтте Р.Миңнеханов. Җәмәгать тәртибен тәэмин итү, хокук бозуны кисәтү, җинаятьләрне ачу буенча көндәлек эшегез һәрвакыт күз алдында. Республика һәрвакыт сезнең хезмәткә игътибарлы булды һәм булачак, дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә сәламәтлек, гаилә иминлеге, уңышлар теләде.
Аннары ТР Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. Моннан тыш, РФ Президентының 555 нче номерлы Указы белән, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохоринга полиция генерал-лейтенанты дәрәҗәсе бирелде. Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, "министрга һәм барлык министрлыкка карата югары бәя бу".
Артем Хохорин: "Бу погоннар – меңләгән коллективның хезмәте, - дип ассызыклады. - Соңгы елларда күп сынаулар уздык, күп санлы чаралар үткәрдек. Киләчәктә дә Ватан өчен оештырылган төстә эшләрбез дип өметләнәм", - диде Татарстан эчке эшләр министры. - Безнең хезмәт бер минутка да тукталып тормый, хәтта бүген дә безнең иптәшләр хәрби постта хокук тәртибен саклый", - диде.
Ил һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ягыннан югары бәяне исәпкә алып, быел министрлык барлык куелган бурычларны үти алды дип санарга мөмкин. Зур йөкләнеш булуга карамастан, горурланырлык нәтиҗәләргә ирештек, - дип билгеләп үтте А.Хохорин.
Ул шулай ук ТР Хөкүмәте һәм Татарстан Президенты ягыннан күрсәтелә торган ярдәмгә игътибарны юнәлтте. "Сезнең ярдәмегез белән Россия өчен хокук тәртибен саклау юнәлешендә тиңдәшсез проектлар гамәлгә куелды", - диде ул.
Ул шулай ук хезмәткәрләргә ведомство бүләкләрен тапшырды.
Чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

"Татар-информ" МА.

Комментарийлар