Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» инвестицион форум мәйданчыгында халыкара очрашулар уздырды

30 cентябрь көнне «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларындагы төбәкләр күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды эшлекле очрашулар алып бару мәйданчыгы булды. Бу хакта Татарстан президенты...

30 cентябрь көнне «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумы кысаларындагы төбәкләр күргәзмәсендә Татарстан Республикасы стенды эшлекле очрашулар алып бару мәйданчыгы булды. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Clipboard31 (1) Фото: prav.tatarstan.ru
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Касторама РУС» ҖЧҖнең күчемсез мөлкәт буенча директоры Мишель Шез белән эшлекле хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышты.
Америка-Россия эшлекле советы (АРДС) президенты Дэниель Рассель белән очрашуда Рөстәм Миңнеханов быел ноябрьдә Сан-Францискода (АКШ) узачак АРДС утырышында Татарстан Республикасы делегациясенең катнашуын оештыру мәсьәләләре турында сөйләште.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты Осетия-Алания Республикасы Башлыгы Вячеслав Битаров белән очрашты.
Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов һәм «Социаль өлкәгә инвестицияләр агентлыгы» АНО башкарма директоры Илья Ковалев Татарстан Республикасы белән «Социаль өлкәгә инвестицияләр агентлыгы» АНО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү мәгариф һәм мәктәпкәчә тәрбия өлкәсенә, социаль-мәдәни өлкәгә, сәламәтлек саклауга инвестицияләр кертүдә ярдәм күрсәтүгә кагыла.
 

Комментарийлар