Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" җитәкчесе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында булган очрашу Рөстәм Миңнехановның э...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия автомобиль юллары" дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында булган очрашу Рөстәм Миңнехановның эш бүлмәсендә узды, дип хәбәр итә республика Президенты матбугат хезмәте.
Фото: prav.tatarstan.ru Фото: prav.tatarstan.ru
Очрашуда Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ.б.лар катнашты. Анда Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Кельбах төрле проектлар буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, автоюллар төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча чираттагы адымнарны билгеләделәр.

Комментарийлар