Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Кремльдә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте

Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде.«Гаилә — ул дәүләтнең нигезе, иң...





Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде.
view_6660579_4715068%5b1%5d




«Гаилә — ул дәүләтнең нигезе, иң мөһиме шул. Бу көнне безнең һәркайсыгызга рәхмәт әйтү мөмкинлеге бар», — дип искәртте Миңнеханов тантанага килгән гаиләләрне сәламләп.




Тантаналы кабул итүдә республиканың барлык районнарыннан килгән 48 гаиләне хөрмәтләделәр. Аларның яртысына якыны — күп балалы гаиләләр. ТР Президенты указы белән дүрт күп балалы анага «Ана даны — Материнская слава» медале тапшырылды.









Шуларның берсе — Азнакай районыннан Зимфира Погосян. Погосяннарның зур гаиләсе — райондагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Аларның гаилә коруына инде 19 ел.




Кукмара районында яшәүче Фәнзилә Гыйльфанова да Президент кулыннан бүләк алды. Күп балалы гаиләнең шәхси ярдәмче хуҗалыгы бар. Алар ел саен 1 миллион сумлык ит, сөт һәм сөт продуктлары җитештереп сата.




Моннан тыш, Чирмешән районының мәгариф бүлеге баш хисапчысы Ирина Исмендеева (ул ире белән биш бала тәрбияли) һәм Чаллының «Максимум» ҖЧҖ менеджеры Лариса Толпеева да (аларның гаиләсендә — 12 бала) «Ана даны — Материнская слава» медаленә лаек булды.









Быел республиканың ЗАГС хезмәткәрләре барлыгы 760 парны хөрмәтләгән. Аларның 515е бергә яшәүләренең — 50 еллыгын («алтын туй»), 126сы 60 еллыгын билгеләп үткән.




Казанда ел саен Республика көне алдыннан үткәрелә торган тантаналы кабул итү (быел ул ТАССРның 100 еллык юбилеена да багышланды) Татарстан Президенты белән бергәләп фотога төшү белән төгәлләнде.












Фото: https://tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/society/25-08-2020/r-st-m-mi-nehanov-kremld-tatarstanny-i-yahshy-gail-l-ren-kabul-itte-5766035





Комментарийлар