Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелек эшендә актив шәхесләрне һәм оешмаларны бүләкләде

Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен, Татарстан Республикасы Президенты премияләре тапшырылды. Фото: Гөлнар ГарифуллинаӘлеге...

Бүген Казан Кремлендә, Татарстан Республикасында гражданнар җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлешләре өчен, Татарстан Республикасы Президенты премияләре тапшырылды.
0130 Фото: Гөлнар Гарифуллина
Әлеге премиягә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы - Татарстан инвалидлары җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев, "Ретт синдромы белән авыручыларга теләктәшлек ассоциациясе" оешмасы директоры Ольга Тимуца, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, "Россиянең Үлемсез полкы" гомумроссия гражданлык-патриотик хәрәкәтенең Татарстан буенча төбәк штабы җитәкчесе Тимур Халиков лаек булды.
Оешмаларга килгәндә, премия "Түбән Кама районы һәм шәһәре хатын-кызлары" җирле иҗтимагый оешмасы, "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды, "Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы, "Татарстан Республикасында үзиреклелек үсеше үзәге" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасына тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга республикада мөһим бурычларны хәл итүдә актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт әйтте.
"Татарстан - гражданлык җәмгыяте институтлары үсеше буеча илнең алдынгы төбәкләренең берсе. Коммерцияле булмаган оешмаларга Президент грантлары тапшыру конкурсы йомгаклары буенча, Татарстан, Мәскәү, Санкт-Петербург белән берлектә лидерлар өчлегенә керә. Моңа безнең коммерцияле булмаган оешмаларның активлыгы, проектлары сыйфатлылыгы һәм хакимият органнары белән актив эше нәтиҗәсендә ирешелде. Без гражданнар җәмгыяте институтларына дәүләт ярдәме формаларын камилләштерүне дәвам иттерәчәкбез. Бу хакта республиканың IV коммерцияле булмаган оешмалары форумында килештек. Бүген республикада иҗтимагый хәрәкәтнең иң яхшы үрнәкләрен билгеләп үтү өчен җыелдык. Ольга Тимуца, Рифат Ганибаев, Тимур Халиковны җәмәгатьчелек хәрәкәтенең актив вәкилләре буларак беләбез", - диде Президент. Ул аларның премиягә инвалидларга ярдәм күрсәтү, хәйрия эшчәнлегендә, патриотик тәрбия бирү өлкәсендә системалы эшләре өчен лаек булуларын ассызыклады.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасының ролен билгеләп үтте. "Оешма өлкән буын вәкилләренә адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасына җитди өлешен кертә", - диде ул.
Президент "Татарстан Республикасында чуваш милли-мәдәни автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасының чуваш халкы традицияләрен саклап калуга өлеш кертүен әйтте.
Рөстәм Миңнеханов быел Россиядә Волонтер елы булып игълан ителгәнен искәртте. "Бүген Россиянең иң яхшы волонтер оешмаларының берсен билгеләп үтәбез. Аның рәтләрендә 900 гә якын үзиреклеләр отряды", - диде ул.
Республика җитәкчесе "Ярдәм" милли ярдәм фонды эшенә тукталды. "Бу уникаль оешма сукырларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Фонд эшчәнлеге ихластан социаль хезмәт итү үрнәге булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты беренче тапкыр хатын-кызлар хәрәкәте билгеләп үтелүен искә төшерде. Аларның үз инициативалары белән танылганын әйтте.
"Барлык лауреатларны котлыйм. Нык сәламәтлек, җәмәгатьчелек эшчәнлегендә яңа уңышлар телим", - дип төгәлләде Президент чыгышын.
Премия лауреатларына диплом һәм мактау билгеләре тапшырылды.
Премия 2015 елдан бирле гамәлдә. Ел саен премияләр, җәмәгатьчелектә танылган эшчәнлекләре һәм проектлары, гражданлык җәмгыятендә үзенчәлекле фәнни тикшеренүләр өчен социаль юнәлешле оешмаларга, РФ гражданнарына бирелә. Шулай ук, премиягә гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә күп еллар дәвамында өлеш керткән РФ гражданнары лаек була. Лауреат исемен барлыгы 6 җәмәгать эшлеклесе, коммерцияле булмаган 9 оешма алган. 2018 елда ТР Президенты йөкләмәсе буенча, оешмалар өчен премияләр саны 3 тән 5 кә җиткерелә (һәркайсы 400 әр мең сум), гражданнарга 250 мең сумлык барлыгы 3 премия тапшырыла (элек ул 2 булган).
Быел премиягә конкурс 20 августтан 13 сентябрьгә кадәр үткән. Барлыгы 69 гариза кабул ителгән. Премиягә кандидатларны республикада теркәлгән коммерцияле булмаган оешмалар, министрлык, ведомстволар, муниципаль берәмлекләр каршындагы иҗтимагый советлар тәкъдим иткән.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/11/173235/

Комментарийлар