Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Илкүләм проектлар кешеләрнең тормышын сыйфатлы итеп үзгәртәчәк

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормышын сыйфатлы үзгәртүгә китерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча финанс органнарының уртак киң...

Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кешеләрнең тормышын сыйфатлы үзгәртүгә китерергә тиеш. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында 2019 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча финанс органнарының уртак киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
0031
«Без акча алырга һәм аларны сарыф итәргә генә тиеш түгел - тормыш сыйфаты үзгәрергә, ә кешеләр моны тоярга тиеш. Акчаларны нәтиҗәсез куллануга юл куярга ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республиканское совещание финансовых, казначейских и налоговых органов республики
Аның сүзләренчә, Татарстан илкүләм проектлар буенча көтелгән нәтиҗәгә ирешергә тиеш. Бу мәсьәлә тармак министрлыклары контролендә булырга тиеш, диде ТР Президенты.
2019 елга Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 19,6 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан — 15,1 млрд сум, Татарстан Республикасы бюджетыннан — 4,5 млрд сум. I кварталда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 1,8 млрд сум акча тотылган.
Фото: tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184861/

Комментарийлар