Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов гомумшәһәр өмәсендә катнашты

Бүген Казанның Киров районы Бишбалта бистәсендә үткәрелгән өмә чын бәйрәмгә әйләнде. Фото prav.tatarstan.ruКазан вузлары студентлары, предприятиеләр хезмәткәрләре һәм битараф булмаган гражданнар терр...

Бүген Казанның Киров районы Бишбалта бистәсендә үткәрелгән өмә чын бәйрәмгә әйләнде.
leyka Фото prav.tatarstan.ru
Казан вузлары студентлары, предприятиеләр хезмәткәрләре һәм битараф булмаган гражданнар территорияне чүп-чардан арындырудан тыш, төрле конкурсларда да катнаштылар.
Мондый һава торышында кыр кухнясы аеруча популяр булды, биредә кайнар ботка һәм тәмле чәй белән сыйладылар.
Гомумшәһәр өмәсенең төп мәйданчыгында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды, аны ярдәмчесе Наталия Фишман, шулай ук ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев озатып йөрде.
Республика лидеры Казансу елгасының иске үзәнен экологик савыктыру һәм территориясен төзекләндерү проекты белән танышты. Искәртеп үтик, бүген өмә кысаларында, Рус география җәмгыяте вәкилләре аның төбен тикшерде.
Фәрит Абдулганиев журналистларга белдергәнчә, Казансуның сазлыкка әйләнгән иске үзәнен савыктыру буенча махсус проект эшләнгән. "Савыктыру потенциалы бар. Объект авыру, вазгыять критик ноктада. Төрле матдәләр концентрациясе 10 тапкыр диярлек артык", - диде ул. Аның фикеренчә, хәзер сулыкка зыянлы матдәләр керүе туктатылган, әмма төбенә җыелган матдәләр исәбенә икенчел пычрану дәвам итә. Ике елда эшләрне төгәлләү планлаштырыла. Төп эш 2017 елга планлаштырылган. Проектның гомуми бәясе 404 млн сум тәшкил итә, бу максатларга акча федераль һәм республитка бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Бишбалта бистәсе территориясендә агач утыртты. Шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутатлары Марат Бариев белән Илдар Гыйльметдинов та янәшә агачлар утырттылар.
Бүген Бишбалта бистәсендә өмәдә фотозона да эшләде. Instagram социаль челтәрендә әлеге чарадан фото урнаштырган һәркем бушлай фотографиягә ия булды. Иң күп чүп-чар җыючылар велосипед, паход палаткалары кебек бүләкләргә ия булдылар.
Өмәдә шулай ук "Эко-весна 2016" конкурсына нәтиҗә ясалды. Республиканың экология һәм табигый ресурслар министры кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
 
http://tat.tatar-inform.ru

 

Комментарийлар