Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов чүп өчен тарифларның кисәк кенә артуына юл куймаска күрсәтмә бирде

Татарстанда көнкүреш калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчкәндә тарифларның кисәк кенә артуына юл куелмаячак.ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте алдына шундый бурыч куйды. Каза...

Татарстанда көнкүреш калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчкәндә тарифларның кисәк кенә артуына юл куелмаячак.


tuhi3553

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте алдына шундый бурыч куйды. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга шул хакта хәбәр итте.

ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Лилия Галимова чәршәмбе көнне Казанда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашында үткән илкүләм проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Калдыклар белән эш итү системасына, аерым алганда, чүпне җыеп алган өчен тарифларның артуына кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Әлеге тема хакында республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә, Россиянең башка субъектларында да фикер алышалар. Тарифлар артуы гражданнарның кесәсенә сукмаска тиеш. Республика Президенты киңәшмә кысаларында Татарстан Хөкүмәтенә әлеге мәсьәләне тикшерергә йөкләмә бирде», - диде ул.
Игорь Комаров киңәшмәдә тарифларны һәм чүп-чарны утильләштерүне контрольдә тоту тәкъдиме белән чыкты. Ул искәртеп үткәнчә, чүп җыйган һәм чыгарган өчен гражданнар түләгән акчалар калдыклар белән эш итүнең яңа системасын финанслау чыганакларыннан берсе булып тора.
Татарстан, Россиянең башка субъектлары кебек үк, 2019 елда калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчәргә ниятли. Ул чүп-чарны сортларга аеру һәм икенчел файдалану, шулай ук эшкәртүгә яраксыз калдыкларны термик юл белән утильләштерүне күздә тота.




Фото: Илнар Төхбәтов/архив




Комментарийлар