Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов: Банклардан зыян күрүчеләр тагын 300 меңәр сум акча алачак

«Татфондбанк» ГАҖ һәм «Интехбанк» ГАҖ республика банкларының зыян күргән кертемчеләре тагын 300 меңәр сум алачак. Түләүләр 2020 елның 1 сентябреннән башланачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты...



«Татфондбанк» ГАҖ һәм «Интехбанк» ГАҖ республика банкларының зыян күргән кертемчеләре тагын 300 меңәр сум алачак. Түләүләр 2020 елның 1 сентябреннән башланачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә шундый карар билгеле булды. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.


168%5b1%5d


Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды һәм банкрот дип танылган банк клиентлары мәсьәләләрен хәл итү кысаларында уздырыла торган эшчәнлек йомгакларына багышланды.




Республика ярдәм фонды төзегән концепциия кысаларында ярдәм алты этапта күрсәтелгән. 6 101 гариза бирүчегә барлыгы 2 млрд сум түләнгән инде. Зыян күрүчеләрнең 55 проценты (3 617 зат) кайчандыр югалган акчаларын тулысынча алган. Яңа ярдәм чаралары кертү белән аларның саны 68 процентка җитәчәк.




Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу эшне этаплап уздыруның әһәмиятен билгеләп үтте. Бигрәк тә ул зыян күргән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен искә алды. Бүген киңәшмәдә карар чыгарылды — дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының таләпләрен тулысынча канәгатьләндерергә һәм ике тыл хезмәтчәненә 500 меңәр сум күләмендә кабат ярдәм күрсәтергә.


 
Фото: https://tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/society/25-08-2020/r-st-m-mi-nehanov-banklardan-zyyan-k-r-chel-r-tagyn-300-me-r-sum-akcha-alachak-5765976

Комментарийлар