Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов балет артисты Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылуда катнашты

7 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды, дип хәбәр итә "Татар-информ". Фото: http://president.tatar.ruБ...

7 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы скверда мәшһүр биюче Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды, дип хәбәр итә "Татар-информ".
print_4477167_3330285 Фото: http://president.tatar.ru

Бу сын Нуриевның “иреккә очышын”, ягъни СССРдан чит илгә китүен гәүдәләндерә. Әлеге скульптура – Россиядә Рудольф Нуриевка беренче һәйкәл.
“Зур тантана буген. Бездә Нуриев фестивале бар иде, хәзер һәйкәле барлыкка килде. Ул монда тумаса да, әнисе шушы яклардан, шуңа без аны үзебезнеке дип саныйбыз”, - диде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул һәйкәлнең авторы Зураб Церетелига һәм шәһәр хакимиятенә рәхмәтен җиткерде.
ТР Президенты фикеренчә, опера театры һәм аның белән бәйле барлык уй-фикерләр әлеге скульптурада чагылыш таба. “Бу республика башкаласы өчен генә түгел, ә халыкара масштабта әһәмиятле вакыйга. Мондый кешеләр йөз елга бер генә туадыр”, - диде.
Биш метрлы һәйкәлнең авторы – күренекле скульптор Зураб Церетели. “Бу эшне сөенеп башкардым. Сәнгать теле белән тарихны күтәрергә кирәк”, - диде ул.

 

Комментарийлар