Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Галиуллинның «Биш «ике»ле» китабы чыкты

Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язылган «Биш «ике»ле» китабын бастырганнар. Бу турыда Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.Әлеге китапка язучының соңгы елларда иҗ...

Рөстәм Галиуллинның балалар өчен язылган «Биш «ике»ле» китабын бастырганнар. Бу турыда Татарстан китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә хәбәр ителә.tatkniga_131920840_1355732491439914_8032258476991087055_n
Әлеге китапка язучының соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланган.
«Аларда сез үзегезгә бик таныш булган — планшетсыз тора алмаган Айдарны да, әнисен сөендерергә яратучы Рәсимне дә, күңел күзе ачылган Айнурны да, спортчы Камилне дә, намусы уянган Әскәрне дә — тагын бик күп геройларны очратырсыз», диелә бу хәбәрдә.


Фото: https://www.instagram.com/tatkniga


https://tatar-inform.tatar/news/letters/21-12-2020/r-st-m-galiullinny-bish-ike-le-kitaby-chykty-5794065

 

Комментарийлар